Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Намаз — җәннәт ачкычы
16.01.2014

Намаз — җәннәт ачкычы

Рухи азыктан күңелебезне мәхрүм итмик

Динебезнең иң олы нигезләренең берсе – намаз. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә бу турыда бик күп сүрәләрдә әйтә. “Бәкара” сүрәсендә: “Намазларны үтәгез һәм зәкәт сәдакасын бирегез, һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз ягъни Коръән юлында булган мөселманнардан аерылмагыз”, — ди.
Аллаһы Тәгалә һәр кешегә киң ризык бирә. Ризык сүзе ашау-эчүне генә күздә тотмый. Кием-салым, йортларыбыз, андагы барлык җиһазлар, машиналар – болар барысы Раббыбыз тарафыннан бирелгән нигъмәтләр. Ләкин без Раббыбызга бу нигъмәтләр өчен ничек рәхмәт әйтәбез соң? Әлбәттә, намаз аша. Рухыбыз өчен Аллаһның бөек сыйфатларын искә алып, аның кар­шында басып торган кебек, түземлелек белән намазларыбызны башкарудан да олы ләззәт юктыр.
Саулыгыбызның нинди олы нигъмәт икәне турында күбебез уйланамы? Кеше, әлбәттә, сау-сәламәт булганда бу турыда сирәк исенә төшерә. Ә тирә-ягыбызда гыйбрәт алырлык инвалидлар да, авырулар да җитәрлек. Шуларга карап, адәм баласы ник уйланмый икән, Раббысына шөкер итеп, намазларын торгызмый?
Тирә-юнебез дәге кардәшләребездән намаз турында сорасаң, күбесе аның әһәмиятен дә аңлыйлар, ләкин “Аллаһка ышануыбыз бар, безгә шул да җитә”, – дип, үз-үзләрен акларга тырышалар. Кайберәүләр үзләренең бик нык мәшгуль булуларын, вакыт юклыгын сәбәп итәләр. Әмма бу фикер һич тә дөрес түгел. Тәүлек эчендә ашауга күпме вакыт уздырабыз, яраткан сериалларыбызны карап, телевизор каршысында ничә сәгатьләр утырганыбыз турында уйланабызмы? Рухыбызга тәүлегенә бер сәгатьтән дә әзрәк вакытыбызны жәллибез.
Күп кеше намаз укымауның гөнаһ икәнен белми. Әйе, намаз укымау – зур гөнаһ. Кыямәт көнендә дә адәм балалары иң беренче намаз өчен соралачаклар.
Фани дөньяда һәр кешенең үз язмышы. Вакытыбызның һәр мизгеленең кадерен белеп, Аллаһы Тәгалә кушкан әмерләрнең берсе – намазларыбызга битараф булмасак иде. Рухи азыктан күңелебезне мәхрүм итмик.

Иман ул — ышану

Иманның беренче өлеше тел белән әйтү булса, икенчесе — әйткәнеңә ихлас күңелең белән ышану. Ышаныч – ул кешенең өмете дә, сабырлыгы да. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссәламнең бер хәдисе бар: “Ышанганыңны гамәлең белән исбатла”, — дигән. Димәк, безгә дә ышануыбызны гамәл белән исбатларга вакыт җитте. Изге гамәл кылу – ул Аллаһының кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу. Менә шушы кагыйдәләрне үтәү гыйбадәт була. Кешеләрне тәмугтан коткара һәм җәннәткә алып бара торган иң төп, иң гүзәл гыйбадәтебез ул – намаз. Намаз – ул синең ышанып кына калмыйча, инде Аллаһка буйсынып, Аның кушканнарын үти башлавыңны күрсәтүче дәлил. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: “Алар күрмәгән килеш күргән кебек, гаибкә ышанырлар һәм намазларын торгызырлар”, — диде. Кайберәүләр: “Мин ышанам, ышангач шул җитә”, — дип, үзләрен тынычландырып йөриләр. Ышану микән соң бу? Шулай ышану гына җитәме икән соң? Әйдәгез, мисал карыйк.
Берәү тимерьюлда басып тора. Икенче берәү кычкыра: “Тизрәк юлдан чык, поезд килә”, — дип. Тегесе җавап бирә: “Син әйтмәсәң дә, мин поезд килгәнен беләм”, — ди, әмма үзе юлдан чыкмый. Бу кешенең поезд киләсенә ышануыннан яки белүеннән ни файда, әгәр үз вакытында шул юлдан чыкмаса? Ул кеше барыбер һәлак булачак. Ышану гына, белү генә үлемне кичектерә аламы? Сөаль фәрештәләренең газабыннан коткарамы? Тәмуг утына пәр­дә була аламы? Риваятьләрдә бер калган намаз өчен 80 хо­кып газап булыр, бер хокып — ул үзе 80 ел”, — дип әйтелгән. Димәк, бер калган намаз өчен – 6400 ел, бер көн калган намаз өчен – 32000 ел газап, бер ел калган намаз өчен 11 млн. 680 мең ел газап каралган. Һәр узган көн, сәгать, минут безне үлемгә, кыямәт көненә якынайта, мәхшәр мәйданында, үлчәү янында, сират күперендә торачак вакытыбызны якынайта. Ышануыбыз аркасында җәннәткә керсәк тә, укымаган намазларыбыз кадәр тәмугта газап кылынасы бар, үзебезнеке һәм балаларыбызныкы өчен дә. Һәр көн саен 32 мең ел газапка дучар ителүче кешене, чынлап торып, ышана, дип буламы икән? Бармакны утка тыгып күпме тотып була? Ә-ә, булмыймыни? Ә көн саен “32 мең ел утта янып була”, — дип йөрү, поезд килгәндә юлда тору кебек түгелме? Һәр намаз вакыты җиткәч, каршыбызда Аллаһы Тәгалә безне сынап торган кебек, бер ягыбызда – җәннәт, бер ягыбызда тәмуг торган кебек тоеп, бар мәшәкатьләребезне калдырып, әлбәттә, намаз укырга тиешбез, һәр намазыбызның соңгы булуы бар, димәк, һәр намаз укуыбыз безне – җәннәтле, укымасак, тәмуглы итүе бар. Пәйгамбәребез әйтте: “Кеше гомере – азан белән намаз арасы кебек”, — дип. Азан әйтелүгә, намаз укыйбыз бит. Димәк, гомер – мизгел, һәркайсыбызга азан әйтелгән, камәт төшерелгән. Азан әйтеп, камәт төшереп, балага исем кушабыз. Җеназа намазы укыганда исә, хәтта ул фарыз намаз булса да, азан әйтелми, камәт төшерелми, чөнки алар инде әйтеп куелган иде. Көн туса, ашыгабыз, чабабыз, үзебезгә-үзебез бик күп кирәкмәгән мәшәкать­ләр тудырабыз, үпкәлибез, кычкырабыз, ачу саклап йөрибез. Тормышыбыз исә — бер мизгел. Ул гүзәл булырга тиеш. Кыямәт көнендә, шул мизгел өчен, мәңгелек газапка дучар ителмәслек дәрәҗәдә яшәү турында уйларга кирәк.
Берәүләр әйтер: “Гомер үтте, яшем алтмыштан артты, намаз укымадым, 600 млн. ел тәмугта янасы бар, ни эшли алам соң?” – дип. Пәйгамбәре без әйтә: “Берәү гөнаһысын танып, тәүбәгә килеп, яңадан шуны кабатламаса, бу гөнаһ булмас”, — дип. Бу турыда Коръән аяте дә бар. Димәк, тәүбәгә килеп, “Кәлимәтү раддилкүфри”, “Кәлмиәтүл истигъфәрү”не укып, шуннан соң биш вакыт намазыңны үлгәнче укысаң, әүвәлдә калган намазларыңны кичерергә Аллаһның рәхмәте һәм кодрәте бар. Хәзер безне шайтан тынычландыра ала: “Болай булгач, борчылма, картайгач укырсың, әле вакыт бар”, — дип. Бөтен хикмәт тә шунда шул, шайтан да, күрәзәче дә, галим дә, компьютер да алда күпме гомер барын әйтә алмый, һәр намазның соңгы намаз һәм Аллаһтан безгә бирелгән соңгы мөмкинчелеге булуы ихтимал. Балигъ яшенә җиткән һәм акылы булган һәр кешегә намаз фарыз. Намаз – ул акылның зәкяте. Аннан: “Авырыйм”, дип тә, “Вакытым юк”, дип тә котылып булмый. Намаз Исламдагы төп биш фарызны да эченә алган. Намазда иман бар, намаз укыганда “Шәһәдәт кәлимәсе” әйтелә. Намазда руза бар, рузада без ризыктан, судан, якынлык кылудан тыелсак, намазда тиешсез хәрәкәт ясаудан, көлүдән, сөйләшүдән дә тыелабыз. Намазда зәкят бар, иң кадерле вакытыбыздан Аллаһка өлеш чыгарабыз. Намазда хаҗ бар, кыйблага, ягъни Кәгъбәтуллага юнәлеп укыйбыз. Исламда мәшһүр булган 40 фаразның 37се теге яки бу сәбәп белән намазда катнаша. Менә нинди олы нигъмәт ул – намаз.
Кешеләр кимчелекле, чөнки һәркайсыбызда да нәфес бар. Нәфесне тыяр өчен Аллаһ Раббыбыз безгә шундый олы нигъмәтне – тәүлеккә биш вакыт намазны бүләк итте. Чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссәлам Мигъраҗда Аллаһтан бәндәләрне тәмугтан коткара, җәннәтле итә торган гыйбадәт сорады. Димәк, намаз – ул Аллаһ тарафыннан Пәйгамбәребезгә, өммәтен нәфес бозыклыгыннан саклап, җәннәткә алып бару өчен бирелгән олуг бер сәгадәт.

Җәлил хәзрәт Фазлыевның хәер-фатихасы белән “Җәлил хәзрәт дәресләре” китабыннан алынды.