Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Намаз вакытында — үзгәрешләр
12.04.2017

Намаз вакытында — үзгәрешләр

Редакциядән: апрель аеннан намаз вакытларында төш вакыты һәм сәхәрдән туктау вакытлары күрсәтелгән ике багана өстәләчәк. Намаз вакытларына ни өчен үзгәрешләр кертелгәне турында Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов үз вәгазендә аңлатып китәчәк.

Соңгы намазлар вакытының расписаниесе соңга калынып таратыла башлануын күпләр сиз­гәндер. Сәбәбе нәрсәдә? Күп кенә нәфел уразаларын тотучы дин кардәшләребез сәхәрдән туктау вакытын язуны үтенделәр, шулай ук төш вакытын, яисә зәвәл вакытын билгеләүне дә сорадылар. Беренчесенең сәбәбе сәхәрне таң атканнан соң ашап, уразаның батыйль булганыннан (уразадан китмәгәненнән) курку булса, икенчесенең шулай ук мәчеткә килеп, яисә өйдә мәкруһ булган (тыелган) вакытта намазлар укымас өчен кайгыртуда.
Әйдәгез, һәрбер мәсьәләгә аерым тукталыйк. Беренчесе — иртәнге намазның вакыты. Безнең якларда гасырлар буена килгән гадәт — иртәнге намазны кояш чыкканчы сәгать ярым алдан уку. Ләкин чынбарлыкта таң иртәрәк ата икән. Моны галимнәр раслыйлар. Безнең якларда исә нык иртә торып, кешеләргә авырлык китермәс өчен, шушы сәгать ярым барлыкка килгән. Шуңа күрә бу бездә гадәтләнгән кояш чыкканчы сәгать ярым алдан билгеләнеп куелган иртәнге намаз вакытының бернинди дә шөбһәсе юк.
Ләкин ураза тотучылар өчен таң ату вакытын белү мөһим, чөнки таң атканнан соң сәхәр ашалса, ураза уразадан китми. Моңа дәлил Коръәндә бар: «Сез таңның кара җебеннән ак җебе аныкланганчы ашагыз һәм эчегез» (“әл-Бәкара” сүрәсе 187 аять).
Нәрсә соң ул таңның кара җебе дә, кайсысы — ак? Ул офыктагы караңгылык белән яктылык, ягъни офыкта ак җеп сыман яктылык күзгә күренә башласа, димәк, шул вакыттан таң аткан булып санала. Кызганыч, моны шәһәрләрдә күрү мөмкин түгел. Күп кенә намаз вакытларын билгели торган сайтларда, программаларда таң ату вакытлары төрлечә бирелә. Кызганыч, алар үзләренең бу вакытны нинди ысул белән билгеләгәннәрен ачыкламыйлар. Мәсәлән, безнең намазлар вакытлары “salat.info” исемле сайттан алына. Анда кереп карасаң, таң ату вакытлары апрель аенда кояш чыкканчы я 2 сәгать, я якынча 2 сәгать ярым алдан билгеләнә. Инде безнең якларда сәхәрдән туктау вакыты кояш чыкканчы төгәл 2 сәгать алдан билгеләнеп куелган иде. Бу яңа чыккан намазлар вакытына килгәндә: “Сәхәрдән туктар өчен кайсы вакытны язарга?” — дигән сорау туды. Ислам дине буенча югары белемле имамнарыбыз бу мәсьәләне җентекләп тикшерделәр. Безгә берәр ышанычлы мөселман кешесе ачыктан-ачык дәлилләр белән килеп, таң ату вакытларының икенче төрле вакытта икәнен исбатлаганчы, без гадәтләнгән буенча кояш чыкканчы 2 сәгать алдан таң ата дигән карарга килдек. Ягъни, ураза тотучылар өчен шушы вакытта сәхәрдән туктарга кирәк. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләрендә килгәнчә, сәхәрне азан әйтелгәнчегә кадәр ашарга рөхсәт ителә.
Сәхәрдән туктау вакыты — чынбарлыкта ул иртәнге таң аткан вакыт, шуңа күрә бу вакытта азан әйтеп, иртәнге намазны да укырга була. Ә икенче баганада күрсәтелгәне ул иртәнге намазны җәмәгать белән мәчеттә укый торган вакыт. Сәхәрдән туктау вакыты кояш чыкканчы 2 сәгать алдан булса, мәчетләрдә иртәнге намазның азан әйтелә торган һәм намазы укыла торган вакыты исә кояш чыкканчы сәгать ярым алдан. Кем исә ашыгып, ниндидер мәҗбүри шөгыле була икән, ул кояш чыгарга 2 сәгать калганда инде азаннарын әйтеп, иртәнге намазын укып куя ала. Мәчетләрдәге вакытны көтми. Мәчетләрдә иртәнге намаз кешеләргә җиңеллек булсын өчен, кояш чыкканчы сәгать ярым алдан укыла.
Ә хәзер төш вакыты турында. Нәрсә ул төш вакыты? Ул көндез кояшның күктә иң югары булган ноктасы, бөтен нәрсәләрнең күләгәләре иң кыска булган вакыт. Төп-төгәл бу вакытта кояшка табынучы мөшрикләр үзләренең гыйбадәтләрен кыла торган булганнар. Кояш чыкканда һәм кояш батканда шулай ук кояшка табынганнар. Шуңа Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә: «Өч төрле вакытта Аллаһ илчесе безгә намазлар кылырга яисә мәетләребезне җирләргә тыйган: кояш анык күренеп чыга башлаганнан алып күтәрелеп киткәнче, кояшның төштәге иң бөек булган чагында кузгалып киткәнче һәм кояш батуга якынаеп беткәннән алып тулысынча батып беткәнче», — дип әйткән. Ягъни, бу төш вакытында нәфел намазларны укып, без кояшка табынучы мөшрикләргә тиңләшәбез. Шуңа күрә бу вакытта нәфел намазларын уку тыелган. Төш вакытына килгәндә, аннан 5 минут алдан һәм 5 минут соңыннан булган арада нәфел намазларыннан тыелырга кирәк. Шул вакытка кадәр нәфел намазы укылмаса, аның вакыты инде чыккан була. Мәсәлән, иртәгә төш вакыты 12.31 сәгатьтә, аста ± 5 минут тыелган вакыт дигән, ягъни 12.31 сәгатьтән соң 5 минутны алсак, 12.26 сәгать була, ягъни шушы вакыттан нәфел намазлары тыелган. 12.31 сәгатькә кушсак 12.36 була, ягъни бу вакытта намаз укуны тыю бетә һәм зәваль вакыты, ягъни өйлә намазының вакыты керә. Кемнең шулай ук мәҗбүри эшләре була икән, ул шушы вакыт керү белән мәчеттәге өйлә намазының вакытын көтеп тормыйча, өйлә намазын укып куя ала. Өйдә укучыларга да, ашыгалар икән, мәчеттәге вакытны көтеп торырга кирәк түгел. Төш вакытыннан 5 минут вакыт узуга, алар азан әйтеп, өйлә намазын укый алалар.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.