Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Надия Голощапова: «Күңел белән килешеп яшәргә кирәк»
8.06.2022

Надия Голощапова: «Күңел белән килешеп яшәргә кирәк»

Бу язмамда сезне таныштырырга теләгән Надия Голощапова бүгенге көндә лаеклы ялда булган, салмак кына үз тормышы белән яшәп ятучы гап-гади ханым. Ләкин ул бер карашка гына гади тоела, чынында исә югары сәнгать белән шөгыльләнүче шәхес – рәссам.

Кайбер кешеләр лаеклы ялга чыккач, үзләрен тормыштан читләштерелгән, кирәксез итеп тоя башлый, күңел төшен­келегенә бирелә. Ә кемнеңдер киресенчә, пенсиягә чыккач, икенче сулышы ачыла. Әйе, күп очратканым бар андый кешеләрне: умартачылык, чигү, тегү, бәйләү, бакчачылык, терлекчелек белән шөгыльләнеп, үз эшен җәелдереп җибәргән милләттәшләремне. Бу язмамда сезне таныштырырга теләгән Надия Голощапова да (чын исеме Нәзирә) бүгенге көндә лаеклы ялда булган, салмак кына үз тормышы белән яшәп ятучы гап-гади ханым. Ләкин ул бер карашка гына гади тоела, чынында исә югары сәнгать белән шөгыльләнүче шәхес – рәссам. Моннан тыш ул музыка, кулланма сәнгать, психология, философия белән кызыксына. Аның белән аралашу үзенә күрә бер җылылык бирә.
Без һәрберебез балачак иленнән. Балачакта кем генә төсле каләмнәр, буяулар алып, рәсем ясамаган? Нәни чакта ясаган әти-әнинең портреты, зәңгәр күк йөзе, кояш, чәчәкләр – барсы да искиткеч, тылсымлы, ә үзебез – иң оста рәссам булып тоелганбыздыр. Балалык яшеннән чыккач, һәркем дә рәссам булып кала алмый шул. «Ни өчен рәссам һөнәрен сайларга булдыгыз?» – дигән соравыма Надия ханым да балачак еллары хатирәләрен яңартты.
Надия Голощапова үзе белем алган 20 нче мәктәпне бик якты, матур истәлекләр белән телгә ала: «Балаларга үзләрен табарга, рухи яктан үсәргә бар мөмкинлекләр тудырылган, көчле педагоглар укыткан иң көчле мәктәпләрнең берсе иде. Мин дә биредә үземнең киләчәк юлымны билгеләдем. Мәктәптә стенгазеталар ясый идем. Җиденче сыйныфта «Любознательный» дигән атналык газета чыгара башладык. Үзем рәссам, үзем сәркатиб, үзем газетаның редакторы булдым. Каян язмалар җиткергәнмендер – белмим, тәнкыйть язмалары, шигырьләр, карикатуралар да әзерли идем.
Мәктәптә радио эшләде. Аны да алып бардым. Бу җаваплылыкны үз өстемдә тою миңа бетмәс-төкәнмәс дәрт, көч бирә иде», – ди әңгәмәдәшем.
«Ә укырга, дәресләр әзерләргә вакытыгыз кала идеме соң?» – дип кызыксынам. «Мин өйдә дәрес әзерләмәдем, мәктәптә әзерләп кайта идем. Чөнки безнең өебез тимерьюл вокзалы янында урнашкан иде. Безгә бик еш узган-барган туганнар, дуслар кунарга керделәр. Эшкә урнашырга дип киләләр дә, озак кына бездә яшәп торалар.
Бик еш кына газета чыгаруда миңа баш­ка укучылар – Миндар Мөхәммәтҗанов, Зөһрә Шиһапова һ.б. ярдәмгә килде. Алар да шигырьләр, мәкаләләр язалар иде.
«Зөһрә Шиһапова? Ул хәзер дә «Яңарыш» газетасына шигырьләр, мәкаләләр яза», – дип бүлдерәм әңгәмәдәшемне. «Шулаймыни?! Минем аның белән бик тә аралашасым килә!» – диде сөенечен яшермичә Надия апа һәм миннән аның телефон номерын алды.
«Шигырьләр дә язгансыз, газета да чыгар­гансыз, ни өчен рәссам булырга уйладыгыз?» – дип кызыксынам Надия ханымнан. «Мине күбрәк рәсем ясаучы яки газета чыгаручы буларак түгел, спортчы, чаңгычы буларак беләләр иде. Районның чаңгы буенча чемпионы идем. Киләчәктә спортчы булыр дип, ышаныч баглады укытучылар. «5»кә генә укыган баладан, бәлки югары белемгә, дәрәҗәле һөнәрләргә ом­ты­луымны да көткәннәрдер. Ә мин сигезенчене тәмамлау белән ку­ли­нария училищесына укырга кер­дем. Башка җиргә барырга мөм­кинлек юк иде ул вакытларда. Авыр еллар… Гаиләдә өч бала үстек. Әни абыйны укытсынмы, сеңелемә белем бирсенме?! Кызганыч, абыем вафат булды, сеңелем Әгерҗедә яши. Ул рәссам-модельер һөнәренә укыды.
Ул вакытта минем тизрәк һөнәр үзләштереп, аякка басасым, үземне-үзем тәэмин итәсем килде. «Аннары һичшиксез рәссамлыкка укыйм!» – дигән ныклы максат куйдым. Кули­нария училищесында да рәссамлык һөнәрен эшкә җигәргә мөмкинлек булды: ризыкларны матур итеп бизәү, тезү, конспектларны рәсемнәр белән баетып язу.

Хәзерге вакытта без рецептларны Интернет аша карыйбыз, кибетләрдә кыйммәтле, матур тышлы рецептлар китаплары да бик күп. Ул вакытта юк иде. Ә мин конспектларымны китап кебек теркәп, матур итеп рә­семнәр ясап, язып бардым. Бер укытучы бик кызыга иде шушы кулдан ясалган китабыма. Ә минем аны үземә истәлеккә калдырасым килде. Училищены тәмамлаганда, ур­лады бит! Училищены тәмамлагач, юллама буенча «Отдых» ресторанына эшкә кердем. Салкын кабымлыкларны бик матурлап тезә идем. Бер түрә моңа игътибар иткән. Көннәрдән беркөнне килде дә: «Бу кызны Ижау металлургия заводына алыйк әле», – дип тәкъдим ясады һәм җитәкчеләрем белән сөйләште. Мине заводның 21 нче цехына алдылар. Анда бер зал – эшчеләр өчен ашханә, икенчесе – кафе. Мине кафега урнаштырдылар. Мин – тумышымнан рәсем ясарга, уңайлык, матурлык күрергә яраткан кеше. Эшчеләр ашый торган ашха­нәнең соры, ямьсез диварлары җан­ны өшеткән төсле тоела иде. «Гади эшчеләр дә матур җирдә тукланырга тиеш бит инде», – дигән уй һич тынгылык бирмәде. Ике ай эшләгәннән соң, директор янына кердем. «Бирегез әле миңа фәлән-фәлән материал, буяу. Тәртипкә китерәсем килә бу эшчеләр ашханәсен», – дип, теләгемне белдердем. Директор аптырашлы караш ташлап: «Син ремонт ясап йөрсәң, кафеда кем эшләр? – диде. «Мин үз эшемне башкарам, ә төзекләндерү эшен кич, эштән соң калып эшлим», – дидем. Җитәкчем риза булды. Бер атна эчендә диварларны буяп, рәсемнәр ясап, тәртипкә китердем. Ашханә матурланып, яктырып китте. 72 нче цехтан Артур исемле бер җитәкче гел безнең кафега ашарга йөри. Көннәрдән беркөнне ул: «Чыксын әле минем янга», – дип чакыртып алды. Мин югалып калдым. «Әллә мин әзерләгән ризыкны яратмый микән, ни булган?» – дип борчылып йөгереп чыктым. «Мин – машина төзү заводының 72 нче цехында парторг. Безгә рәссам кирәк иде», – диде. 60 нчы елларда эстетикага кызыксыну артып китте бит – техник эстетика. Җитештерү детальләрен миңа ясарга бирәләр иде. һөнәри белемем дә булмаган килеш, ничек ышанып тапшырганнардыр?!» – дип, әле дә гаҗәпләнә Надия ханым.
Иҗади сәләт таләп иткән һөнә­ре, эш урыны булса да, Надия Голо­щаповага балачак хыялы һич тын­гы бирми. Ял көннәрендә завод бинасында эшче яшьләр өчен махсус студиядә шөгыльләнә, буш вакытларында укырга керергә әзер­ләнә. Әле бу, әле икенче шәһәрләргә барып, уку йортларын карап кайта. «Казан шәһәрен чиксез яратсам да, анда театраль-декоратив бүлек юк иде. Рәссам-бизәүче бүлеге генә бар. Минем музыка белән бәйле уку бүлегенә керәсем килә иде. Андый уку бүлеге Алма-Атада барлыгын ишетеп, тәвәккәлләп киттем. Алма-Ата сәнгать училищесы бик ошады, уку йортының тулай торагы да бар иде. Алма-Атада 5 ел укыдым. Алма-Ата үзе бик матур шәһәр. Төркемебездә Кытайдан, Кореядән, Монголиядән дә студентлар бар, миңа Корея студентлары бик ошый иде».
Алма-Атада бик мавыгып, кызык­сынып укый ул. 1970 елда гамәли практиканы Ижау музыка-драма театрында Удмуртиянең атказанган рәссамы Георгий Векшин кул астында уза. Курс эше темасы итеп Г. Корепанов-Камскийның «Италмас» балетын ала, ә дип­­ломны 1971 елда аның «Чип­чирган» балеты белән яклый. Агачтан юнып ясалган персонажлар, чеканка ысулы белән баш­карылган декорацияләр имтихан комис­сиясенә бик ошый. Заводта детальләр эш­ләү тәҗрибәсе дә ярдәмгә килә. «Удмурт кур­чакларына тәңкәләр дә тагып куйгач, бик затлы булып чыкты. Дип­ломымны яклаганчы минем курчакларымны алып бетергәннәр иде инде. Әлбәттә, «5»ле билгесенә тапшырдым, уку йортын да кызыл дипломга тәмамладым», – ди Надия апа. Укуны тәмамлаган студентларны эш урыннарына билгеләү башлана. «Мине «Союзмультфильм»га Мәс­кәү­гә чакырдылар. Мин болай да ачлы-туклы йөреп укыдым, тагын 5 ел укырга ризалашмадым. «Искусство в село» дигән комсомол юлламасы буенча бер урын бар иде. Миндә патриотик рух көчле булгач, авылга кайтам дигән карар кылдым һәм Сабага Нургали Миңнехановка хат яздым. Хатыма җавап буларак, аннан юллама килеп төште.
Шулай итеп, 1971 елда Саба районы комитеты чакыруы буенча, Саба урман хуҗалыгына кайтып, сувенир цехын күтәрү эшенә тотындым», – ди. Курсташы — Санкт-Петербург егете дә аның янына Сабага күчеп, матур гаилә тормышы башлап җибәрә алар. 3 ел биредә эшлиләр.
1974 елда КПССның Өлкә Комитеты идеология бүлеге тарафыннан Әгерҗе районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге каршында экспе­рименталь район сәнгать остаханәсен ачарга тәкъдим ителә. Бу хакта ишеткәч, яшь гаилә Әгерҗегә күчеп кайта. Биредә аларга фатир бирәләр. Кызлары туа. Әгерҗедә эшләгән еллар иң кыен еллар булуын асссызыклый Надия апа. Туган җир барыбер үзенә тарта, 11 ел эшләгәннән соң, мөмкинлек туып, Ижауга күчә алар. Мәдәният министрлыгы кар­шында сәнгать остаханәсе ачып, эшли башлыйлар. Реставрация эш­ләре, сувенирлар ясау белән дә шөгыль­ләнәләр. «Шулай лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт куйдым. Үземне үстерү, таныту турында уйларга вакыт та калмаган. Балалар үстереп, эш белән мәшгуль булып, вакыт үткәне сизелми дә икән ул. Балаларның хәзер үз тормышы, кызым юрист, улым психолог һөнәрен үзләштерде. Иҗат итү өчен вакытым иркенрәк», – ди рәссам.
Надия ханым иҗат иткән кар­тиналарда кешеләрнең күңел халәтенә, эмоцияләргә зур урын бирелә. «Кешеләр шундый үзгәрде хәзер. Эчке дөнья, рух турында уйлау икенче планга күчте. Акча, акча дип, дөнья куучылар күп. Чөнки заман үз кагыйдәләрен урнаштыра. Тик күңел дигәнең – ул барыбер бар, аны тыңларга, аңларга кирәк. 2020 елда «Галерея» күргәзмәләр залында оештырылган күргәзмәмне юкка гына «Дизайн души» дип атамадым, аның исеме үк бик күпләрне җәлеп итте, гаҗәпләндерде. Ә күргәзмәдә булган кешеләр моның серен аңлап, бик ошатып киттеләр. «Дөрестән дә, күңел халәтенә ныграк игътибар бирергә кирәк. Ни өчен яшәгәнеңне дә онытып, дөнья куарга кирәкми. Без бу хакта күп вакыт онытабыз», – диештеләр. Минем картиналарым аша «Күңел белән килешеп яшәргә кирәк» дигән фикерне җиткерәсем килә. Кием-салым, тырнаклар, чәч дизайны бар, ә күңел — иң мөһиме, илаһи, аның турында бик азлар гына кайгырталар. Күңел турында кайчан сөйләшербез соң? Әгәр мин күргәзмәмне «Күңел дизайны» дип атаганмын икән, ул үз бурычын үтәргә тиеш. Кешеләрнең аннан рух, энергия, игелекле уйлар белән китүләрен телим.
Мин үзем студент чактан ук пси­хо­логия, йога белән кызыксынам. Елена Рерих юнәлеше буенча «Огни йоги» кич­ке курсларына йөрдем. Күпчелек сце­наристларга тәгаенләнгән әлеге курсларга дусларым эткәләп-төрткәләп керткәннәр иде, бик ошап китте. Җәйге каникулда 3 ел рәттән Таллинга барып, «Сильвия методы буенча психосоматика» курсларын тыңладым. Әлеге курслар миңа тормышта да, балалар тәрбияләргә дә, кешеләр һәм үз-үземне дөрес аңларга да бик ярдәм итте», – ди Надия Голощапова.
«Сезнең картиналарда Казан темасы да зур урын алып тора, бу нилектән?» – дим. «Гомер буе Казан мине тартып торды, анда укымасам да, яшәмәсәм дә, Казанга барып, күңелемә рухи азык, дәрт алам. Минем картиналарымда татар темасы үзенчәлек буларак ярылып ята. Шуңа күрә минем зур максат – Казан шәһәрендә үз күргәзмәмне оештыру. Кайчан да булса бу хыялым да чынга ашыр дип өметләнәм», – ди Надия ханым.

Мин рәссамның иҗат мохитен күз алдына китерергә теләп: «Кайда рәсем ясарга яратасыз. Кайчан?» – дип сораштырам. “Хатын-кызның яраткан урыны ул – аш бүлмәсе. Иҗат урыным да шунда. Күбрәк иртәнге якта иҗат итәргә яратам. Берьюлы ике, өч картинаны язам. Кайсына нинди кәеф туры килә, шунысына тотынам. Иҗатка кереп китсәң, онытыласың. Вакыт та, көндәлек эшләр дә, күзләр талганы да истән чыга.
Бүген зәңгәр экраннардан туктаусыз Украина турында барган борчулы яңалыклар, әлбәттә, иҗат кешесенең генә түгел, бар халыкның кәефен төшерә, рухын сындыра. Шу­лардан азрак булса да арыну, җанны тынычландыру өчен музыка тыңлыйм. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхинның әсәрләрен бик яратам», – ди.
Надия ханым катнаш техникада эшли: акварель, тушь, кәгазь, катыргы, киндер тукыма кул­лана.
1972-2022 нче елларда 80гә якын рәсем композициясе, Татарстан, Удмуртия бюджет объектларын бизәү проектлары һәм эскизлары туа. Аның картиналары, плакатлары Казан, Мәскәү, Ижау, Рос­тов-на-Дону шәһәрләрендә узган күргәзмәләрдә катнаша. Өлкән яшьтә булса да, әле һаман иҗат итүен дәвам итә. Алдан эскизлар да ясап тормый ул. «Пумала кирәкле хәрәкәтне үзе ясый», – ди.
Надия апа турындагы әлеге язманы әзерлә­гәндә, аннан тагын бер күңелле хәбәр алдым. Агымдагы елның 7 маенда Надия ханым Голощапова көзгедә ясалган «Лунная соната» дип аталган эше белән «Art Excellence Awards» ха­­лыкара конкурсның «Рә­сем сәнгате» номи­нация­сендә бронза медальгә лаек булган һәм Халыка­ра хә­зерге заман сәнгате академиясе әгъзасы итеп кабул ителгән. Милләттәшебезне иҗади уңыш­лары белән котлап, киләчәктә дә иҗат дәрте, ил­һа­мы ташып торуын телим.

Элмира Нигъмәтҗан.