Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - М.Т. Калашниковның юбилеена әзерлек башланды
6.10.2016

М.Т. Калашниковның юбилеена әзерлек башланды

“Владимир Путин танылган конструктор, Россиянең бөек коралчысы М. Т. Калашниковка 100 ел тулу уңаеннан (ред. 2019 елның 10 ноябре) бәйрәм итү турында указны имзалады”, — диде Республика Башлыгы Александр Соловьев журналистлар белән очрашуда һәм бу хакта аңлатма биреп узды. “Ел башында Владимир Путин белән очрашканда мин әлеге мәсьәләне күтәргән идем. 20 сентябрьдә аның Удмуртиягә эшлекле сәфәре вакытында да бу хакта сүз кузгалттым. Безне ишеттеләр. Указга кул куелды. Безнең бурычыбыз — Михаил Тимофеевичның юбилеен югары дәрәҗәдә билгеләп үтү. Беренче эш – оештыру комитеты булдыру. Без әлеге комитетны Дмитрий Рогозин җитәкләвен сорадык. Ул каршы килмәде. Минемчә, якын арада оештыру комитеты җыелыр. Чаралар планы төзелде инде, анда безнең тәкъдимнәр кергән. Максат – бар көчне куеп эшләү һәм ул планда язылган сумманы дәлилләү. Ә 20 миллиард сум – бик зур сумма», — диде Александр Соловьев.