Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - М. Мәһдиев Иж-Бубый мәдрәсәсе турында
13.04.2016

М. Мәһдиев Иж-Бубый мәдрәсәсе турында

Иж-Бубый мәдрәсәсе та­рихын матбугатта бе­­ренчеләрдән булып Мөхәммәт Мәһдиев кү­тәреп чы­га. “Казан утлары” жур­налының (1969 ел 12нче санында) аның “Буби мәдрәсәсе” дигән мәкаләсе басыла. Ә 1987 елда басылган “Әдәбият һәм чынбарлык” дип исемләнгән фән­ни мәкаләләре тупланган җыентыкта “Тарихның бер тармагы” дип аталган мәкаләсе дөнья күрә. 1992 елда Казанда Татарстан китап нәшриятендә мәшһүр мәдрәсәләребез тарихы һәм эшчәнлеге аларда укыган атак­лы шәхесләрнең язмышлары тас­вирланган “Мәдрәсәләрдә китап киштәсе” җыентыгы дөнья күрә. Җыентыкта М. Мәһдиевнең “Буби мәдрәсәсе” мәкаләсе дә урын алган. Шушы хезмәтләрен язу, Иж — Бубый мәдрәсәсе тарихын өйрәнә башлавы, мәкаләләре басылгач җәмәгатьчелектә туган карашлар уңаеннан 2009 елның июнендә “Якташлар авазы” газетасында “Каһәрләнгән хәрәкәт, каһәрләнгән тема…” язмасы чыга. Мөхәммәт абый бу юнәлештә эшләгәндә күп нахак сүзләр ишетсә дә, күп гаделсезлекләр белән очрашса да, оптимис­тик рухта яза: “Килер бер көн, Әгерҗедә һәм Иж-Бубыйда Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисә Бубиларга мәрмәрдән һәйкәл куярлар әле!” — дип тәмамлый газетада басылган мәкаләсен. Вакыт күренекле галим, яраткан язучыбыз, фән эшлеклесе әйткән сүзләрнең дөреслеген раслый.
Хәзер Мөхәммәт Мәһдиев хезмәтләренә таянып, тарихка күз салып үтик. Борынгы Буби авылының төп халкы марилар булган. Ләкин XVIII хасырда бирегә Казан артыннан татарлар күчеп килә башлый. «Буби мәдрәсәсенең ни­чәнче елда салынып, кайчан шәкертләр җыя башлавын төгәл әйтүе кыен. Шулай да, безнең кулда моңа кагылышлы бер-ике документ бар. Болар — тарихчы Риза Фәхретдиновның “Асар” дигән хезмәте һәм Б­уби мәдрәсәсе мөгаллиме Габдулланың дүрт томлык кулъязмасы. Алар фикеренчә, дамелла Габделкәримгә кадәр үк Бубида бер-бер артлы ике имам булган. Иж-Бубый мәдрәсәсе шул имамнарның беренчесе заманында эшли башлаган. Димәк, мәдрәсәнең 200 еллар чамасы тарихы бар».
Габдулла һәм Гобәйдулла Буби — мәдрәсәнең җитәкчеләре һәм рухи юлбашчылары. Икесе дә мәдрәсәнең карт мөдәррисе Габделгалләм уллары. Чит ил мәктәпләре белән танышып, алардагы укыту эшләренең торышын өйрәнеп кайткан мөгаллимнәр әтиләреннән калган мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. Дөрес, Буби мәдрәсәсе электән үк зур уку йорт­ларыннан исәпләнеп килгән. XIX гасыр башында ук инде бу мәдрәсәнең күп кенә шәкертләре булган уку йорты икәнлеге мәгълүм. Ә XX гасыр башында, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар үзләре дәреслекләр чыгара башлагач, мәдрәсәнең абруе тагын да үсә. “Ләкин Габдулла Буби эшчәнлегенең төп кыйммәте — аның башка хезмәтләрендә. Укыту эшендә яңа методчы буларак, ул Ислам диненең катлау­лы, бәхәсле, аңлаешсыз һәм каршылыклы кануннарын яңа заманга яраклаштырырга тырыша һәм фән белән динне узара килештерергә омтыла”, — дип яза М. Мәһдиев. Россиядә татар хатын-кызларын иң беренче рәсми укыту Буби мәдрәсәсендә башлана. Мәдрәсәдә дини фәннәр белән беррәттән дөньяви фәннәр — төрки, татар, гарәп, фарсы, рус телләре, география, гомуми тарих, риторика, математика, физика, зоология, ботаника, медицина, әхлак, гигиена, балалар тәрбиясе, йорт алып бару, кул эшләре кебек мөһим дәресләр дә укытылган. 1908 елдан башлап Иж-Бубыйда мөгаллим һәм мөгаллимәләр өчен өч айлык җәйге курслар эшләп килә. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга хө­күмәт тарафыннан рөхсәт ителгән мөгаллимлек һәм мө­галлимәлек таныклыклары би­ре­лә башлый. “Ләкин Буби мәдрәсәсенең әнә шундый дөньяви юл белән алга атлавы патша хакимиятен борчуга сала. Бу хәл — башка милләтнеке булып исәпләнгән татарларның күзе ачылу дигән сүз бит. Патша жандармериясе, карагруһ миссионерлар моңа чик куярга булалар”, — дип яза галим. 1911 елның 29 гыйнварында Буби мәдрәсәсенә тентү ясау өчен отряд җибәрелә. Утызына каршы төндә мәдрәсә ишек алдына атка атланган, йөзләп кылычлы стражниклар килеп керәләр. Һәр мөгаллимне үз бүлмәсенә биклиләр, сак астына алалар һәм тентү башлана. Тентү өч тәүлек дәвам итә. Буби вакыйгасы уңае белән төрмәләр тула. Тарихчы Риза Фәхретдиновның ике ат йөге кулъязма материаллары тентү вакытында алып китеп юкка чыгарыла. Бубиларның бай китапханәсе утта яндырыла.
Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, үткен каләмле тән­кыйтьче һәм күренекле әдә­бият галиме Мөхәммәт Мәһдиев Иж — Бубыйга ике тапкыр килде. Беренче килүе 1987 елда “Әдәбият һәм чынбарлык” дип исемләнгән фәнни-популяр мәкаләләр җыен­тыгы басылып чыккач булды. Бу килүендә ул клубта авыл халкы белән очрашу уздырды, мәктәптә булды, ә кичен сөйләшү Әгерҗе районы мәгариф бүлеге бинасында дәвам итте. Бирегә укытучылар, китап укучылар, Мөхәммәт абыйның иҗаты белән кызыксынучылар җыелган иде. Ә икенче тапкыр килүендә Иж-Бубый мәдрәсәсенең 210 еллыгы уңае белән үткәрелгән фәнни конференциядә катнашты һәм чыгыш ясады. Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбе музеенда Мөхәммәт абыйның магнитофон тасмасына язылган чыгышы, конференциягә килгән кунаклар белән төшкән фоторәсемнәре саклана. “Данлы Буби мәдрәсәсе тарихы, Бубилар гаиләсе тарихы иң катлаулы тарих, аны өйрәнү өчен бер кеше гомере генә җитми. Аларның эш тәҗрибәсен ныклап өйрәнеп, хәзерге мәктәпләргә кертергә кирәк”, — дигән иде Иж — Бубый мәдрәсәсенең 210 еллыгы уңае белән үткәрелгән фәнни конференциядә сөйләгән чыгышында М. Мәһдиев. Мөхәм­мәт Сөнгат улының васыятен без тормышка ашырырга бурычлы. Шул максат белән Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган укулар уздырыла башлады. Республика мәктәпләреннән генә түгел, чит төбәкләрдән дә укучылар үзләренең фәнни эшләре белән бу укуларда бик теләп катнашалар, мәктәп тарихы музеендагы экспонатлар белән танышалар, биредәге төзекләндерү эшләрен күреп куаналар. Бубилар яшәгән йорт төзекләндерелә, анда тиздән җирле мәгърифәтчеләребезнең тормышын һәм эшчәнлеген чагылдырган музей булачак. Шунда ук укучылар өчен фәнни түгәрәкләр оештыру да күздә тотыла.Без ышанабыз: Әгерҗе һәм Иж — Бубыйда Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисә Бубиларга мәрмәрдән һәйкәл дә куелыр.

Фәнзил Хәмидуллин, Иж-Бубый урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.