Мөҗәһит Нәбиев:“Эх, яшь чагым булсамы?!”
Шулай диеп, кулларын өметсез селтәүче өлкәннәр күп арабызда. Сикереп торып, җир җимертеп, элеккеге кебек эшләрдәй була да алар. Тик дәрт бар да, дәрман юк шул инде.
Кайчандыр шау-гөр килеп ничәмә төр яшелчә, күпләп бәрәңге утырткан бакчасында куе печән үсеп утырганын, мал тулы абзарларының бушап калганын, койма, каралты-кураның искерә баруын күреп, үзәге өзелгәннән шушы “Эх…” дигән үкенечле авазлар чыга. Балалар нәрсә, “Синең бәрәңгең юкмыни, кирәк булса, тагын бер капчык китереп бирәм, әллә итең юкмы?!” – дип җавап кайтара. Бар барлыкка, эш андамыни?! Ялгыз калган әти яки әниләрен бөтенләйгә үзләренә алып китәргә әзер дә балалары, ә өлкән кешенең нигезен ташлап китәсе киләме соң?!
… Күптән түгел “Яңарыш” редакциясенә өлкән яшьтәге Мөҗәһит Нәбиев исемле абый мөрәҗәгать итеп, ярдәм итүебезне сорады. “Өемнең нигезе череп бетте, базга төшсәм, ярыклардан урам күренеп тора, үземнең генә эшләп чыгарга хәлемнән килми, кайда барыйм икән ярдәм сорап?” — ди.
Мөҗәһит абый — сугыш чоры баласы. Ул 1928 елның 3 апрелендә Актаныш районының Такталачык авылында ишле гаиләдә туган. Балачагы да, яшьлеге дә рәхәт елларга туры килми аның. Сугыш башланып, әтисе фронтка китә. Шул китүдән әтиләре әйләнеп кайтмый, яу кырында ятып кала. Мөҗәһит абыйның үзен дә 13 яшендә окоп казу эшенә җибәрәләр. Волоколамск шоссесы буйлап окоплар, танкларны качыру урыннары ясыйлар. Әле ныгып та бетмәгән яшүсмер 4 ай чамасы авыр җир казу эшләрен башкара. Сугышның ачлыгын да, бар михнәтен дә кичерә ул. “Мөҗәһит абыйлар гаиләләре белән Удмуртиягә, Ижауга күченәләр. Бу якларга күчүләренең сәбәбе 1925 елгы бертуган абыйсы Максуд белән бәйле. Ул монда гужевой транспортта эшләгән вакытта, җитешмичә эшелоннан торып кала да, шуннан бирле Ижауда төпләнә. Аның янына башкалар да килә. “2019 елгы Мәликә апа үзе теләп фронтка китте. Сугыштан соң, кияүгә чыгып, Үзбәкстанда төпләнде. Олы ир туганнарым сугышта һәлак булды. Бүгенге көндә 7 баладан өчебез генә исән: 1923 елгы Зәкия апам бүгенге көндә Камбаркада яши, сеңелем 1932 елгы, ул Завьялово районында гомер итә. Алар белән телефоннан сөйләшеп торабыз”, — ди Мөҗәһит абый.
Мәскәүдә окоп казу эшләреннән кайтканнан соң, Чурда урман кисү эшенә китә. Әле бик яшь булуына карамастан, аны җаваплы кеше итеп куялар. “Шулай яшьли авыр физик эшләр башкарып, ачлы-туклы яшәп, үлән белән тукланып чыныктык без”, — ди ул яшьләрен сөртеп. Андый авырлыкларны гына үтәсең икән ул, ә менә якыннарыңны югалту кыенлыгы бигрәк үзәккә үтә”, — дип сөйли ул.
Приморьеда хәрби хезмәт үткән вакытында көтелмәгән кайгылы хәбәр алырга туры килә аңа. Трамвай астында калып, әнисенең аяклары киселә. Аңа медицина ярдәме күрсәткәнче, каны агып бетеп, фаҗигале рәвештә дөньядан китә. “Мине 10 көн торып килергә дип, армиядән кайтарып җибәрделәр. 10 көннең 4 көнен генә торып, кире килдем. Нишлим инде анда, әни юк, кайгыга батып утырганчы хезмәтеңне дәвам итәсең”, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
2001 елда тормыш иптәше якты дөньядан киткән. Шушы көннән башлап ялгызы гомер кичерә абый. Өч баласы, оныклары килеп, хәлен белеп торса да, аларга кыенлык китерәсе килми аның, һаман да үз мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итәргә омтыла. “Ашауны да үзем пешерергә өйрәндем”, — ди.
Балалары килеп торса да, тормыш иптәше исән булмагач, йорт эче ямансу, ә йорт хуҗасы ятим кебек тоела. “Бик ямансу булганда баян алып уйнап җибәрәм, шулай күңелемне бушатам”, — дип, кулына гармун алып, “Минзәлә” көен уйнап җибәрде Мөҗәһит абый. Өй эче моңга тулды… “Көн дә диярлек урамга чыгып йөреп кайтам, кибетләргә барам. Тәнгә физзарядка кирәк бит. Үз көемә бакчада да эшләп керәм. Әмма зур эшләр эшләп булмый инде хәзер. Өемнең базына керсәң, андагы тишекләрдән кояш яктысы кереп тора. Көчле яңгырда, язын-көзен базга су тула. Ел саен Җиңү көне, өлкәннәр көне белән котлап хатлар җибәрәләр, рәхмәт җитәкчеләргә. Сугыш баласы буларак, җитәкчеләр өемне төзекләндерергә ярдәм итә алмаслар микән?” — ди ул. Бу сорау белән бик күп җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткән инде, “Кайда гына барсам да, үтенечемне кире каккан хат алам. Открыткалар белән генә булмый шул, бераз ярдәм дә итсәләр, бик рәхмәтле булыр идем», — ди Мөҗәһит абый йорт-каралтысын, кайда, нинди төзекләндерү эше кирәклеген күрсәтеп. «Ә шушы иркен, имин матур тормышта рәхәтләнеп яшисе килә әле. Эх, яшь чагым булсамы?!»
Элмира Нигъмәтҗан.