Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мөхтәрияткә — яңа рәис
31.03.2012

Мөхтәрияткә — яңа рәис

Узган атнада «Нәзирә Салихҗан кызы Касимова милли-мәдәни мөхтәрият рәисе булудан туктарга җыена икән», — дигән сүзләрне ишеткәч, ышанасы да килмәде. «Ничек инде китә? Мөхтәриятебез өчен зур югалту булмыймы соң бу? Кыска гына вакыт эчендә әллә никадәр каршылыкларны җиңеп, шактый эш башкарган, уңай нәтиҗәләргә ирешкән җитәкче урынына кем килер?» кебек сораулар мине генә түгел, күпләрне борчуга салгандыр.

Җомга көнне, 23 мартта, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләренең чираттан тыш утырышы булды. Җыелыш «Халыклар дуслыгы йорты»нда үткәрелде. Бу чарада катнашу өчен республиканың җирле милли-мәдәни мөхтәрият җитәкчеләре, иң актив әгъзалары чакырылган иде. Көтелгән 50 кешенең 41-е килергә җай тапкан. Җыелышта Удмуртия республикасының Милли сәясәт министры Владимир Николаевич Завалин, аның урынбасары Ольга Викторовна Царегородцева, «Халыклар дуслыгы йорты» директоры Алексей Владимирович Шуклин, Казан Федераль университетының Төрки телле халыкларның тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Диләрә Шамил кызы Муфтахутдинова да катнаштылар.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: оешманың узган елдагы эшчәнлеге өчен хисап тоту, мөхтәрият исеменә һәм документларына үзгәрешләр кертү, яңа җитәкче һәм идарә әгъзаларын сайлау.

Нәзирә Салихҗан кызы Касимова, милли-мәдәни мөхтәриятнең рәисе булып узган елның июль аеннан гына эшли башласа да, искә алырлык бик күп эш башкарырга җитеште. Рус мәктәбен тәмамлаган булса да, ул татарча яхшы сөйләшә (халык алдына чыгып бассам, аның кадәр дә сөйли алмас идем), шулай да ул русча чыгыш ясауны хуп күрде. Чынлап та, ел дәвамында башкарылган эшләр бихисап: «Йолдызлар яңгыры» фестивале уздыру, халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел булу уңаеннан оештырылган чаралар, телевидениедә татар тапшыруларының вакыты арту, 6нчы гимназиянең, 10нчы һәм Кистем мәктәпләренең интерактив такталы булулары, Татар теле һәм әдәбияты укытучылары конференциясе, ә быел Татар мәдәнияте көннәре үткәрү һ.б. чараларда мөхтәриятнең, шәхсән Нәзирә Касимованың керткән өлеше зур. Мәсәлән, Татар конгрессы бүләк итеп алып килгән 3 спутник тәлинкәсе «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесе оештырган Яңа ел аукционында Нәзирә Салихҗан кызының шәхси коллекциясендәге салам курчак сатылган акчага алынган иде.

Җыелышта үзләренең отчётлары белән автономия рәисенең мәгариф буенча урынбасары Рәсимә Фоат кызы Садыйкова һәм мәдәният буенча урынбасар Лариса Алек кызы Гайнетдинова да чыгыш ясады. Рәсимә Садыйкова татар мәктәпләре һәм класслары проблемалары, укытучы һөнәренең әһәмияте, бүгенге көндә материаль-техник базаның искерүе турында сөйләде. Чаралардан «Яңарыш» газетасы белән берлектә уздырылган «Татар егете» бәйгесенә аерым тукталып китте ул. 2012 ел Удмуртиядә Тарих елы булганга күрә, «Милли хәрәкәт: бүгенгесе һәм үткәне» темасына конференция оештыруны планлаштырулары турында хәбәр итте. Лариса Гайнетдинова «Йолдызлар яңгыры» фестивале, Ижауда Сабантуй бәйрәме, күпсанлы ансамбльләрнең милли тормышка керткән өлешләре, «Асылъяр», Падера ансамбльләренең ел дәвамында ирешкән уңышлары турында сөйләде. Быелгы Сабантуйга әзерлек баруы хакында да әйтте ул.

Мөхтәрият идарәсе әгъзасы, «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Илдус кызы Габбасова узган елда милли басмабызның 20 еллык юбилеен үткәрү, хәбәрчеләр белән очрашуның мөһимлеге турында сөйләде. Рәмзия Габбасова Нәзирә Касимова эшчәнлегенә югары бәя бирде, аңа фидакарьлеге өчен рәхмәт җиткерде. Рәмзия ханым татар оешмалары, мөфтият, яшьләр, укытучылар белән бергә эшләгәндә газета тиражын арттырып булачагына басым ясады. «Ирешкән уңышларыбыздан тагын бер сөенечле вакыйганы искә алырга мөмкин: газетабызның сайты ачылды. Ул атна саен яңарып тора, анда яңалыклар белән танышу, форумда фикер алышу мөмкинлекләре бар», — диде ул.

Удмуртия шәһәрләре һәм районнарындагы автономияләрнең эшләрен яктыртып, Можгадан Фәридә Аникина, Балезинодан Илмир Касимов, Воткинскидан Гөлфия Исхаковалар чыгыш ясадылар. Шунысы кызык: һәрберсе дә милли сәхнә киемнәре тектерү өчен матди ярдәм кирәклеген искәрттеләр.

Фәридә ханым автономиянең Можга бүлеге тарихы, «Өлкәннәр көне», балалар өчен Сабантуй, «Чәкчәк» бәйрәме, Надия Вәлиеваның «Без – Можга татарлары» китабын тәкъдир итү кичәсе оештыру турында сөйләсә, Илмир Касимов Балезино районының татар авыллары тарихына экскурсия ясады. Дюкин фамилияле ике авыл кешеләренең (Әхмәди һәм Борча авыллары) бер-берсенә кунакка йөри башлаулары турында бик кызыксынып тыңладым. Әхмәди авылында яңа мәчет 2008 елда салынып, балаларга дин нигезен өйрәтү 2011 елда гына оештырылган икән. «Дин белән милләтне аерып карарга ярамый, — диде Илмир хәзрәт. — Моның өчен имамнарның абруен күтәрергә кирәк». Татарстанда мәчетләрдә имамнарның башка милләттән булуы, татарларның мәчеткә йөрмәве хакында борчылып сөйләде ул. «Киләчәктә мәчетләребездә вәгазь үзбәк, таҗик телләрендә генә алып барылырга да мөмкин», — дип кисәтте Илмир Касимов.

Гөлфия Исхакова автономиягә, шәһәр хакимиятенә, эшмәкәрләргә рәхмәт җиткерде. 2011 елның мартында «Тургай» ансамбленең 20 еллык юбилеен, «Инвалидлар көне»н, «Әниләр көне»н оештыру һ.б. чаралар телгә алынды. Воткинскида яшьләрне таныштыру клубының эшли башлавы — сөенечле күренеш.

Диләрә Шамил кызы Муфтахутдинова үз чыгышында мәктәпне тәмамлаячак татар егетләрен һәм кызларын Казан Федераль университетына укырга керергә чакырды. 60 өстәмә бюджет урынының утызы регионнардан килүчеләр өчен билгеләнүен ассызыклады ул. Тарих институтына укырга керер өчен бюджеттан тыш 15 урын барлыгы, елына 50 мең сум акча түләргә кирәклеге турында да игълан итте Диләрә ханым. Тарихыбызны белү – кирәкле шәйдер…

Ни өчен Нәзирә Касимова мөхтәриятне җитәкләүдән китә соң? Ул үзе: «Минем 5 оныгым бар, — диде. Баштарак иң кечкенәсен бер кулга алып, икенче кулга ручка, телефон тотып булса да эш итә идем. Хәзер онык йөгерә, телефонны, ручканы ташлап, аның артыннан мин дә чабам. Үз вакытында миңа шундый зур өмет белән җитәкчелекне ышанып тапшыруыгыз өчен рәхмәт. Мин бурычларымны җаваплылык белән үтәдем, милләтемә тугры хезмәт иттем, дип саныйм», — дип аңлатма бирде.

22 мартта мөхтәриятнең инициатив төркеме утырышында Равил Гыйльмулла улы Шәрифуллинның рәис итеп сайланырга лаек дип табылуын хәбәр итте ул. Конференциядә дә аның кандидатурасы тәкъдим ителде. Равил Шәрифуллинны Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов та, Милли сәясәт министры Владимир Завалин да яклап чыкты. Равил әфәнде бертавыштан сайланды. Мөхтәриятнең яңа идарә составына да үзгәрешләр кертелде. «Киләчәктә сезнең ярдәмегезгә өметләнәм, үземне генә кыенлыклар алдында калдырмассыз, дип уйлыйм», — диде Равил Гыйльмулла улы. Киләсе саннарда сезне аның белән якыннанрак таныштырырбыз, хөрмәтле газета укучылар. Аңа эшләрендә уңышлар телибез.

 

Рамил Хәмидуллин