Мөхлисә Буби — минем идеалым
Иж-Бубый — үзенең танылган мәгърифәтчеләре Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисә Бубилар, алар тоткан мәдрәсә һәм ул мәдрәсәне тәмамлаган татар зыялылары белән милләтебез тарихына мәңгегә кереп калган. Шул тарихны ачу юлында мин бу иншамда үземнең идеалым дип санаган Мөхлисә Бубига, аның тормышы һәм кешелек сыйфатларына күбрәк тукталырга, күңелемдә йөрткән уйларымны кәгазьгә төшерергә булдым.
Мөхлисә Буби турында күп укыдым һәм өйрәндем кебек. Ләкин Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» пьесасын Казанга барып карагач кына, Мөхлисә образы минем өчен тулаем ачылган кебек булды. Күз алдыма акыллы, кыю холыклы, авырлыкларны үз җилкәсенә алырга, якыннарын аннан саклап калырга тырышучы, алдына куйган максат өчен җанын да кызганмаучы, шул ук вакытта матур да булып кала белүче ана, татар хатыны килеп басты. Мөхлисәне хаҗ сәфәренә бару өчен җыелган алтын акчалары өчен гаепләп кулга алалар. Мөселман хатын-кызлары арасында беренче һәм бердәнбер казыя өчен хаҗ сәфәре кылырга җыенуның нинди гаебе бар соң? Әлбәттә, Мөхлисә Бубига юк гаепләр тагып, аны юлдан алып ташларга теләү, ихтыярын сындыру, үзен юкка чыгару булгандыр гаепләүчеләрнең теләге. Ләкин Мөхлисә Буби җиңеп чыга. Бу юлы аны «сындыра» алмыйлар.
Әле ул яңадан 7-8 ел халкына хезмәт итә, балалар укыта, мөселман дөньясында зур эшләр башкара, һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен аңлап, армый — талмый эшли һәм, минемчә, үзенең дөньялыктагы миссиясен үти. 1937 елда аны атып үтерәләр…
Мөхлисә Буби — беренче һәм бердәнбер казыя. Ул шәригать кануннарын бик яхшы белгән. Казыя — хәзерге телебездә судья мәгънәсендә. Мөхлисә апа дини гыйлемне дә, дөньявины да бертигез үзләштергән. Ләкин аның тормышы да бик җиңел генә бармаган. Дүрт яшендә әнисе Бәдрелбанәттән укырга-язарга өйрәнгән, гарәп, фарсы телләрен яхшы белгән, өйләрендәге бай китапханәдәге китапларны укып чыккан Мөхлисә, Җәләлетдин муллага кияүгә чыгып, Минзәлә ягына киткәч, өйдә утырырга мәҗбүр була. Ире аның эшләвен теләми. Ә Мөхлисәнең белемен башкаларга да өләшәсе килә, күңеле һич тә моңа риза булмый.
Көннәрдән беркөнне Мөхлисә, чип-чиста итеп идәнен юып кына бетергән бервакытта, аларның өенә бер мөсафир килеп керә. Керә дә юылган идән буйлап түргә уза. Мөхлисә аны ачуланып куып чыгара. «Үлеп яратты» драмасында ул мондый сүзләр әйтә: «Үземнең тормышымдагы бәхетсезлекләрне шуннан гына күрәм, нигә Ходайдан сабырлык сорамадым, нигә мосафирны рәнҗеттем икән? — ди. Монда да аның кешелеклелеге һәм акыллылыгы күренә. Пәйгамбәребез хәдисләрендә әйтелгәнчә, мосафирның бар теләген канәгатьләндерү, ашату-эчертү, кундырып чыгару мөселман кешесенең бурычы булып тора. Шулай ук иң авыр вакытта да ул асрамага алып үстергән кызы Наҗияне саклап калырга, аңа авырлык китермәскә тырыша. Тикшерүчеләр юк чакта гына алар кочаклашып күрешәләр, ачылып сөйләшәләр.
Мөхлисә Буби турында тагын бик күп язарга булыр иде. Аның исеме минем күңелемдә Иж-Бубый мәдрәсәсендәге эшчәнлеге белән параллель күзаллана. Шуңа тукталып үтмичә булдыра алмыйм: Минзәләдән иреннән аерылып кайткач, Мөхлисә Буби бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша. 1901 елда алты сыйныфлы татар хатын-кызлары мәктәбе ачыла һәм Мөхлисә Буби аның мөдире була. 1907 елда Сарапул өязе земствосы акчасына 1 сыйныфлы рус-татар училищесы ачыла һәм ул хатын-кызлар мәдрәсәсенең бер бүлегенә әверелә. Шулай итеп, Иж-Бубый мәдрәсәсе мәктәп-мәдрәсәләр өчен мөгаллимәләр әзерләүдә беренче уку йорты була.
Мәдрәсәдә төрле яшьтәге хатыннар белем алган. Имчәк балалары белән килгән аналарны да укырга кабул итәләр. Кыска гына вакыт эчендә шактый хатын-кыз белем алып, халыкны укыту, белем һәм тәрбия бирү юлына басалар.
«Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле», — дигән Мөхлисә Буби белән яхшы таныш, фикердәш булган Ризаэтдин Фәхретдин дигән галимебез. Моңа өстәп, минем туган авылым Иж-Бубый Мөхлисәләре белән мәртәбәле, дияр идем. Шушында туып үскән, Иж-Бубый мәктәбендә белем алганнар арасыннан күпме галимнәр, фән эшлеклеләре, үз халкына тырышып хезмәт итүчеләр үсеп чыккан бит. Мин дә Мөхлисә Бубиның эшен дәвам итәргә телим. Максатым: мәктәбемне уңышлы тәмамлап, Гөлфия апа Рәсил кызы Гайнуллина кебек Казан Федераль университетында белем алу һәм үз белемемне башкаларга өләшү.
Алсу Бәхтиева, Иж-Бубый урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.