Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мөселман кардәшләребездә кунакта
23.03.2017

Мөселман кардәшләребездә кунакта

19 мартта Удмуртия Республикасының Әзербайҗан “Достлуг” җәмәгать оешмасы Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте. “Нәүрүз” — фарсы телендәге сүз, татарчага тәрҗемәсе — “яңа көн”. Урта Азия, Иранда, Афганстанда һәм башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Якын Көнчыгышта бик борынгыдан ук мәдәният зур үсештә булган. Багдад — Бохара бәйләнешләре ярдәмендә шәрык мәдәнияте Урта Азия халыклары арасына да үтеп кергән. Нәүрүзне билгеләп үтү төрки халыклар арасында киң җәелгән.
Әлеге бәйрәмгә баргач, мин үзем өчен күп яңалык ачтым. Бу, бәлки, алар белән якыннан аралашырга туры килмәгәнлектәндер. Бәйрәм балаларның, аксакалларның күп булуы, буыннардан-буыннарга килгән гореф-гадәтләрне тапшыруның ачык мисалы. Бәйрәмдә ир-атлар, хатын-кызлар аерым утыра икән. Гомумән, чараны ир-атлар оеш­тыра, алып бара. Ир-атларның хатын-кызга, әнигә булган хөрмәте ерактан сизелеп тора. Әлеге милләтнең биюләренә аерым тукталып үтмичә булмый. Чара башыннан азагына кадәр ир-атлар гына биеде. Хатын-кыз ир-ат биергә чакырганда гына биергә чыга. Алар кул, җилкә, башны салмак кына йөртәләр. Ир-атлар, киресенчә, хисләнеп, темперамент белән күбрәк аякка нык басым ясап бииләр. “Элек-электән үк татар хатын-кызларын тыйнак, сабыр дип тасвирлаганнар. Ләкин без — татар хатын-кызлары — бүгенге көндә ир-атларыбызны узып, алар урынын алып барабыз бугай”, — дип уйлап куйдым.


“Безнең өчен бу мөһим бәйрәм — ул “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз, традиция буенча, туганнар, дуслар белән бергә үткәрелә һәм милли традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итә. Ул — табигатьнең яңару чорын билгеләү дә, шуңа да милли ризыклар белән беррәттән ямь-яшел булып шыткан бодай — чараның төп атрибуты”, — дип билгеләп үтте әзербайҗанлылар оешмасы рәисе Зульфигар Мирзаев. Әлеге оешма 1998 елда төзелгән. Бүгенге көндә Сарапул, Воткинск шәһәрләрендә, Шаркан, Кез, Балезино, Игра, Дебес, Якшур-Бодья, Вавож, Каракүл, Кече Пурга районнарында бүлекчәләре эшләп килә. Халыклар дус­лыгы йортында әзербайҗан телен һәм биюләрен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе эшли. Әзербайҗанлылар моңа сөенеп туя алмыйлар. Әйтергә кирәк, әлеге бәйрәмдә анда белем алган балалар катнашында узды.
УР Милли сәясәт министрының беренче урынбасары Павел Орлов: “Нәүрүз бәйрәмендә беренче тапкыр катнашам. Әзербайҗан халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, аш-сулары мине таң калдырды. Республикада әнә шулай милләтләрнең дус яшәве — барыбыз өчен зур шатлык! Милләтара татулык республика йөзенең аерылгысыз бер өлеше булып тора”, — диде үзенең чыгышында.


Бәйрәмнән кайткач та нагара (әзер­байҗан барабаны) тавышы, ир-атларның аяк очына басып биюе, 4-5 яшьлек малайларның алардан калышмаска тырышулары, хатын-кызларның тыйнаклыгы озак күз алдымнан китмәде. Аларның сөй­ләмендә, үз-үзләрен тотышында безнең милләткә булган хөрмәтләре, туганлык хисләре дә ачык чагыла. Боларның барсы да әзербайҗан халкына соклану хисләре уятты миндә бу көнне.

Рәфилә Рәсүлева.