Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мөселманнар спортны ярата
17.03.2016

Мөселманнар спортны ярата

Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, диләр. Март аенда Сарапул политехник институт спорт­залында мөселманнар мини-футбол уйнарга җыелдылар. Уенны “Элеконд” районында урнашкан мәчет әһелләре оештырган.

Барлыгы 5 команда, 70кә якын җанатарлар җыелган иде. Катнашучы уенчылар Са­рапулның үзеннән, Ижаудан, Әгерҗе районының Ямурза авылыннан килделәр. “Зәгыйфь мөселманга караганда көчле, сәламәт мөселман хәерлерәк”, — диләр алар.
Уенны оештырырга Удмуртия мөф­тияте вәкиле Рөстәм Гатауллин да ярдәм иткән. Ярышка ул үзе дә килгән иде. Шулай ук Әгерҗедән “Нур” мәчете имамы — Рамазан Хәмидуллин да кунак булды.
Мөселманнарның уенын күзәтеп тору — үзе бер рәхәтлек. Монда бер-берсенә карата хөрмәт, ихтирам зур иде. Көндәшлек түгел, иң мөһиме — бердәмлек.
Ярышны оештыруда Сарапулның “Иман” татар яшьләре дә ярдәм итте. Алар үзләре дә уенда катнаш­тылар. Шунысы сөендерде: яшь­­ләребезнең
дә күбесе намаз укый. Ә уен тә­мамлангач, “Иман” татар яшь­лә­ре берлеге барлык мөселман кардәшләребезне “Элек­онд” райо­нын­дагы мәчеткә, кайнар шулпа ашарга ча­кырдылар. Анда Рөстәм Гатауллин вәгазь укыды.
Менә шундый үзенчәлекле, тату мөгамәләдә үтте бу көн. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде!

Ярышта урыннар түбәндәгечә
булды:
I урын — “Элеконд” районы мәчете мөселманнары (Сарапул);
II урын — “Әль-фуркан” командасы (Ижау);
III урын — “Иман” татар яшьләре берлеге (Сарапул).

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.