Мөселманнар ничек таныша?
Хәзерге заманада кыз белән ир-егет берничә ысул белән бер-берсен табышалар.
Аллаһка шөкер, җәмгыятебездә Исламны тормыш рәвеше итеп кабул итүчеләрнең саны артканнан-арта бара. Шуңа да соңгы елларда шәһәребездә мөселман кафелары, санаторий-профилакторийларда ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөселман төркемнәре барлыкка килде.
Ислам дине фәкать гыйбадәт кылуны гына күздә тотмый. Мөселманнар спорт белән дә мавыгалар, бәйрәмнәрне дә зурлап уздыралар. Әмма аларның барлык гамәлләре дә, Аллаһы Тәгалә кушканча, хәләл юл белән башкарыла.
Гаилә кору мәсьәләсе дә шушы ук принциптан чыгып хәл ителә. Мөселман гаиләсе ничек барлыкка килә соң? Хәзерге заманада кыз белән ир-егет берничә ысул белән бер-берсен табышылар. Иң таралган ысул — танышлар, туган-тумачалар аша. Ләкин мөселман туганнарың булмаган очракта нәрсә эшләргә? Бу очракта ярдәмгә танышу үзәкләре килә. Илебезнең Казан, Мәскәү кебек олы шәһәрләрендә мөселманнар өчен танышу үзәкләре инде күптәннән нәтиҗәле эшләп киләләр. Аллаһының рәхмәте белән, ике ел элек Ижау шәһәрендә дә мондый үзәк барлыкка килде. Бу изге гамәлне Ижау шәһәре “Иман нуры” мәчете имамы Равил хәзрәт Газизов белән аның тормыш иптәше Ләйсән Гыйльмуллина алып баралар. Ләйсән белән әңгәмәдә шәһәребезнең Мөселманнар өчен танышу үзәге турында сүз алып барабыз.
— Ләйсән ханым, әлеге Үзәк кайчан һәм нинди максат белән оештырылды?
— Әлеге үзәк Ижауда ике ел элек барлыкка килде. Белгәнебезчә, тотрыклы гаилә кору дин тотучылар өчен катлаулы мәсьәлә булып тора. Чөнки мөселман яшьләре кичке клубларда, кафеларда, кинотеатрларда йөрмиләр. Алар бар тормышларын Аллаһ кушкан кануннарга нигезләргә тырышалар. Ике ел элек безгә килеп, үз парын табарга ярдәм итүебезне сораучылар булгач, бу эшкә алынган идек. Шуннан бирле үзләре турында мәгълүмат калдыручыларың саны йөзгә җитте.
— Сезгә кемнәр мөрәҗәгать итә?
— Мөрәҗәгать итүчеләрне шартлы рәвештә икегә бүләргә мөмкин: шәригать кануннарына буйсынып яшәүчеләр һәм Аллаһ кушканнарның барысында үтәмәүчеләр. Танышырга теләүчеләр арасында Удмуртиядән генә түгел, ә якын тирәдәге шәһәрләрдән: Нефтекама, Әгерҗе, Казаннан да бар.
— Таныштыру эше ничек оештырыла?
— Бирегә килүчеләрнең анкеталарына күз салсак, 20 яшьтән алып 74 яшькә кадәр дип әйтергә була.
Үзәккә килүче һәрбер кеше үзе турында мәгълүмат бирә, анкета тутырыла. Җыелган анкеталарны тикшереп, өйрәнеп, характеры, дини халәте буенча якын булган кешеләрне бер-берсе белән очраштырабыз. Әлбәттә, очрашу шаһитлар барында уза. Очрашуга килүчеләргә Равил хәзрәт никахның әһәмияте турында вәгазь сөйли. Ислам дине кушканнарны үтәмәүчеләрне динебезнең төп кануннары белән таныштыра. Очрашудан соң танышуга килүчеләр өйләренә таралышалар. Икеләнгән очракта мөселманнар “Истихара” намазын укып, Аллаһы Тәгаләдән дөрес һәм хәерле юлны күрсәтүдә ярдәм сорыйлар. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, парлар кавышалар.
— Ләйсән ханым, гаилә корырга ниятләгән газета укучыларга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
— Никах нигезе — Аллаһыга итагать кылуны аңлата. Әгәр дә гамәлнең нигезенә Аллаһы Тәгаләгә буйсынып яшәү ятса, димәк, бу гаиләнең киләчәге ышанычлы, рухы сәламәт, үзара әдәпле, йомшак мөнәсәбәтләр булуына ышаныч бар. Гаилә җанга тынычлык бирә торган урын булырга тиеш.
Бүгенге көндә танышырга теләүчеләр арасында ир-егетләрнең саны, хатын-кызларга караганда, артыграк. Бу мөслимәләрнең тыйнак булулары белән аңлатыла. Әгәр дә безнең үзәк аша танышырга теләк белдерүче булса, анкета тутыру өчен Ижау Җәмигъ мәчетенең кассасына мөрәҗәгать итәргә, тутырган анкетаны конвертка салып, шунда ук кире тапшырырга мөмкин. Анкеталарны фәкать бер кеше генә эшкәртә. Биредәге мәгълүматлар яшерен һәм алар ят кешеләргә эләкми.
Барыгызга да иман байлыгы, гаилә бәхете, тынычлык, тәүфыйклы, иманлы балалар тәрбияләвегезне, якын кешеләрегезгә игътибарлы булуыгызны теләп калам. Һәрбер кылган гамәлебез үзебезгә әйләнеп кайтачагын онытмыйк, дин кардәшләр. Әссәламугаләйкум вә рахмәтул-Лаһи вә бәракәтуһ!
— Әңгәмәгез өчен Аллаһның рәхмәте яусын.
Әңгәмәне
Фәридә Шаһигәрәева алып барды.