Мөселманнарның ялы
Ноябрь аенда “Энергетик” санаториенда Алмазия Мирхазиянова мөселманнарны чираттагы дәвалану курсларына җыйды. Шәһәребездә хәләл ризык белән тукланып, тәнгә шифа алу мөмкинлеге булу – дин кардәшләребез өчен бик мөһим. “Сәламәтлек – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән нигъмәт. Үз сәламәтлегебезне кайгырту– безнең бурыч. Республикабызда шәригать кануннарына туры килә торган мондый дәвалану һәм ял итү чаралары бар икән, кулдан ычкындырмыйк”, — диде шулай ук биредә үз сәламәтлеген яхшыртырга килгән, Кистем авылы мәчете имамы Илмир хәзрәт Касимов.
Чайковскийдан килгән Зинирә Тимеркаева: “Биредә дин кардәшләребез белән очрашып, танышу мөмкинлеге – үзе зур бәхет. Тәнгә — шифа, җанга – рухи байлык туплап кайтабыз биредән”, — дип, үз фикерен җиткерде.
Чыннан да, көн дәвамында алган дәваланудан соң, дин кардәшләребез кичен дә тик утырмыйлар. Дин нигезләренә, Коръән укырга өйрәнәләр. Кемдер намаз уку тәртибенә төшенә. Биредә ял иткәннән соң намазга басучылар да бар икән. “Дин кардәшләребезгә гыйлем тупларга биредә ял итүче имамнар, абыстайлар ярдәм итә. Дәваланучылар кичләрен вәгазь тыңлап, борчыган сорауларына җавап алалар”, — диде Алмазия ханым. Мөселманнар өчен беренче көнне Коръән ашы да үткәрелде. Анда Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов катнашты.
Эльвира Хуҗина.
Рәхмәт сүзләре
Без бер төркем Воткинск һәм Ижау татарлары 2 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Ижаудагы « Ижнефтемаш» санаториендә дәваландык. Биредә эшләүче персоналга үзебезнең зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Безне бик яхшы каршы алып, бүлмәләргә урнаштырдылар. Беренче көнне үк барыбызны да табиб Лира Солодянкина игътибар белән карады. Медицина документлары белән танышкач, һәрберебезгә тиешле дәвалануны билгеләде. Аеруча бассейн һәм сауна хәрберебезгә дә бик ошады. Медицина хезмәткәрләре изгелекле һәм ярдәмчел кешеләр. Һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер торалар. Өлкәннәргә аеруча игътибарлы һәм ихтирамлы алар.
Ризыкны бик тәмле пешерүче ашхәнә эшчеләренә дә зур рәхмәт әйтәсе килә. Безнең өчен ашларның тәмле булуы гына мөһим түгел, аның хәләл булуы да мөһим бит. Ашхәнә мөдире Римма Гильманова моны аңлап, безгә әлеге шартларны тудырды. Без барлык хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек телибез.
Флүрә Латыйпова, Воткинск шәһәре.