Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мөмкинлекләрнең чиге юк
25.08.2022

Мөмкинлекләрнең чиге юк

22- 24 августта Ижау шәһәрендә Халыкара балалар өчен инклюзив иҗади уеннар үтте. Аның тантаналы ачылышы Опера һәм балет театрында узды. Әлеге чарада Россиянең 54 төбәгеннән, шулай ук Әрмәнстаннан, Белорусиядән, Донецк халык республикасыннан 2800 кеше, шул исәптән Удмуртиядән 169 бала катнашты.

Катнашучыларны Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов исеменнән Удмуртия Респуб-ликасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Чуракова сәламләде: «Әлеге уеннар икенче Халыкара парадельфик уеннарның дәвамы. 2018 елда без аны Удмуртиядә үткәреп, шактый тәҗрибә тупладык. Шәһәрнең инфраструтурасы әлеге уеннарны җиде мәйданчыкта кабул итәргә мөмкинлек бирә». Шулай ук ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковның сәламләү хатларын укыды.
Удмуртия 800 дән артык кунак кабул итте, калган катнашучылар онлайн катнашты. «АбиАрт» инвалидлар оешмасы җитәкчесе директоры Наталья Крель әйтүенчә, әлеге чарада волонтерлар күп катнашкан. «Ижау шәһәре мондый чараларны еш үткәрүе белән аерылып тора. Ә иң мөһиме, аларны аңлый торган кешеләр бар. Удмуртиядә андыйлар көннән-көн күбәя. Әлеге программаны тормышка ашырганнары өчен, Ижау шәһәренә югары бәя бирергә була», — диде ул. Бәйрәмне «Бураново әбиләре» ачып җибәрде. Алар белән бергә сәхнәдә иҗади уеннарда катнашучылар да чыгыш ясады. Бәйрәмнең төп символы — дельфиннар иде. Опера һәм балет театры артистлары белән бергәләп балалар иҗат диңгезендәге утрауларга сәяхәт ясадылар.
Катнашучылар Удмуртиянең тарихы, Ижау шәһәренең истәлекле урыннары белән дә таныштылар. Һәр баладан ниндидер җылылык, шат күңеллелек бөркелеп тора иде бу көннәрдә. Күп балалар кул ишарәләре белән аңлашалар. «Кояшлы балалар» удмурт костюмнары, гореф-гадәтләре белән бик кызыксынып, тотып-тотып карадылар. Кул ишарәләре белән җырлаганда, хисләрне шулкадәр аңлатып булганына шаккаттым, аларның сәләтенә сокланып утырдым. Тамашачылар залында җитәкчеләребезнең, дин әһелләребез: Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәмәтшинның, Ижау митрополиты Викторинның булуы бәйрәм чарасына тагы да күркәмлек өстәде.
Шушы берничә көндә иҗади уеннарда катнашучылар үзләрен төрле өлкәдә сынап карадылар. 23 августта бәйгеләр, танылган җырчылар, артистлар, рәссамнар тарафыннан остаханәләр узды. 24 августта Киров паркында чараның тантаналы йомгаклау өлеше булды. Анда Республика Башлыгы Александр Бречалов, Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова катнаштылар. Александр Бречалов катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Сезне мөмкинлекләре чикләнгән дип һич әйтеп булмый, киресенчә, сез чиксез мөмкинлекләргә ия. Ә безнең бурыч – сезгә хыялларыгызны тормышка ашыру өчен шарт-лар тудыру», – диде. Ольга Любимова физик мөмкинлекләре чикле балаларны ел саен шулай бергә очраштырып, чын бәйрәм шатлыгы бүләк итүче бу чараның матур традициягә әйләнүе оештыручыларның да, шушы балаларның әти-әниләре, укытучыларының да уртак уңышы, уртак куанычы булуын ассызыклады.

Рәфилә Рәсүлева.