Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Мөмкинлекләрдән файдалана белик!
25.02.2016

Мөмкинлекләрдән файдалана белик!

Ижау шәһәре мәктәпләрендә беренче сыйныфларга язылу башланды. 2016-17нче уку елында 8000 бала укырга барачак. (Үткән уку елы белән чагыштырганда 1000 балага күбрәк). Ата-аналар гаризаларын яшәү урынына караган мәктәпләргә 1 февральдән 30 июньгә кадәр, ә яшәү урынына карамаган мәктәпләргә 1 июльдән бирә алалар. Барлык беренче сыйныф укучылары да яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә белем алачаклар һәм барлык укучылар бушлай уку әсбаплары белән тәэмин ителәчәкләр. Яңа уку елында беренче сыйныфка баручы балалар арасында татарлар күпме? Аларга мәктәпләрдә татар телен үзләштерергә мөмкинлек бармы? Әлеге сорауга җавап табу өчен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова Ижау шәһәренең 10, 12, 55нче мәктәпләре һәм 6нчы гимназия җитәкчеләре белән очрашты.

Иң элек, быел балалар бакчаларының та­тар төркемендә тәр­бия­ләнгән балалар санына күз салыйк. 107нче балалар бакчасы быел 27 баланы мәктәпкә озата. Шуларның 19ы — 12нче мәктәптә, ә 2се — 6нчы гим­на­зия­дә белем алырга теләк белдергән. Ә 116 балалар бакчасында чыгарылыш төркемендә тәрбияләнүче балаларның 45е — татар милләтеннән. Аларның 10сы — 12нче мәктәпкә, 21е — 6нчы гимназиягә, 9ы — 55нче мәктәпкә гариза биргәннәр. Моннан тыш Татар бистәсендә урнашкан 215, 37, 214нче балалар бакчарыннан да байтак кына татар балалары беренче сыйныфка укырга керәләр.
Мәктәп җитәкчеләре белән сөйләшү дә әлеге саннарга нигез­ләнеп алып барылды. Алар әти-әниләрнең теләге булганда татар сыйныфларын ачарга каршы түгеллекләрен, тәҗрибәле татар белгечләре булуын, уку әсбаплары белән дә тәэмин ителүләрен, кыскасы, беренче татар сыйныфларын ачу өчен бернинди дә киртә юклыгын белдерделәр. Быелгы уку елында 12нче мәктәптә татар сыйныфын “А” хәрефе астында ачу мөмкинлеге бар. Иҗади, тәҗрибәле укытучы Виктория Анатольевна (милләте белән татар) татар сыйныфын җитәкләргә әзер. Белгәнегезчә, “А” сыйныфында укучылар башка фәннәрне дә тирәннән үзләштерәчәкләр. 55нче мәк­тәптә дә башлангыч сыйныф укытучылары арасында татар телен яхшы белгән, тәҗрибәле укытучылар бар. Алар да, әти-әниләрнең теләкләре булганда, татар сыйныфында укытуны үз өсләренә алырга әзер.
6нчы гимназиядә татар сыйныфлары даими ачыла. Татар телен өйрәнгән укучылар башка фәннәрне, аеруча инглиз телен тирәннән үзләштерәләр. Дөрес, 6нчы гимназия микрорайонга беркетелгән. Шуңа күрә ул, иң элек, яшәү урыны буенча беркетелгән балаларны кабул итә. “Гимназия сыйныфында да татар телен өйрәнергә теләк белдереп килгән барлык укучыларга урын табачакбыз. Яшәү урыны буенча гимназиягә карамаган балаларны 1 июльдән кабул итәчәкбез”, — ди гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова.
10нчы мәктәптә дә милли сыйныфлар даими эшләп килә. Шунысы шатландыра: быелгы уку елында кайчандыр үзләре дә әлеге мәктәпнең татар сыйны­фында укыган укучылар балаларын беренче татар сыйныфларына яздырганнар. Шундыйларның берсе — Рүзилә Гайсина. Ул кызының татар сыйныфында белем алуына сөенеп бетә алмый. “Бала үз традицияләребезне белеп үсә. Үзем дә татар телен өйрәнгәч, кызыма да ярдәм итә алам”, — ди. Сыйныфта катнаш гаиләдә тәрбияләнүче балалар да бар. “Минем тормыш иптәшем татар. Үземнең дә әни татар милләтеннән иде, тик ул безне татар теленә өйрәтмәде. Минем ике телне дә беләсем килә иде. Шуңа күрә улым татар телен дә, рус телен дә белергә тиеш дип саныйм”, — ди Надежда Ситдыйкова.
Татар сыйныфында укучылар тәртипле булулары, респуб­ликабызда, Татарстанда узган милли чараларда актив катнашулары белән аерылып торалар. Ә иң мөһиме: мәктәпне уңышлы тәмамлаган укучыларга Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе юлламасы белән Казан югары уку йортларының тел укытучылары әзерләүче бүлекләрендә белем алу мөмкинлеге бар. Балаларыбызны бу мөмкинлектән мәхрүм итмәсәк иде.

Рилия Закирова.