Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәңгелек сәфәргә әзерме?
23.03.2017

Мәңгелек сәфәргә әзерме?

Статистика күрсәткәнчә, җир йөзендә 7 миллиардтан артык кеше яши. Ә бер минутта дөньяда якынча 100 кеше үлә. Бер тәүлек эчендә 150 мең кеше мәңгелеккә китә дигән сүз. Әлбәттә, бу саннар шаккатарлык. Үзләренең соңгы сәфәрләренә алар нәрсә белән чыгып китәләр соң? Дөньяда яшәгән вакытта җыйган йөкләре белән. Әгәр дә ул йөкләре хәерле булса, сәфәрләре дә җиңел, рәхәт була. Ләкин бу дөнья мәшәкате белән генә яшәгән булсалар, аларның хәлләре мөшкелдер.

Безнең мәчеткә бер карт йөри иде, урыны оҗмахта булсын. Ул мөселман зиратына барып, ничә кеше картаеп, ничә кеше яшьли үлеп киткәнен санап чыкты. Ул: “Өчтән ике өлеше картаеп, ә өчтән бер өлеше яшьли үлеп китә”, — дигән нәтиҗә чыгарды. Картлык көнебезгә кадәр яшәрбез дигән гарантия беркемгә дә бирелми. Бу өчтән бер өлешкә һәркем эләгергә мөмкин. Дус­ларыбыз, танышларыбыз арасында да яшьли үлеп китүчеләр бар бит.
Намаз уку, гыйбадәт кылу — барысы да безне ахирәткә әзерли. Хаҗ гамәлен кылырга әзерләнгәндә һәр адымыбызны да алдан уйлап куйган кебек, мәңгелек сәфәргә без тагын да ныграк әзерләнергә тиешбез.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) намаз укыганда шушы доганы укырга кушты: “Я Раббым, җәһәннәм утыннан, дәҗҗәл фетнәсеннән мине сакла”. Бу доганы ул даими рәвештә әйтергә өйрәтте. Ләкин дога кәлимәдән, сүздән нәрсәсе белән аерыла? Дога безнең калебтә булырга тиеш. Без телебез белән Аллаһыдан ялварып: “Я, Раббым, кабер, җәһәннәм газабыннан мине сакла”, — дип сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә: “Миннән дога кылып сорагыз, Мин сезне ишетүче”, — ди. Аллаһы Тәгалә безнең ничек сораганны, безнең күңелебезне күрә белүче дә.
Без, мөселманнар, еш кына якыннарыбыз янына зиратка барып киләбез. Анда тәртип, тыныч. Җеназага да мөселманнар күпләп җыела, юарга булышалар, кабергә салганда догасын да укыйлар. “Без үлеп китсәк, безнең арттан җеназа укылмас”, — дигән шигебез юк. Әгәр дә без мәчеткә йөрибез икән, озатырга килүчеләр күп булыр дип уйлыйбыз. Ләкин кабер кем өчендер — оҗмахка, икенчеләр өчен, Аллаһ сакласын, тәмугка юл. Һәркемгә дә менә шул турыда уйланырга кирәк. Шәригать буенча адәм баласы Аллаһ каршында җавап бирергә әзер булырга тиеш.
Ахирәткә әзерләнү — безнең калебтә булырга тиеш. Беренчесе — гыйбадәттә, намаз укуда, Аллаһы Тәгаләгә итагать итүдә күренә. Икенчесе — гөнаһлардан, хәрәм гамәлләрдән: кешеләрне тел, гамәл, гайбәт белән рәнҗетүдән, ялганнан, урлашудан саклану. Мөселман кешесе чыннан да ахирәткә әзер булырга теләсә, боларны кылудан куркырга тиеш. Әгәр дә мөселман: “Мин ахирәткә әзер, ләкин әле аз гына эшләрем калды: әманәт тапшырасым, бурычларны түлисем, рәнҗеткән кешеләрдән гафу үтенәсем бар”, — дисә, галимнәр: “Бу кеше әле мәңгелек сәфәргә әзер түгел. Ул Аллаһы Тәгалә каршысына барырга теләми, ә монысы куркыныч”, — дип кисәтәләр.
Кайбер кешеләр адәм баласы пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә, яки җомга көнне үлсә, Аллаһы Тәгалә аны кабер газабыннан сак­лар дип ышана. Ләкин сүз дөньяда яшәгәндә ахирәткә ныклап әзерлән­гән мөселман турында бара. Әле бу очракта да әлеге кеше кабер газабыннан котылачак дип гарантия биреп булмый. Шулай да Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Аллаһы Тәгалә тарафыннан мондый зур бүләккә ия булу мөмкинлеге бар”, — ди.
Кабер газабыннан саклану өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Бер мөселман икенче мөселман турында начар уйламаска тиеш”, — дип тә кисәтә. Мисалга ике гаиләне китерәм. Берсендә хатыны бик оста хуҗабикә булса да, аны ире яратмый. Хаталарын, кимчелекләрен гел күреп, табып тора. Икенче гаиләдә хатын-кыз рәхәтләнеп йоклый, хуҗалыкны да алып бармый, ләкин ире аны бик нык ярата. Бу адәм баласының холкы — яратмаган кешедә без гел начарлык эзлибез. Ә мөселман кешесе икенче гаиләдәге кебек кардәшенең изге гамәле өчен сөенеп, куанып торырга тиеш. Әнә шулай без үзебезнең йөрәкләрне чистарта алырбыз. Ахирәткә әзерләнәбез икән — һәр гамәлебез матур булсын, Аллаһ кушканны үтәп яшик.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.