Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчет – мөселманнарның тормыш үзәге
22.08.2019

Мәчет – мөселманнарның тормыш үзәге

Мин Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейда белем алам. Дини гаиләдә тудым. Бабам Габдулла хәзрәт – Ижау Җәмигъ мәчете имамы, әбием Мәрхәбә — абыс­тай, Ижаудагы күп мөселманнарның укытучысы була. Удмуртиядә Ислам дине тарихы белән бик кызыксынам.

200 ел элек – беренче мәчет

Ижау Җәмигъ мәчете тарихы XIX гасырга барып тоташа. XIX гасыр башында татарлар корал җитештерү заводына эшләргә дип килә башлыйлар. Шул вакытта алар аерым бистәгә урнаша башлыйлар. Нигездә Дүртенче, Бишенче, Алтынчы һәм Җиденче урамнарда күпләп торалар. Татарлар үз тормышларын мәчеттән башка күз алдына да китермиләр. Дини йолаларны үтәү өчен аларга 40 чакрым ераклыкта урнашкан күрше Әгерҗе авылындагы (хәзерге вакыттагы Әгерҗе шәһәре) мәчеткә йөрергә туры килә. Әлбәттә, мөселманнар өчен мондый шартлар уңайлы булмый. Архив документлар буенча, 1810 елда мәчет салу турында сүз башлыйлар. Гади эшче халыкның матди мөмкинлеге булмагач, мөселманнар корал җитештерү заводы җитәкчелегенә, мәчет салу өчен ярдәм сорап, бик күп тапкыр мөрәҗәгать итеп карыйлар. Тик күп еллар дин кардәшләребезнең үтенече җавапсыз булып кала. Бары тик 1838 елда гына иман йортының проекты һәм сметасы төзелә. 100 кеше сыйдырышлы агач мәчет тирә-юньдәге башка Аллаһ йортларына охшарга тиеш була. Бистәнең Дүртенче урамында булачак мәчет өчен җир бүленеп бирелә. Төзелеш өчен тендер игълан ителә, аны Сарапулдан православие динендә булган мещанин Иван Петров җиңә. Мәчет төзелеше шул ук елны башланып, 1845 елның 1 сентябренә тәмамланырга тиеш була. Тик заводта тиешле материал булмау сәбәпле, төзелеш озакка сузыла. Мәчетне бары тик 1846 елның 1 сентябренә салып бетерәләр.

100 ел элек – икенче мәчет

Татар җәмәгатьчелеге арта барган саен, мөселманнар өчен бер мәчет кенә аз була башлый. 1908 елда Ижау татарлары тагын бер Аллаһ йорты салырга кирәклеге турында сүз башлыйлар. Бу юлы әлеге мәсьәлә тизрәк хәл ителә. 28 ноябрьдә мөселманнар мәчет салырга рөхсәт алалар. Аны беренче иман йортыннан ерак булмаган Бишенче урамда төзергә карар кылалар. 1909 елның 28 июнендә Ижау татарлары җыелышында төзелеш өчен Г. Минегулов һәм Х. Шәймурзин җаваплы кешеләр булып сайланалар. Тик күп сәбәпләр аркасында төзелеш бары тик 1915 елда башланып, 1916 елда төгәлләнә.
Тик 1930 елларда ике мәчет тә урнашкан бу мәйданны чираттагы заводны салу өчен яраклы дип табалар. 1932 елның 9 июнендә Ижау шәһәр советы иман йорт­ларын сүтәргә дигән карар кабул итә. Мөселманнарга мәчетләрнең берсен сүтеп, башка урынга күчерергә тәкъдим ителә. Бу җиңел булмый. Ләкин 30нчы елларда бөтен җирдә мәчетләрне япканда, Аллаһ йортын башка урынга күчереп салу, аны саклап калу өчен мөмкинлек була. 1932 елның 26 июлендә мөселманнар иман йортын сүтеп, шәһәр читенә (хәзерге Азин урамы) күчерә башлыйлар. Әлеге эшне башкаруда һәр мөселман ярдәм итәргә тырыша. Акчалары булмаганнар төзелеш материаллары алып киләләр. Манара куярга рөхсәт ителмәсә дә, мәчетнең үз эшчәнлеген дәвам итә алуы зур бәхет була.

Азин урамындагы мәчет

Ислам дине күтәрелгәч, Ижау Җәмигъ мәчетенә манара куела. 2004 елда Аллаһ йортын кирпеч белән тышлыйлар, ул заманчарак күренә башлый. Ә гает көннәрендә мөселманнар саны артканнан-арта баргач, 1996 елда кечкенә мәчет янына зурны төзиләр.
Шул вакыттан башлап Ижау Җәмигъ мәчете мөселманнарның рухи һәм дини үзәгенә әверелә. Монда бәйрәмнәр дә уздырыла, халык намазга, башка дини гыйбадәтләрне үтәргә килә. Хәзерге көндә дә дин кардәшләребез Аллаһ йортын саклап калган әрвахлар рухына дип дога кылып, аларны истә тотып, рәхмәтләрен әйтеп яшиләр. 2017 елда кечкенә мәчет урынына яңасы, заманчасы калкып чыкты.
Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм ул чорда яшәгән мөселманнар тырышлыгы белән Ижау­да Совет елларында да, репрессия, сугыш вакытында да мәчет ябылмады. Аллаһ йортын саклап калуга иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе – Галимҗан хәзрәт. Ул Ижауда 33 ел (1931-1964) имам вазифасын үти.

Галимҗан хәзрәт

Удмуртия мөселманнары арасында зур ихтирамга лаек булган Галимҗан хәзрәт данлык­лы Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлап, үзенең туган авылы Кырындыда укытучы булып эшли. 1928 елда ул Сарапулга имам булып күченеп китә. 3 елдан мәчетне ябарга булалар, ә Ижау имамы шул вакытта вафат була. Бу вакытта шәһәрдә, Татарстаннан качып, күченеп килгән имамнар күп булса да,мөселманнар нәкъ менә аны хәзрәт итеп чакыралар. Ул 1931 елны Ижауга килә.
Ләкин бөтен җирдә дә бер үк төрле вакыйгалар бара. Югарыда язып үтелгәнчә, ике мәчетнең берсен сүтеп, башка урынга күчерергә 48 сәгать вакыт бирелә. Көчле, зур гәүдәле булган Галимҗан хәзрәт, иң беренчеләрдән булып, эшкә керешә. Тиздән яңа урында урнашкан Аллаһ йортыннан беренче азан ишетелә. Тик җитәкчеләр иман йортын юк итү өчен башка юллар эзлиләр. 1935 елда кыска гына вакытка булса да, мәчетне ябуга ирешәләр. Шулай да халык арасында зур ихтирамга лаек булган хәзрәт Аллаһ йортының кабат ачылуына ирешә! Күрәсең, мөселманнар гына түгел, ә Аллаһ та аны ярата. Бу авыр елларда да ул зур сабырлык күрсәтә, мәчетне саклый, дин кардәшләребезне дәртләндереп яши. Бала туса, Ислам кануннары буенча исем куша, яшьләргә никах укый, вафат булучыларны үзе юып, мөселман кагыйдәләре буенча җирли. Иң мөһиме – халыкны дингә тартудан туктамый.
Тик ул вакыттагы хакимияткә баш бирми торган имам ошамый, әлбәттә. Аны юк итү өчен бик зур күләмдә салым түләргә мәҗбүр итәләр. Түли алмый башлагач, төрмәгә утырталар. Анда ул бик зур сынаулар аша үтә. Атеист­лар хәзрәткә: “Аллаһтан, мәчеттән баш тарт”, — диләр. Тик ул һәрвакыт: “Юк, мин Аллаһтан һәм мәчеттән баш тартмыйм”, — дип җавап бирә. Аны Можга төрмәсенә күчерәләр. Ике ел дәвамында Галимҗан хәзрәт бик күп кыйнала. Аны ерткычларча кыйныйлар, асалар, баудан кире төшерәләр. Кайнар яки салкын су сибеп айныткач, янә Аллаһтан һәм мәчеттән ваз кичәргә кушалар. Тик бу кыйнау­лар, мыскыл итүләр даими кабатланып торса да, имам үз сүзендә тора. Йөрәгендә иманы нык була аның. Төрмәдә табиб хәзрәткә күп яшәргә калмаган дигән нәтиҗә чыгаргач, халык сүзеннән куркып, аны иреккә чыгаралар. Тик имамның яшәргә йорты булмый, ул үз гаиләсе белән мәчеттә, баскыч астындагы кечкенә генә бүлмәдә яши. Йөри дә, ашый да алмаган, үлем хәлендә булган хәзрәтне хатыны Гарифә абыстай ныклап тәрбияли, имезлектән ашата. Әкренләп ул аякка баса. Тик шуннан соң да эзәрлекләүләр тукталмый. Бер төндә аны машинага утыртып алып чыгып китәләр. Бу хәл кыш көне була. Ниятләре — Галимҗан хәзрәтне бәкедә батыру. Тик ул бәкегә сыймый. Шулай көрәшкән арада милиционер килеп чыга. Хәзрәтне янә Аллаһы Тәгалә коткарып кала. Аны куркытып та, кыйнап та, хәйләләп тә карыйлар, ләкин ул Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итүдән туктамый. Ул матур итеп яза торган була. Аңа заводта писер вазифасын тәкъдим итәләр: “Балаларың бушка ризык алачак, үзеңнең дә тамагың тук булыр, рәхәттә яшәрсең. Мәчеттән баш тарт”, — диләр. Галимҗан хәзрәт риза булмый.
Ул үз хуҗалыгында бер кәҗә асрый. Төнлә аны суеп, итен алып китәләр, ә тиресен коймага элеп, язу калдыралар: “Хәзрәт, сине дә шушы көн көтәчәк”.
Берсендә урамда имамны бер абзый туктата һәм йортында Коръән укуын сорый. Өйдә тагын берничә ир-ат утыра. Аны өстәл артына утыртып, аракы салып бирәләр, һәм муенына пычак терәп, эчәргә кушалар. Тик Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур! Шулвакыт бу йортка күршедә яшәүче хатын-кыз килеп керә, хәзрәт бу мөмкинлектән файдаланып, чыгып китә ала.
Галимҗан хәзрәт башкаларны нәрсәгә өнди, үзе дә шулай яши, шуңа күрә мөселманнар арасында зур хөрмәткә ия була. Ул 1964 елның 23 декабрендә үлә, ә дин кардәшләребез аны әле дә бик җылы итеп искә алып яшиләр.

Әмрия Мөфтәхетдинова, Ижау шәһәре.