Мәчет – безнең тормыш
Алнаш районы Татар Тоймабашы авылына XVII гасырда нигез салына. Авылга килеп керүгә үк тырыш, хезмәт сөючән кешеләр яшәгәнлеге йортларыннан, каралты-кураларыннан күренеп тора. Тоймабашның төп күрке – тарихи мәчет. Авыл халкының иң зур теләге – Аллаһ йортын төзекләндерү. Эшне башлаганнар, ләкин авырлыклар белән очрашканнар.
Татар Тоймабашы Алнаштан 3 чакрым ераклыкта, Тойма елгасы буенда урнашкан. Исеме дә шуннан алынган. Кайчандыр зур, йөзләгән хуҗалыгы булган авыл әле дә гөрләп тора. 64 хуҗалыкта 100дән артык кеше яши. Бердәм көч белән юлларга асфальт түшәлгән. Зират коймалары тимер рәшәткә белән уратылып алынган. Авыл дус, тату халкы белән аерыла. «Бездә барлык милләт халыклары да бердәм булып яши. Мәсәлән, минем бер күршем – чуаш, икенчесе – рус. Хатыннары татар милләтеннән. Барыбыз да бер гаилә кебек яшибез. Бәйрәмнәрне дә бергәләп уздырабыз. Авылны үстерү өчен эшмәкәрләр дә, читтә торучы авылдашларыбыз да ярдәм итә. Көчебез – әнә шушы бердәмлектә», – диде биредә гомер итүче Тәгъзимә Фәттахова.
Татар Тоймабашында элек-электән дин сакланган. 1865 елда авылда мәчет салына. Халык соравы буенча, 1883 елда Мөслим районыннан Фәттахетдин исемле мулла җибәрелә. Аның ярдәме белән Тоймабашта дин күтәрелә. Хәтта авыр репрессия чорларында да халык бары тик Аллаһка сыена. «Ул вакытта дин бик каты тыелган иде. Тик аңа карамастан, намаз укыган кеше беркайчан да намазын ташламады. Уразалар тотылды, гаетләр укылды. Мәчет ябык булгач, гаеткә берәр кешенең өен алдан юып, җыештырып, әзерләп куялар иде. Гает укыткан кешегә соңыннан җәзасын да бирделәр. Әгәр җәза каты булса, икенче юлы гаетне зиратка барып укыган чаклар да булды. Картлар карга тезләнеп намаз укыйлар иде. Ничек кенә авыр булмасын, авыл халкы динне саклады», – дип сөйләде шушында туып-үскән, хәзерге вакытта Кукмарада яшәүче Ләбүдә Дәүләтшина.
Иман йорты озак еллар колхоз склады булып тора. Мөселманнарга 90 нчы елларда гына кире кайтарыла. Авыл халкы уртак көч белән төзекләндерү эшләренә керешә. Өлкән буын бу көннәрне бүгенгедәй хәтерли. «Авыл халкы җыелышып, мәчетне яңартырга булдык. Урманга барып, агач алып кайттык, такталар ярдык, тышладык, манарасын төзекләндердек. Картлар әле дә мәчеткә йөрибез. Җирләргә, юарга кирәк икән, бер эштән дә калмыйбыз. Рамазан аенда ураза тотабыз. Мәчет – безнең тормышыбыз. Без Аллаһка ышанабыз», – дип сөйләде яңа гына 90 яшен тутырган Фәррах Рафиков.
Бүген Тоймабашта дини бәйрәмнәр уздырыла, җомга намазларына дистәләгән, гаетләргә 50дән артык кеше җыела. Ислам дине нигезләренә, гарәп графикасына имам Наил Субаев укыта. Укучыларның уңышлары белән сөенеп уртаклашты ул. «Аллаһка шөкер, яшьләребез дә дингә тартыла. Узган ел Алнаштан ике яшүсмер егет килеп укый башлады. Алар гарәп хәрефләрен өйрәнделәр, намаз укый беләләр, калдырмыйлар», – диде ул. Укучыларның берсе Камил Идрисов өчен берничә чакрым киртә түгел: «Мин мәчеткә бик яратып йөрим. Монда дини гыйлем алам. Ислам белән тагы да якыннанрак танышасым килә. Наил хәзрәт бик яхшы аңлата. Һәр дәрестә ниндидер яңалык беләбез».
Мәчет алга таба да эшләсен өчен, авылдашлар быел Аллаһ йортын төзекләндерергә була. Чөнки бинаның тышкы һәм эчке ягына капиталь ремонт беркайчан да ясалмаган. Быелгы төп эш – ныклы яңгырлар башланганчы, фундаментны алыштырырга өлгергәннәр. Тик авыл халкы, мәхәллә көче белән башланган эштә кыенлыклар барлыкка килә. «Матди яктан ярдәм кирәк», – ди дин кардәшләребез. Алга таба Аллаһ йортына газ кертергә телиләр. «Бинаны яңарту бик мөһим. Безнең бөтен тормышыбыз мәчет белән бәйле», – ди тоймабашлылар. «Авылыбызда башка социаль объектлар: мәктәп, балалар бакчасы, клуб, кибет юк. Карап торганыбыз шушы мәчет кенә. Мөһим очрашулар, җыелышлар да шушында уза. Рамазан аенда көн саен тәравих намазы укылды. Корбан гаетендә авыл буенча тәкъбир әйтәбез, корбанлыкка маллар чалына. Пандемия вакытында да гаетне урамда укыдык. Аллаһ йортын япмадык. Мәчет безгә бик кирәк», – диде авыл старостасы Наил Мостафин.
Зур тарихы булган Аллаһ йортын саклау, төзекләндерү – һәркемнең изге бурычы. Авыл халкы битараф булмаган дин кардәшләребез читтә калмас, ярдәм кулы сузарлар дип ышаналар.
Эльвира Хуҗина.