Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчеттә ярминкә гөрләде
31.05.2017

Мәчеттә ярминкә гөрләде

Ижау Җәмигъ мәчетендә 3нче тапкыр хәйрия ярминкәсе үтте. Аны Удмуртия мөфтияте шәһәрнең 97нче мәктәбенең мәчет каршында эшләүче филиалы оештырды. Мөселман сыйныфлары арасында узган әлеге ярминкәдә балалар үзләренең кул эшләрен, үзләре пешергән ризыкларны, үсентеләр саттылар.
Бу көнне мәчет ишегалды гөрләп торды. Ярминкәдә барлыгы 151 бала катнашты. Чарага ата-аналар, әби-бабайлары да килгән иде. Ярминкәгә әзерлек тә өлкәннәр ярдәме белән барган. “Без бөтен гаиләбез белән балаларыбызны бүгенге сату-алуга әзерләдек. Кирәкле әйберләрне алып бетерү өчен генә 6 кибеткә керергә туры килде. Тик бу күңелле мәшәкать булды. Иң мөһиме — балалар үзләре дә хезмәтне ярата башлыйлар, башкаларның да эшен хөрмәт итәләр”, — ди уллары белән ярминкәгә килгән Тимур Вәлиев.
Чыннан да, быел ярминкәдә нинди генә товар юк иде! Кемдер үз кулы белән ясаган агач уенчыклар сата, икенчеләр шунда ук коймак пешерә, бәйләүгә һәм чигүгә осталыкларын күрсәтүчеләр дә булды, ә күпләр үсентеләр алып килгәннәр. “Мин бүген декоратив мүк һәм редиска сатам. Аларны әбием белән утыртып, үзем су сибеп үстердем. Ярминкәдән алган керемне шәһәребездәге балалар йортына тапшырачакмын”, — диде 3нче сыйныфны тәмамлаган Хәким Зарипов.
Балаларның барысы да сәләтлеләр. Ә һәрберсенең дә алган керемнәрен үз теләкләре белән мохтаҗларга тапшырырга теләүләре мактаука лаек. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә мөселман һәм мөселман булмаган кардәшләребезгә, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итү турында күп сөйли. Гомуми урта белем алу белән бергә дини, әхлакый белем һәм тәрбия алучы бу балаларга, мондый изге эшләр оештыруга күп көч куйган укытучыларына чын күңелдән сокландым.