Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчетләр тулы булырга тиеш
21.01.2016

Мәчетләр тулы булырга тиеш

Аллаһы Тәгалә динебездә мәчетләрнең дәрәҗәсен күтәрә, аларны “Аллаһ йорты” дип атый. Мәчетләрдә намаз укучыларны Раббыбыз мактый, Кыямәт көнендә аларга зур бүләк вәгъдә итә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Аллаһ мәчетләрне зурларга һәм Аллаһ исемен зекер итәргә боера. Дөнья эшләренә алданмаган ирләр Аллаһ йортында Аның исемен зурлыйлар. Кыямәт көненнән куркып зәкәтен түләргә, намазын укырга онытмыйлар. Алар бу изгелекләрне Аллаһ савапларын аларның кылган гамәлләренән арттырып бирсен өчен эшлиләр. Аллаһ теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландырыр”, — ди (“Нур” сүрәсе, 36-38нче аятьләр).

Аллаһы Тәгалә мәчетләргә йөрүчеләрне, анда намаз укучыларны чын мө­селманнар, дөрес юл белән баручылар дип атый. Җир өс­тендә корылган һәр мәчет Аллаһы Тәгаләгә кадерле. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгаләнең йортларын җимерү, мәчетләрнең эш­чәнлегенә аяк чалу, мәчетне тор­гызучыларга каршы көрәшү иң куркыныч гөнаһлардан санала. Андыйларга Аллаһның җәзасы бик каты. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аллаһы Тәгаләнең мәчетләрендә Аллаһының исемен искә алуны тыючыдан һәм ул мәчетләрне җимерергә тырышучыдан залимрәк кеше бармы? Аларга анда курку хисләре белән генә керү тиешле. Хурлык аларга бу дөньяда, ахирәттә каты газап” (“Бәкара” сүрәсе, 114 аять).
Аллаһның илчесе Мәккә шәһә­реннән Мәдинәгә күчкәндә, иң беренче эш итеп, Аллаһ йорты — мәчеткә нигез ташы салды. Моның белән Пәйгамбәребез мәчетне һәр иман иясе өчен иң кирәк, иң әһәмиятле урын булуын күрсәтте. Нәкъ мәчеттән ислам дәгъвәте башланырга, иман китергән җаннар тәрбия алырга, тугры калебләр сафланырга тиеш. Мәчетләр урамнарны матуррак итү яки кемне дә булса шаккатыру өчен төзелергә тиеш түгел. Аллаһ йортларында Раббыбызны искә төшерергә, намаз укырга, дога кылырга кирәк. Мәчетләрнең ишекләре озак вакытлар ябылып торырга тиеш түгел. Алардан азан тавышы ишетелеп торырга тиеш. Мәчеттә укылган догалар кеше күңелен гөнаһлардан чистартырга ярдәм итә. Аллаһ йортына җәмәгать намазларына йөреп өйрәнгән кешенең иманы ныгый. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр бе­рәүнең мәчетләргә йөрүен күрсәгез, аның хакында: “Ул иманлы”, — дип шәһадәт бирегез… (Тирмизи риваяте).
Әгәр дә, мөселман кешесе мәчеттә намаз башланганны көтеп утыра икән, фәрештәләр бу вакытта Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһлары кичерелүен сорарлар. Көтеп утырган вакыты өчен ул намаз укыган кебек савап алыр. Тик шулай да, күпме кеше мәчетләргә намаз укырга соңарып килә. Вакытларын Аллаһ йортында намаз укуга, дога кылуга багышларга теләсәләр дә, күпләр игътибарсызлыклары аркасында бу савапларга ирешә алмыйлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә кеше намазга соңга калып йөри икән, ахырда Аллаһы Тәгалә аларны соңга калучылар итәр”, — ди. Һәрвакыт соңга калучыларга намаз укырга ялкаулык­лары комачаулый дигән сүз. Ә бу, үз чиратында, монафикълык билгесе.
Аллаһы Тәгалә мөселманнарга азан тавышы ишетү белән сәү­дәләрен, эшен калдырып мәчеткә намазга ашыгырга куша. “Ий, мөэминнәр, әгәр җомга көн җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп, намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез!” (“Җомга” сүрәсе, 9нчы аять).
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) дә җомга намазына иртәрәк килергә чакыра. Рәсүлебез (с.г.в.с.): “Кем тәһарәт алып җомга көнне йортыннан иртәрәк чыга, мәчеткә җәяү бара, вәгазьне башыннан ук игътибар белән тыңлый — аның һәр адымы өчен бер ел ураза тоткандай һәм дога кылгандай савап язылыр”, — ди.
Җомга көннең әһәмияте — мә­четләрдә вәгазьләр укылуы. Хөтбәдә Аллаһны зурлау, Аңа якынаю турында сөйләнелә. Җомга намазына килгән кешеләргә вәгазьне игътибар белән тыңларга кирәк. Аллаһка ышану, мәчетләргә йөрү, җәмәгать намазлары уку иманыбызны арттырыр.

Рәшид Йосыпов,
“Иман нуры” мәчете имамы.