Мәчетләр – татар теле сагында
Яңа уку елы башлангач, Ижауда берничә урында татар теле буенча курслар эшли башлады. Шәһәребезнең Үзәк мәчетендә балалар һәм өлкәннәр өчен курсларны Тәфкилә Тулбаева һәм Вәсилә Хәкимова алып бара. Миңа Тәфкилә апа алып барган дәресләрдә булу бәхете тиде.
Ул һәрвакыт эзләнүдә. Дәресләр укучылар өчен кызыклы үтсен өчен ныклап тырыша Тәфкилә ханым. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен курсларны беренче тапкыр быел гыйнвар аенда башлап җибәргән иде. Ул вакытта ук 40тан артык кеше йөрде аңа. Яңа уку елында да теләк белдерүчеләр күп булган. Укучылар саны 47 кеше дисә дә, мин килгәндә алар 50дән артык иде. Тәфкилә апа һәрберсенә игътибарлы, вакытын да, җаен да таба. “Олыларга да, балалар өчен дә бер үк төрле теманы сайларга тырышам. Башта кечкенәләр белән җиңелрәк формада өйрәнәбез, соңыннан өлкәннәр белән җөмләләр төзеп, сорауларга җавап биреп, кагыйдәләргә нигезләнеп кабатлыйбыз. Китаптагы рәсемнәр дә булыша, шулар аркылы сораулар бирәм. Уеннар аркылы укытырга, аңлатырга җайлырак. Укучылар тиз отып алалар, хәтерләрендә калдыралар. Бик күп китаплар, сүзлекләр алдык. Барлык дәреслекләр дә бик ошый. Безгә курсларны оештырырга, методик әсбаплар алырга ярдәм иткән Ижау Үзәк мәчетенә, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, “Яңарыш” газетасына бик зур рәхмәт”, — ди Тәфкилә апа.
Дәресләр уен форматында баргач, балалар аеруча канәгать. Укытучылары белән алар төрле җәнлекләр булып та уйнадылар, курчакка карап куллар, аякларның татарча ничек булуын да кабатладылар, туган телдә шигырьләр дә сөйләделәр. “Мин катнаш гаиләдә тәрбияләнәм. Кечкенәрәк чакта никтер туган телгә өйрәтүне кирәк дип тапмаганнар. Монда үземнең теләк белән килдем, бик ошый”, — диде 13 яшьлек Камилә Корнеева. 8 яшьлек оныгы Алисәне курсларга йөртүче Фәрдәния Нурмөхәммәтова дә сөенә-сөенә дәресләрнең кирәклеге, мөһимлеге турында сөйләде: “Үзебез яшь чакта балаларны татар теленә өйрәтә алмадык. Хәзер менә оныкларыбыз татарча белсен иде дип тырышабыз. Әлеге курсларга йөри башлагач, Алисә татарча сөйләшергә тырыша, “Әби, исәнме, саубул, рәхмәт” кебек сүзләрне әйтә башлады инде. Мондый дәресләр оештырганнары өчен бик зур рәхмәт”.
Вера Вәлиева рус милләтеннән. Ул да быел татар телен өйрәнә башлаган. “Минем ирем татар. Шуңа күрә аның туган телен, халык традицияләрен, мәдәниятен өйрәнәсем, беләсем килә. Әбисе белән аралашырга бик кызыклы, күп мәгълүмат алам. Киләчәктә балаларыбызның ике милләтнең дә телен, гореф-гадәтләрен белеп үсүләрен телибез”, — ди ул.
Татар теле курслары май аена кадәр дәвам итәчәк. Димәк, ел ахырына кадәр уңышлары да сөенерлек булыр, иншаАллаһ.
Эльвира Хуҗина.