Мәчетләрдә Рамазанга әзерләнәләр
Барлык мөселманнар сагынып көтеп ала торган Рамазан ае башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабыр булырга, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләр кыласың. Рамазанга мәчетләребездә дә әзерләнәләр.
Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчете төзекләндерелә
Тиздән биредә ифтар ашлары гөрләячәк. Мәчеткә килүчеләргә бөтен уңайлыклар булсын өчен, Аллаһ йортында төзекләндерү эшләре әле кыш айларында ук башланган. Шушы көннәрдә мәчет ишегалды янындагы баскычлардан менү җайлы булсын өчен махсус култыксалар кую тәмамланган. Хәзер Барышников урамында мәчеткә таба чыгу юлында “зебра” ясау карала. Әлеге эш белән күрше йортларда яшәүчеләр дә кызыксыналар. Мәчет территориясендәге юллар төзекләндерелгәч, аннан кешеләр дә ешрак йөри башлаган. Ә бу исә аларны Ислам диненә чакыру дәгъваты булып тора, безне хак мөселманнар итә. Хәдистә дә: “Кешенең иң яхшысы – башка кешеләргә файдалы булганы”, — дип әйтелә бит.
Мәчет эчендә дә төзекләндерү эшләре бара. Биредә ашханәне киңәйтәләр, өстәмә намаз уку бүлмәсен булдыралар. Төп эшләрдән канализация торбаларын үткәрү һәм идәнне эшләп бетерү генә калган. “Рамазанга кадәр мәчеткә ярдәм ит” акциясен игълан иткәч, матди ярдәм күрсәтүчеләр дә күп. Акчалата ярдәм итә алмаучылар, килеп кул көче белән ярдәм итәләр икән. “Аларга Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте булсын”, — ди “Иман нуры” мәчете имамы Рәшид хәзрәт Йосыпов. Дин кардәшләребезнең бердәм булуы – мактауга лаек күренеш. Коръәндә: “Яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кем Аллаһка бурычка бирер, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен генә кылыр, Аллаһ ул кешенең әҗерен күп мәртәбә арттырыр”, — дип әйтелә (“Хәдид” сүрәсе, 11нче аять). Мәчетнең эчен, ишегалдын төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр әле дә кулларыннан килгәнчә ярдәм итә ала.
Матди ярдәмне түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә була:
р/с 40703810700780000037,
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805
(операционной офис «Ижевский №1» ПАО «АК БАРС» БАНК).
Юкамен авылында мәчет салына
Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән Юкамен авылында мәчет төзелеше кыш айларында да туктап тормаган. Декабрьдән башлап, бүгенге көнгә кадәр булачак иман йортының стеналары күтәртелгән, түбәсе ябылган, манарасы куелган, тиздән ярым ай кайтартылачак. Алда әле тәрәзәләр, ишекләр кую, эчке эшләрне башкару көтелә. Мәчет салуда үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәтле Юкамен авылы имамы Мансур хәзрәт Бекмансуров.
Изге эштә ярдәм итәргә теләүчеләр матди ярдәмне 63900268 9012035351 номеры буенча, “Мәчет өчен” дип язып, “Сбербанк” картасына күчерә ала.