Мәчетле авыл – догалы
Кайсы да булса авылга килеп кергәч, иң элек йортларга һәм ерактан ук күренеп торган мәчет манарасына күз төшә. Мәчет булса, бу авылда татарлар барлыгына, әле монда динебез саклануына күңел сөенә. Кильмезь 1942 елда барлыкка килгән. Кайбер татарлар качып килгәннәр, кайберләре, туганнары монда яшәү сәбәпле, алар янына килеп сыенган. Урман хуҗалыгы эшләгән вакытларда биредә татарлар күп булган. Хәзер аларның саны авылда яшәүчеләрнең якынча 15 %ын тәшкил итә.
Фәимә Әүхәдиева: “Мулласыз булмый”
2012 ел исәбе буенча авылда 2574 кеше гомер итә. Кильмезь, аның кешеләре белән безне биредә гомер итүче Фәимә Әүхәдиева таныштырды. Фәимә ханым тумышы белән Кильмезьдән 7 чакрым ераклыктагы Полянка дигән авылдан. Ул 14 ел мәктәп директоры булып эшләгән. Хәзерге вакытта инглиз телен укыта, мәктәптә аның тырышлыгы белән “Ләйсән” татар түгәрәге эшләп килә. “Авылыбызда чиста татар гаиләләре бик аз, күпчелек катнаш гаиләләр. Шуңа да түгәрәккә йөрүче балалар арасында татар телен дә, удмурт, рус телен дә белүче балалар бар. Татарча җыр-бию өйрәнергә теләп йөриләр. Төрле бәйгеләрдә, кичәләрдә катнашабыз, татар мәдәниятен күрсәтәбез”, — ди ул.
Фәимә апа сөйләве буенча, авылда Фаиз абыйны бик хөрмәт итәләр. «Шундый яхшы итеп, җиренә җиткереп башкара үз эшен. Мәчетне чиста, пөхтә итеп, карап тота, догаларны, вәгазьләрне үтемле итеп бик яхшылап укый. Сәламәт кенә була күрсен, ул булмаса, нишләр идек, мулласыз булмый, — ди ул. — Мәчетнең хәл ителмәгән мәсьәләләре дә юк түгел. Әлегә кадәр анда газ кертелмәгән. Мәчеткә халык атнасына бер генә тапкыр килсә дә, кышын көн дә ягып, җылытып торырга кирәк. Ә газ керсә, күпкә җиңеләер иде. Җитмешен тутыручы Фаиз абыйга бу эшләрне көн дә үзенә алып бару бик җиңел түгел ”, — дип тә өстәде ул. Мәчеткә дә барырга теләгебез бар иде. Ул: “Хәзрәт мәчетнең куркынычсызлык паспортын эшләү мәшәкатьләре белән Ижауга китте”, – диде һәм безне хәзрәтнең тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән таныштырды.
Апасының өметен аклаган
Зәйтүнә апа тумышы белән шушы авылдан. Тормыш иптәше Фаиз Гомәров – Башкортстаннан. Ул бу якларга эшкә килгән була. Туган якларына кире китәргә дип, эшенә гариза язгач, Зәйтүнә апа белән танышып, китмичә, биредә төпләнеп кала ул. Алар бик тату гомер итеп, өч ул үстерәләр. Бүгенге көндә ике уллары әтиләренең туган ягында яшиләр, кече уллары еракка йөреп эшли.
Зәйтүнә апа дингә бик яшьли килә. “Ходайның ярдәме беләндер, үзем дә сизми калдым. Безгә Можга шәһәреннән әниемнең сеңлесе Сания апа килеп йөри иде. Ул намазлар укый, догаларны яхшы белә. Аңа сокланып: “Зинһар, мине дә өйрәт әле”, — дигәч, ул: “Барыбер укыйсың бит, болай гына сорыйсың”, — дия иде. Ә шулай да бер туганыбызга: “Зәйтүнәдә өмет бар”, — дип әйтеп калдырган. Шушы сүзләрне ишетү җитте, тырышып, догалар ятлый, үземнең ихтыяр көчемнең нык булуын Сания апага дәлилли башладым. Ә тормыш иптәшем Фаизнең ата-бабалары бик дини булалар. Әтисе ягыннан бабаларын, репрессиягә эләгеп, атып үтерәләр. Әнисе ягыннан бабалары могҗиза белән генә исән кала. Фаизнең дә күңелендә Ислам дине һәрвакыт булды. Ходайның рәхмәте белән авылыбызда 10 ел элек мәчет төзелде. Мода кадәр ир-атлар тәравих намазын укырга бер йортка җыелалар иде. Авылыбыздагы Грещишин фамилияле абыйлы-энеле егетләр (аларның әниләре татар, әтиләре рус): “Ник авылда мәчет төземибез?” — дигән сорауны күтәргәннәр. Мәчет төзергә мөмкинлек юклыгы турында әйтелгәч: “Мин бурасын хәстәрлим, калганнарын үзегез хәл итегез”, — дигәннәр. Шулай итеп, авылыбыз белән бергәләп дәррәү кубып мәчет салырга ябыштык. Ижаудан бик булыштылар. Күмәк көч белән, әлхәмдүлИлләһ, җиңеп чыктык бит. Ул вакытта авылыбызның мулласы Галимулла абый иде. Хәзер аңа 94 яшь, ул –авылыбызның иң өлкән аксакалы. “Ул елларны Галимулла абзый ничек берүзе күтәрде икән бу җаваплылыкны? Бер кәгазь артыннан да күпме йөрергә туры килә бит. Мәчет төзергә рөхсәт сорап, авылдагы күпме кешедән имза җыярга кирәк була”, — дип уйлап куям. Галимулла абыйдан соң Илсур хәзрәт килде. Ул да мәчет, халык өчен бик күп көч куйды. Ул авырый башлагач, кеше үлеп китсә дә, соңгы юлга озатырга муллабыз юк иде. “Син әйбәт укыйсың бит”, — дип, бу эшкә ирем Фаизне йөртә башладылар. Шулай итеп Илсур хәзрәттән соң ул мулла булып калды. Мәчетебез хәер-сәдака акчалары хисабына, күмәк тырышлык белән яши”, — дип сөйли Зәйтүнә апа.
Без Кильмезь авылында дини мохитне саклап торучы Зәйтүнә һәм Фаиз Гомәровлар гаиләсенә рәхмәтебезне җиткереп, сәламәтлек, иминлек теләп саубуллаштык. Авыл халкы мәчеткә йөрүдән туктамасын, изге йорт ишекләренә беркайчан да йозак эленмәсен. Мәчетле авыл – догалы авыл ул.
Элмира НИГЪМӘТҖАН.