Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчетебездән кеше өзелми
22.12.2016

Мәчетебездән кеше өзелми

Мәчетебездән кеше өзелми. Без, өлкәннәр, моңа сөенәбез. Аеруча Ураза, Корбан гаете көннәрендә җәмәгать намазына халык күпләп агыла. Изге бәйрәм вакытында Ижау Җәмигъ мәчетеннән Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов килде. Дин кардәшләребез белән бергәләп вәгазьләр тыңладык, булган сорауларга җаваплар алдык.
Иман йортына кергән сәдакаларның нәрсәгә тотылганы турында Галия апа сөйләде. “Ниятләгән барлык изге эшләребез дә чынга ашты. Мәчетебезгә җылыткыч торбалар кертелде, пластик тәрәзәләр куелды, коймасы буялды”, — диде ул.
Аллаһ йортын сайдинг белән дә тышлыйсыбыз килгән иде. Ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать иттек. Аллага шөкер, миһербанлы кешеләр бик күп булдылар. Үзебезнең авылда, Кияс, Байсар, Мүшәк авылларында, Воткинск, Ижауда гомер итүче дин кардәшләребез ярдәме белән быел бу зур эшне дә башкарып чыктык. Хәзер мәчетебез тагы да матурланып, ерактан ук балкып тора. Иман йортыбызның ишекләре һәрвакыт ачык булсын, азан тавышы тынмасын иде, дип теләп калабыз.

Зөлхиҗҗә Гыйләҗева, Тауҗамал авылы.