Мәхәббәт корбаны
Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова Татарстанның Апас районы Иске Әнәле авылында туып-үскән. Апас урта мәктәбен, КДУ ны тәмамлап, 32 ел мәктәптә эшли. 3 яшеннән җырлый, 10 яшеннән шигырьләр иҗат итә. Матбугатта 1971 елдан бирле басыла башлый.
Буа районы егетенә кияүгә чыгып, хәзерге вакытта ул һәм кыз үстерә. Күпсанлы очерклары, мәкаләләре, хикәяләре республика, район матбугатында даими басылып тора. «Бәхет гөле», «Өч мизгел» әдәби җыентыклар, 3 фәнни җыентык, 100ләгән җыр авторы. Рәсем ясарга, бакчачылык белән шөгыльләнергә ярата. Мәктәптә Ренат Харис исемендәге сәнгать музеен (үзе оештырган), яшь иҗатчыларның «Буа энҗеләре» һәм татар хатын-кызларының «Ак калфак» клубларын җитәкли. Мөгаллимә буларак, ел саен төбәкара, республикакүләм фәнни-гамәли укулар, семинарлар уздыра. Россиянең Мәгариф отличнигы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, һәвәскәр көйче, шагыйрә.
Рамазан аеның җиденче көне иде. Базарда сәхәр өчен дип җимешләр алырга кердем. Өрекнең эрерәкләрен сайлап торганда, артымда үтәли караш сизеп борылдым. Таныш чалымлы егетнең:
— Күрше апа, исәнме! — дип кулларын сузуына бераз гына аптырап та калдым. Таныйм да кебек, юк та. Күрәсең, күптәнге күрше малае бик үзгәргәндер.
— Яле исемең әйтеп сөйләш, энем, бик искә төшерә алмыйм.
— Ташлыярдан, Иршат мин.
— Әәәәә, Миңзифа апа малаемы? Озын буйлы, таза бәдәнле ир-уртасына малай диюем бераз гаҗәбрәк тоелса да, элеккеге күршемне искә төшерүемә бераз шатланып та куйдым.
— Менә мин дә азык-төлеккә килдем. Кичә җомга көнне Раян абыйны күмдек бит! Ишеткәнсездер инде?
— Юк, энем, ишетмәгән идем. Авырдымы?
— Ие, соңгы 2 елда җюләрләр йортында яшәде бит ул! Апасы үлгәч тә, ялгызлыктан тилергәндер инде, — диде Иршат.
— Менә өчесенә бераз мәчет картларын чакырырга булыр дип, мин йөрим инде, ерак туганы булсам да, Иршат Раян абыйның соңгы еллардагы тормышы турында сөйләп алды.
Мин аның белән саубуллашып, өйгә кайткач та, Раян абыйның бар тормышын хәтерләп чыктым.
Авылдан киткәнебезгә инде шактый булса да, күп нәрсәләрне хәтерлим икән әле.
Ул елны 2 сыер, 3 бозау асрадык, сарык, каз-үрдәк, тавык чебешләре… Тормыш арбасына бар көчкә җигелеп тарткан мәл. Ирем мәктәп директоры булганга, ул җәй буе ремонт эшләреннән бушамый. Йорттагы бөтен мәшәкать 10 яшендәге улым Талъяр, кечкенә кызым Алтынай белән минем җилкәдә.Һәркайсыбызның эше бүленгән: каз-үрдәк бәбкәләре Алтынай өстендә, бозаулар карау улыма йөкләнгән, терлек-туарны озату-каршылау, көтү, аш-су, йорт эшләре — миндә. Ике сыер булгач, чират буенча авыл көтүен дә ике көн көтәсе. Беренче көнне көтүгә ирем белән барсак та, икенче көндә көтүгә күрше Раян абый белән үзем киттем.
Раян абый озын чыбыркысын вакыт-вакыт шартлатып, сарыкларга узып китәргә ирек бирмичә, алдан бара. Мин “әйдәгез, җаныкайларым, калмагыз” дигәндәй, кечкенә бәрәннәрне дә акрын гына сыек тал чыбыгы белән сыйпап, арттан барам. Кояш югары күтәрелгәнче, бераз тукланып калсыннар, әнә бит көн нинди кызу булырга охшаган! Елганың суы тездән генә, болынлыкка чыктык та сарыкларны үз иркенә җибәрдек. Берәр сәгать уздымы икән, әллә каян гына берничә болыт килеп чыкты да, безне җиңелчә генә яңгыр белән коендырып китте. Раян абый кояш уңдырган җиңелчә халатын киптерергә дип учак тергезеп җибәрде. Учак янына кесәсенә тыгып килгән 5 бәрәңгесен, 3 күкәен, икмәк, бер шешә иртән савылган сөтен чыгарып куйды. сарыкларны төшлеккә тупладык. Кызуда алар да болынлык буйлап чабып йөрми, башларын җиргә бөгеп, таллык ышыгына елыша.
Чәчәкләрнең хуш исенә дөрләгән учакның төтен исе борыннарны ярып керә. Учак янына чыбык-чабыктан рәшәткә ясап куйган Раян абый тузган халатын киптерергә элә. ”Ни дип кигән инде бу сәләмәсен, шулкадәр байлыклары белән, кемгә кала инде ул мал?” — дип уйларга өлгермим, Раян абый уйларымны сизгән кебек:
— Гөлшаян, беләм, беләм, бу сәләмәне ник кигән — дип уйлыйсың! Иске яңаны саклый ул, диләр бит халыкта, бар яңа халатларым да… кимәдем генә, — дип куя.
— Син соң берни дә алып килмәдеңме ашарга, төенчегең күренми?
— Күтәреп йөрмәдем. Улым велосипед белән китерәчәк, әзерләп калдырдым төшке әбәтне, Раян абый, — дип җавап кайтарам.
Ул да түгел учак янып бетеп, Раян абый күмерләрнең беразын читкә этәреп, кайнар көлгә теге биш бәрәңгене күмеп куя.Әчегәнче дип, шешәдәге сөтнең яртысын бер сынык икмәк белән каплап куйгач, елганың икенче ягындагы урманга карашын ташлый. Мин дә дәшәргә кыймыйча, аны күзәтәм. Сүзгә бик саран, кырыслыгы, усаллыгы белән авылда даны чыккан Раян абый белән ничек курыкмыйча көтүгә килгәнемә үзем дә аптырап, бераз гына куркып та утырганда, күрше абый сүз башлый.
— Университетта сине сарык көтүе көтәргә өйрәтмәгәннәрдер инде, беләм.
— Юк шул, шулай да авылга китәсемне белгәч, укытучым Мөхәммәт абый Мәһдиев әйткән иде: “Кая ашкынасың, җүләр кызый, аспирантурада укып, галимә буласы урынга чөгендер кырында бил бөгеп, дуңгыз көтүе көтәргә китәсең бит, уйла, ташбаш!” — дип. Менә укытучымның сүзләре рас килде. 3 гектар чөгендер кырым мине көтеп ята, кичә сыер көтүендә идем, бүген менә сарык көтүе көтәм… Әле ярый авылда дуңгыз асрамыйлар, анысын да көтәргә туры килер иде, Раян абый, — дип куйдым. Кырыс йөзенә бераз гына мыскыллы төсмер чыгарып, Раян абый елмайды.
— Соң укыганда, безнең авыл малаеннан гайре егет юк идеме? Чөгендерсез, көтүсез авылдан дим?
— Егетегез шәп иде бит ,ычкындырасым килмәде, — дип көләм.
— Шулай, егетләр шәп бездә, кызлар да! Шәп чаклар бар иде безнең дә! — дип ямансулап кына кулындагы таяк белән көлне болгата.
— Әһә, пештеләр бугай болар, — ди, кабыклары бераз гына көйгән кайнар бәрәңгеләрне көрәк кебек зур учында әвәләп. Мә, син дә ашый тор улың килгәнче, ипи биримме? Карале, авылда усал дип яманаты чыккан Раян абый алай ук куркыныч кеше түгел икән ич! Юмарт та икән әле үзе, сүзчән дә! Аның турында “көне буена авызыннан 3-4 сүз төшә” диюләре дөрес түгел бугай.
— Рәхмәт, Раян абый, ашамый булмас, улым озаклады әле. Раян абый учактан ерак түгел үскән зур әрекмән яфракларын өзеп алып, бәрәңгеләрнең икесен шунда куеп, миңа суза.
Ай-яй тәмле була икән ашыйсы килгән чакта учак бәрәңгесе! Чит ил җимешләрең бер якта торсын! Кофта кесәмдә кичәге көтүдән калган тоз савыты исемә төшә.
— Миндә тоз да бар, — дип уртак табынга тозымны чыгарып куям.Үзем бәрәңге ашыйм, күзләрем еракта авыл юлында селкенүче ноктада — улым килә бугай.
— Раян абый, сезне “Бик усал, аның белән көтүгә туры килгән кеше бик бәхетсез”, дигәннәр иде, ә болай андый кешегә охшамаган ич сез! — дип тынлыкны бозам.
— И сеңел, тормыш шундый кырыслатты мине, мин дә андый түгел идем.
— Бөтен нәрсәгез җитеш бит инде — менә дигән зур ,матур йортыгыз бар, өр-яңа машинагыз, күпләрне кызыктырырлык җиләк-җимеш бакчагыз, озын сарай тулы мал-туар…
— Юк шул, менә шул байлыкка хуҗа булырдай кешем юк. Әлегә, шөкер, әни, апа исән, ә аннары? Мин тапкан мал кемгә калыр?
— Соң, бер дә өйләнмәдегезме? — дим, курка-курка гына.
— Өйләнеп өлгереп булмады шул!
— Соң элегрәк авыл тулы кызлар булгандыр бит?! Күзләрем белән сакал мыеклары пөхтә итеп кырылган, чәчләре чаларган күрше абыйга үтәли тишеп карыйм. Ничек бу көнгә чаклы Раян абый турында берәүдән дә сорамадым икән, килен булып бу авылга төшкәнемә дә байтак бит инде!
— Гөлшаян, сиңа минем хәлләрне берәү дә сөйләмәдемени соң?
— Юк, Раян абый, кем сөйләсен, минем урамда кич утырырга бер дә вакытым җитми шул! Раян абый тирән көрсенеп куя. Аңа үзе турында сөйләүнең никадәр авыр булуын шул көрсенүдән дә аңлап булыр иде.
— Армиядән кайтып төштем. Батыр, көчле чак. Колхозга шофер булып эшкә урнаштым. Гайрәт ташып тора. Бер көнне кырдан иген ташыйм. Кузов тулы гәрәбә кебек сап-сары бодай! Парктагы үлчәүгә машинамны керттем дә, үлчәүче будкасына кердем. Үлчәүдә Рәмзия тора икән! Карале, нинди үсеп, кыз булып җитешкән дим. Кара бөдрәләрен баш түбәсенә өеп куйган. Колаклары янында гына алка кебек салынып торган чәч толымнары Рәмзияне тагын да матуррак күрсәтә. Армиядән кайтканнан бирле кызларга күз атарга вакытым тимәгән иде.
— Рәмзия, әйдә, күбрәк итеп яз игенне, акча күбрәк эшләрмен дә, үзеңне хатынлыкка алырмын, — дим.
— И, Раян абый, үртәп тормасана. Син кем дә, мин кем, байлар хәерче кызын алмас! — дип чытыкланып елмая.
Шулай, игенне амбарга кертеп бушаттым да, тагын кырга. Ул көнне кәефем бик шәп булды. Тизрәк бункирдан бөртекне төятәм дә, паркка ашыгам. Ашыкмый хәл юк, анда Рәмзиям көтә. Көнгә 16шар рейс ясыйм. Ай яктысында гына өйгә кайтып керәм дә, кояш белән тагын басуга ашыгам. Рәмзия турындагы уйларым күңелемә бер рәхәтлек биреп тора. Урып-җыюны тәмамлап, колхозда уңыш бәйрәмен клубта уздырган көн иде. Болын чәчәкләре төсле күлмәктән Рәмзия дә анда.
— Рәмзия, бүген мин сине әнигә килен итеп алып кайтам. Кара аны, качып китә күрмә! — дип, кызны кисәтеп куям. Рәмзия күк төсле зур зәңгәр күзләрен тутырып миңа карый:
— Раян абый, син бит әле яратуымны сорамадың да, — ди.
— Ә нәрсә сорап торыйм, болай да мине яратканыңны беләм ич! Син булмасаң, мин шулкадәр иген ташымаган булыр идем. Бүген миңа бирелгән премиядә синең дә өлеш бар ич, дип куен кесәмдәге акчага сугып куям. Туй итәргә җитә бу акча, син генә риза бул! — дим.
Клубта кичә бетүгә, Рәмзияне култыклап алам да, өйгә юнәләм. Безгә җитәрәк, Рәмзиянең бөтен тәне әллә куркудан, әллә бу адымның зурлыгыннан, дерелди, куян баласы кебек кочагыма сыена төшә. Түр якның тәрәзләрендә ут яна. “Әни ятмаган икән әле” дигән уй йөгереп уза. Ишек бикле түгел Рәмзияне артта калдырып, ишек тоткасын тартам.
— Әни, апа, торыгыз, мин өйләнеп кайттым, — дип, олы якка килеп тә керәм.
— Малай, син акылыңдамы, бу нинди сүз? — дип, беренче булып алдыма апам Сорур килеп баса.
Артыма борылып, аптырап калган Рәмзияне җитәкләп алып, алдыма чыгарып бастырам.
“Менә киленегез, Рәмзиягә өйләнәм”, — дим.
Ул арада яткан җиреннән әни дә торып баса:
— Кемгә? Төлке Галимҗан кызынамы? Мәңге ризалыгым юк! Озат бар! Үзем исән чакта Төлке нәселе бусагама басмас!
Әни җикеренеп Рәмзиягә үк килеп ябыша:
— Бар, бар, сиңа дигән ипи пешмәгән бездә!
Миңа уңайсыз булып китте, Рәмзия елый ук башлады. Әни белән апа үз сүзләрендә тордылар, безне тыңламадылар. Рәмзияне өенә кадәр озатып куярга туры килде. Төне буе йоклый алмадым. Авылны ташлап чыгып китәргә дә уйлаган идем инде. Аксак апамны, олыгаеп килгән әнине кызгандым. Рәмзиягә ник өйләндермәвенең сәбәбен соңрак белдем, әни Рәмзиянең әтисе Төлке Галимҗан белән яратышып йөреп тә бергә була алмаганнар, Галимҗан агайның әтисе әнинең ачы телле булуын яратмаган икән, Төлке Галимҗан әнине алып кайткач та, өйдән ата-анасы куып чыгарган булган. Ә монда мин шул әнинең булалмый калган киявенең кызын килен итеп алып кайттым.Тузмас җирдән тузарсың! Кем белгән бит?
— Раян абый, ә Рәмзиядән башка кешене яратмадыгызмы? — дип сорыйм берара күрше абый дәшми торгач.
— Юк, ярата алмадым, Гөлшаян сеңелем. Әниләр киленсез, мин хатынсыз яшәдек шулай.
— Ә Рәмзия кияүгә чыктымы?
— Бер атна клубта күренмәде. Кич җиткәч ерактан булса да Рәмзиямне күрим дип барам, кыз күренми. Иптәш кызы гына Рәмзиянең бездән кайткач, әтисенә такмаклап, үксеп елаганын, авылда торып кала алмавын, кем сораса, шуңа кияүгә чыгачагын, аңа инде миннән башка яшәүнең мәгънәсе юклыгын аңлатып елавын сөйләде. Миңа да бик авыр иде. Рәмзия бер дә очрашып йөрмәгән күрше авыл егетенә кияүгә чыкты. Участок милиционерына. Малае, кызы үсә.
Ул арада велосипедына атланып, минем төшке әбәт төенчеген рулена бәйләгән улым да килеп җитте.
— Әни, мин 3 тапкыр капчык белән печән алып кайттым, бозауларга, шундый тәмле үлән, ямь-яшел, су да эчердем, чебешләргә дә кычыткан төеп, изеп бирдем, Алтынайны да, казларны да карап кайттым, кадаклаган кебек утыралар мәктәп янында, бибиләр рәхәтләнә чирәм ашап, ярты ипине илттем Алтынайга, казлар да, үзе дә ашар шунда, чәй дә илттем, — дип тезеп китте улым хисап тоткандай. Улымның ашыгып шулай миңа эшләрен санавын Раян абый сокланып та, үкенеп тә карап торды, әйтерсең лә, ул да үзенең шундый улы булуын гомере буе теләгән дә, теләкләре генә тормышка ашмаган!
— Яле, уңган егет. Менә сиңа да учак бәрңгесе калды монда, ашап җибәр, — дип, көлне казып бер бәрәңге чыгарды. Улым алып килгән төенчекне сүтеп, ашап алдык. Без дә күрше абыйга үз ризыкларыбыздан өлеш чыгардык, кичен пешергән эремчек бәлешем аңа да бик ошады, мактап та алды:
— Белми эләктермәгән икән сине Ургын малае, кулыңнан эш килә, әрсез, көтүне шәп көтәсең, сыер сава беләсең, менә бит, тәмле пешерәсең дә икән әле!
Күрше абыйның улым алдында болай мактавы бераз сөендерсә дә, әллә нигә уңайсызланып киттем. Улым елгада чыпырдап менде дә, өйгә кайтып китте. Кояш төшкелектән алышкач, без дә көтүне кире болынлыкка алып чыктык. Раян абый учак көлен туфрак белән күмеп, кипкән төссез халатын өстенә киеп, алгарак китте.
Заманында өрлектәй егет булгандыр бу, әле дә зифа буйлы, карап торышка сөйкемле генә йөзле күрше абыйны кызганып куйдым. Аның да шул зур йортында бәхетле гаилә корып, яраткан хатыны белән тигезлектә ул-кызлар үстерәсе бик килгәндер. Әнә бит гомере буе Рәмзияне оныта алмаган, башка хатын-кызга карый да, ярата да алмаган бу ирнең мәхәббәт корбаны булуына кем гаепле? Әнисеме, апасымы, әллә төлке Галимҗанның әтисеме?
Берничә ел эчендә авылда иң бай саналган тормышлы йортта Раян абыйның башта әнисе, соңрак урын-җиргә калып, бик озак авырып яткан апасы үлүен ишеткән идем инде. Раян абый ялгызлыктан бераз салып йөреп, тиешенчә хатын-кыз тәрбиясе күрми, ачлы-туклы яшәп ычкына да, аны җүләрләр йортына озаталар. Шулай итеп, байлыгы белән авылдашларын көнләштереп торган зур йорт 3-4 ел эчендә бөтенләй ятим торып кала.
Авыз ачарга вакыт җитеп килә икән. Бүген алган эре өрекләрне юып өстәлгә куйдым. Бүлмәгә духовкада пешкән эремчек бәлеше исе таралды. Ак тәликәгә бәлеш кисәкләрен тезәм. Кайчандыр сарык көтүе көткән көнне күрше Раян абыйны да эремчек бәлеше белән сыйлаган көнне искә төшерәм. Гомер буе Рәмзиясен оныта алмый яшәгән Раян абыйны оҗмахлы ит инде, Ходаем! Мәхәббәт корбанына теге дөньяңда булса да рәхәтен бир! Авыз ачкач та, мине учак бәрәңгесе белән сыйлап, гомерлек истә калырлык хикәят сөйләгән күрше абый рухына догы кылам. Ходаем кабул итсен!