Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Мәхәббәт — йөрәк эше
17.05.2017

Мәхәббәт — йөрәк эше

Алия белән Илнар Хәйбуллиннар ике ел элек матур гаилә корганнар. Яшьләр бүгенге көндә Башкортстанда яшәсәләр дә, Удмуртия белән аларны Илнарның туган ягы һәм танышу тарихы бәйли.
Алия: “Мин Башкортстанның Миш­кә районы Татарбай авылы кызы. 2012 елны рес­публикабызның “Берлек” татар яшьләре оешмасына килдем”.
Илнар: “Мин — Удмуртия рес­публикасының Кияс авылы егете. Кечкенәдән әтием кебек милиционер булырга хыялландым, әмма бабаем юлын сайлап, Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен кызыл диплом белән тәмамладым. Студент елларында “Иман” татар яшьләре берлеге активисты булдым”.
Яшьләр татар оешмаларына милләтебезнең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән якыннанрак танышырга килгәннәр. Тик үз бәхетләрен дә шул оешмада табарбыз дигән уй берсенең дә башына килми. Аларны язмыш кавыштыра.
Алия: “Без тормыш иптәшем белән 2014 елның 14 ноябрендә таныштык. Ул көн бүгенгедәй күз алдымда тора. Без Башкортстаннан өч делегат “Иман” яшьләре берлеген 20 еллык юбилейлары белән котларга килдек, ә Илнар безне вокзалда каршы алды һәм кунакханәгә илтеп куйды. Ул мине күрү белән күптәнге танышы сыман кочаклап алды. Мин ни әйтергә белми аптырап та калган идем. Шул ук көнне ул безгә Ижау шәһәрен күрсәтте, миңа үзе турында сөйләде. Сөйләшүеннән, тормышка булган карашыннан мин аны утызга якын олы ир дип тора идем, ә ул миннән бер яшькә генә зур булып чыкты. Икенче көнне “Иман” берлеген юбилейлары белән котладык һәм кич безне лагерьга урнаштырдылар. Икенче көнне без Уфага кайтып киттек, ул миңа: “Уфага киләм”, — дип сүз бирде”.
Алияне Удмуртия егетенең үҗәтлеге, җитезлеге таң калдыра. Илнар да сүзендә тора.
Илнар: “Алияне беренче кү­рү­дә үк ошаттым. Аны күр­гәч, кулыннан тотып: “Син килгәнгә, сине очратканга мин бик бәхетлемен”, — дидем. Ул кайтып киткәч, социаль челтәр аша аралаша башладык, көннән-көн аралар якыйнаган кебек тоелды. Ике атнадан соң, сүземдә торып, Уфага киттем. Алия миңа шәһәрне күрсәтте, Башкортстан татарлары турында сөйләде. Тагын бер атнадан Уфага эш буенча килдем, шул вакытта Алияне Ижау­га Яңа елны бергә каршыларга һәм әти-әнием белән танышырга чакырдым”.
Алия: “Яңа елдан соң мин февраль аенда авырып китеп хастаханәгә эләктем һәм икенче көнне хастаханә тәрәзәсеннән карасам, минем Илнарым зур чәчәк бәйләме белән тәрәзә төбендә басып тора. Шул көннән соң мин ничек тә булса бу егетне югалтмаска кирәк дип үземә сүз бирдем”.
Никахлар күктә языла, диләр. Илнар тәкъдим ясагач, ике як та никахка, туйга әзерләнә башлый. 12 июньдә никах, 1 августта яшьләрнең туйлары була. Туйдан соң Илнар контракт буенча хәрби хезмәткә китә. Алия аның авыр хезмәтендә һәрвакыт терәк. Бүген Башкортстанда яшәсәләр, иртәгәсе дәүләт кая җибәрә. Ире белән шунда китәргә риза ул. Бер ел элек кызлары Самира дөньяга килә.
Алия: “Безнең гаиләдә иң мө­­­һиме — бер-береңне хөрмәт итү, ышану, бер-беребезгә таяныч булу. Хөрмәтсез һәм ышану­сыз гаиләнең киләчәге юк. Бәлки берәрсе: «Ә мәхәббәтсез ничек яшәргә соң?» — дияр. Безнең өчен мәхәббәт ул шул хөр­мәттән, ышанудан тора. Мин тормыш иптәшемә ышанмасам, аны ярты еллык командировкаларга җибәрмәс идем, ә ул мине үземне генә калдыра алмас иде. Андый вакытта авыр булса да, сабыр итәбез”.
Илнар: “Безнең өчен минем әби-бабай үрнәк булып тора. Әлфирә әби яшь чагында Гомәр бабайны ике бала белән ышанып эшеннән көткән, ул совхоз директоры булган һәм көне-төне эштә югалган. Әлфирә әби авыр чак­ларда Гомәр бабайга таяныч та, ышаныч та булган. Бүгенге көндә Гомәр бабай Әлфирә әбинең таянычы, чөнки ул ун ел элек сукырайды. Алиямә миңа булган ышанычы, һәрвакыт терәк булганы өчен бик зур рәхмәтле!”
Алия: “Илнар бу яктан бик нык бабасына охшаган. Авыр чак­ларда бик зур терәк ул. Бүгенге көндә яшь милли гаиләләрдә дә бик сирәге генә үз балаларын татар теленә өйрәтә, шунысы кызганыч. Күбесе: “Бүгенге көндә татар теле ник кирәк? Баланың башын катырмыйк”, — диләр. Без бу сорауга бик җаваплы карыйбыз. Тормыш иптәшем кызыбыз булуын белгәч тә: “Аның белән татарча гына сөйләш”, — диде. Үзем татар теле һәм әдәбияты белгече буларак, кызыбызны татар мәдәниятенә якынайтырга тырышам. Казанга баргач, балалар өчен китаплар сатып алабыз, татар телендә мультфильмнар карыйбыз, җырлар тыңлыйбыз. Кызыбыз белән бергә Илнар да татар телен ныгыта, кызганычка каршы, ул татарча бик аз аралаша. Мин гаилә учагын саклау­чы хатын-кыз буларак, һәр ял көнендә үз якыннарымны татар милли ашлары белән сыйлыйм”.

Алия белән Илнар таныш­тырган-кавыштырган өчен “Иман” татар яшь­ләре бер­легенә рәхмәтле.