Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Мәхәббәт дигән асыл кош бардыр…
11.09.2014

Мәхәббәт дигән асыл кош бардыр…

Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Тик шунысы уртак, җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. “Яратырга, яратылырга, оя корырга,очарга…”

Гомер юлын бергә узып, кайгы-хәсрәтләрне, шатлык-куанычларны тигез бүлгән, картлыкта да шөкер итеп, җитеш тормышта бала — оныклары янәшәсендә яшәп ятучы кешеләрне күрү нинди рәхәт!
Гаилә бәхете, саф хисләр, өлфәт мәхәббәт кебек мәңге югалмас кыйммәтләрне барлап, “Удмуртиянең халыклар дуслыгы йорты”ндагы никах­лар теркәү залында шәһәребезнең Ленин районында яшәүче 50, 55, 60 ел бергә парлап гомер итүче егерме гаиләне зурладылар. Матур гаиләләрне Ленин районы башлыгы Александр Ожмегов, Шәһәр думасы депутаты Ирина Шамрикова, Ленин районының Ветераннар Советы рәисе Галина Наговицына котладылар. Алар арасында гаилә бәхетен күз карасыдай саклаган, шәһәрнең үрнәк гаиләләре китабына кертелгән милләттәшләребез дә бар. Зур сынаулар аша узып, алтын туйларын билгеләп үтүче Октябрят белән Гөлсинә Исхаковлар, Мәхмүт белән Гүзәлия Нурмөхәммәтовлар, Дөлфәт белән Сәлимә Мөхәммәтҗановлар, Әнфис белән Нәкыя Габдуллиннар, бриллиант туйларын билгеләп үтүче Әхмәтзыя белән Фәния Муллануровлар, Мәхмүт белән Халисә Нуретдиновлар бар.
Бәхетле гаиләләр турында язу җиңел эш түгел. Бәхетне тасвирлап бетереп булмый. Кешенең бәхетле икәне аның күзендә, үз-үзен тотышында, ир белән хатынның бер-берсенә булган мөнәсәбәтендә күренә. Әнә никах залыннан, бу тантанадан алган хисләрдән күзләренә яшь килгән Мәхмүт абый белән Халисә апа чыгып килә, бер-берсен ихтирам итүләре, яратулары әллә кайдан күренеп тора. “Ижсталь” заводында эшләгәндә танышып, гаилә корып, балалар үстереп яшәгән гади генә парлар алар. Мәхмүт абый “Яңарыш” газетасын таратуда күп көч куя, милләтпәрвәр кеше. Әнфис абый белән Нәкыя апа да илле ел бергә тигез-тату яшәүнең серләрен бүлешәләр. Әнфис абый гомере буена 23нче училищеда укытучы булып эшли, Нәкыя апа сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. “Тормыш иткәндә төрлесе була, сабырлык, тынычлык кирәк, шул вакытта гаиләне саклап калырга була диләр”, — алар.
Бу җиһанда бергә гомер кичерәсе икәү бер-берсен эзләп таба, язмышын бергә бәйли. Гүзәлия апа үзенең сөйгәнен, күрше егетен Мәхмүт абыйны өч ел армиядән кайт­канын көтеп алып, гаилә коралар. Бүген инде Нурмөхәммәтовлар алтын туйларын бәйрәм итәләр. Тантанада катнашкан гаиләләрнең һәрберсенең үз юлы, үз бәхете, гаилә ныклыгының үз сере бар, һәрберсе турында китап язарга була.
Шәһәребездә көз айларында гаиләләрнең гомер агачы алтын төскә кергән мәлдә, аларны зурлау матур гадәткә әйләнде. Аларны котларга балалары, якыннары килгән иде. Ә без, үз чиратыбызда, “Аларның мәхәббәт хисләре бу залга никахларын теркәргә килүче яшьләргә күчсен иде, шушы парлар кебек бер-берсенә терәк булып, гаилә учагының җылысын озак еллар саклап яшәсеннәр иде”, — дип теләп калабыз.

Рәфилә Рәсулева.