Мәхәббәтле Сабантуй
8нче июльдә Сарапул шәһәрендә республикакүләм Сабантуй узды. Бәйрәмгә Удмуртия шәһәр һәм районнарыннан, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан делегацияләр, Удмуртия Республикасының милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре кунак булып килде. 8нче июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне булганлыктан, бәйрәмнең төп темасы да барлык милләтләр өчен дә кадерле булган гаилә традицияләре, аның асылы, кыйммәте иде.
Сабантуй — әби кәлүше, резин итекләр, “Т-150”
Агымдагы елда үткәреләсе Сабантуй бәйрәмнәренә һава торышы бик нык комачаулады. Уразага кергәнче май аенда үткәреп калган шәһәр-районнар бу яктан оттылар. Июль башында үткәрелгән бәйрәмнәр дә: “Хәзер килеп яңгыр ява”, — дигән шөбһә белән узды. Нәтиҗәдә, Ижау шәһәре Сабан туе 16нчы июльгә күчерелде. Әлбәттә, әлеге хәл оештыручылар, артистлар өчен бик зур кыенлыклар тудырды. Ә менә Сарапул шәһәре Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев, Сарапул шәһәре хакимияте, Сабантуйны оештыручылар: “Һава торышы нинди булуга карамастан, Сабан туе үткәреләчәк!” — диделәр. Ходай бирде! Яумады бит! Сарапул шәһәре Сабан туе ел саен ямьле Акшабариха елгасы янында үтә. Билгеле, туктамыйча яуган яңгырлар болынны сазлыкка әйләндергән. Шуңа да бу көнне модада әби кәлүше, резин итекләр булды. Сабан туена дип алынган матур күлмәкләр, туфлиләр икенче елда узасы бәйрәмне көтеп калдылар. “Т-150” тракторы баткан машиналарны тарттырып чыгарып, юлны тигезләп торды. Бала-чагага бу күренеш кызык тоелды, алар трактор янында фотога төшәргә ашыктылар.
Гаилә, мәхәббәт, гореф-гадәтләр
Бәйрәм Удмуртиядә яшәүче төрле милләт вәкилләренең гаилә күргәзмәләре белән танышудан башланып китте. Һәр катнашкан гаилә үзенең гореф-гадәтен, нәселен күрсәтте. Сарапулдан Фәгыйлә һәм Рим Шакировлар гаиләсе күргәзмәсендә гаилә фотоальбомы, кул эшләре, татар халык ашлары, гаилә ядкарьләре белән танышырга була иде.
Уральский поселогыннан Әлфия һәм Флорид Каженовлар гаиләсе бакчачылык, балыкчылык белән шөгыльләнәләр икән. Кистем авылыннан Светлана һәм Ринат Касимовлар гаиләсен белмәүче сирәктер. Алар һәрвакыт үзләренең гореф-гадәтләрен саклау белән таң калдыралар. Камбарка районыннан Гөлзаһирә Әхмәтвәлиева гаиләсе үзенең аш-суга осталыгы белән сокландырды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы (Бриллиант Абдрахманова) кунакларны татар биюе биергә өйрәттеләр, калфак тегү серләренә төшендерделәр. Гомумән, бәйрәм көнне районнардан килгән кунаклар барысы да күчтәнәчләр, җыр-бию белән килгән иде. Алар барысы да Сарапул районы әзерләгән сый-нигъмәтләр белән сыйландылар. Сарапул шәһәрендә яшәүче Марат һәм Гүзәл Нәфыйковлар гаиләсе шәһәрнең Электрогенераторлар һәм “Элеконд” заводларында хезмәт куялар икән. “Шәһәрдә яшәсәк тә, Сабантуй бәйрәме — шәһәребез бәйрәме. Үзебез эшләгән заводлар белән горурланабыз, чөнки җитәкчеләребез эшче көчләр турында бик кайгырталар”, — диделәр алар горурланып. Сабантуй шәһәрнең тарихын, яшәешен тасвирлаган музыкаль -хореографик композиция белән башланып китте. Кама елгасында балыклар йөзү, су өстендә акчарлаклар уйнау күренешләре искиткеч иде. Әби (Светлана Борһанова) белән бабай (Зөлфәт Арсланов) балаларына, оныкларына халкыбызның гореф-гадәтләрен сөйләделәр, килен төшерү йоласын күрсәттеләр.
Бәйрәмнең тантаналы ачылышында вакытлыча Удмуртия Республикасының Хөкүмәт Рәисе вазифаларын башкаручы Виктор Савельев: “Әлеге бәйрәм мөселман халкының — иң матур бәйрәме. Ул матур Акшабариха (акча бар дигән сүздән чыккан) елгасы янында үтә. Бәйрәм дәрәҗәле булып үтсен һәм безнең милләтләр дуслыгы озак елларга сузылсын”, — диде. Сарапул шәһәре башлыгы Александр Ессен: “Сабантуй безнең шәһәрдә үткәрелә торган бәйрәмнәр арасында икенче урынны алып тора. Чөнки татарлар — безнең шәһәрнең гореф-гадәтләре камилләшүгә зур өлеш керткән халык. Мондый бәйрәмнәр үткәреп, без дуслашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз”, — диде. Сабантуй кунакларын УР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча даими комиссия рәисе вазифасын башкаручы Софья Широбокова, Дәүләт Советы депутаты Алексей Прасолов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин, Сарапул шәһәре Электрогенераторлар заводы директоры Сергей Мусинов, ОАО “Элеконд” предприятиесе генераль директоры Анатолий Наумов сәламләде. Сабантуйга кунак булып килгән Татарстан Республикасы Тукай районы башлыгы Вәсил Хаҗиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан бәйрәм котлавы җиткерде.
Сәхнә, мәйдан гөрли
Тукай районы сәнгать осталары Сарапул Сабан туенда икенче ел рәттән матур чыгышлары белән сөендерәләр. Узган ел мәйдан тутырып татар җыр-биюнең матурлыгын күрсәткән булсалар, быел исә алар кечкенәләргә курчак театры тамашасы күрсәттеләр, ә сәхнәдә “Сорнай” ансамбле ут уйнатты. Сәхнә бәйрәм буена Сарапул, Ижау үзешчәннәренең иң асыллары тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды. Елдагыча Сарапул шәһәренең “ЭГЗ-Авто” директоры Илһам Фәррахов ретро җиңел, йөк машиналардан, мотоцикллардан күргәзмә оештырган. Бәйрәм азагында мәйданда җиңел машина тарту ярышы булды. Тагын бер кызыклы ярышны билгеләп үтмичә булмый: ул җитәкчеләрнең дартс уйнавы. Җитәкчеләрне спорт ярышларында катнаштыру күптәннән гадәткә кереп бара. Дартс ярышында Алексей Прасолов белән Илһам Фәрраховларга тиңнәр булмады.
Ә инде Сабантуйның күрке — ак сөлгеләр тотып, бил алышкан егетләр! Яшүсмерләр арасында бил алышучылар арасында Әгерҗе районы көрәшчеләре алдынгылыкны бирмәде. Көчек авылы егете — Россия чемпионы Гадел Сабирҗанов, абсолют батыр калып, 30 мең сумлык велосипед белән бүләкләнде. Кадыбаш авылы егетләре Рәсүл Садыйков һәм Айдар Закиров та пьедесталның икенче-өченче баскычларына күтәрелделәр. Бәйрәмне оештыручылар Рәсүлгә — велосипед, Айдарга телевизор тапшырдылар. Дүртенче урынны да Әгерҗе районыннан килгән удмурт егете Павел Матвеев алды. Ә тәкә быел да абсолют батыр калган Илдар Гыйльфанов җилкәсенә менеп кунаклады.
Республикакүләм Сабантуй бәйрәмен үткәрүгә күп көч куйган Сарапул шәһәре Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев җитәкчелегендәге барлык милләттәшләребезгә, Сарапул шәһәр хакимиятенә, “Электрон” мәдәният йортының Милләтләрнең мәдәниятен торгызу үзәгенә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы редакциясе зур рәхмәт белдерә.
Ашка бер уч тоз өстәми дә булмый. Мәйданда утырган тамашачылар: “Зинһар өчен, языгыз әле “Яңарыш” газетасына, ник татар Сабан туе рус телендә бара?” — дип зарланыштылар. Оештыручылар исә бу хәлне елдагыча, кунакка килгән түрәләрнең рус милләтеннән булуы белән аңлаттылар. Нишлисең, безгә үзебез булып калу, үз йөзебезне саклау өчен тырышасы бар әле.
Рәфилә Рәсүлева.