Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәхәббәткә тугры калып
22.08.2014

Мәхәббәткә тугры калып


Ходай Тәгалә адәмнәрне парлы-парлы итеп яраткан, әмма үз өлешеңне-гомерлек яр булачак икенче яртыңны-хәләл җефет, җәмәгатеңне эзләп табуны үз иркеңә куйган. Авыл яшьләре елга-су буйларында, кичке уеннарда, сабан туенда танышкан. Яучы, димченең исә элек-электән базары югары булган. Кайсы нәсел кайсысы белән туганлашса, уңасын алардан да яхшырак белүче булдымы икән?! “Сездә ефәк баулы асыл кош-мыскалларга салынмаган ефәктәй кыз бар, бездә каеш баулы лачын кош-бөркеттәй егет, күрештерик-кавыштырыйк, матур гаилә корсыннар, илгә-көнгә игелекле балалар үстерсеннәр”, — дип эшне оста тотканнар. Сагаеп та, баласына лаеклы, тормыш көтәрлек яр табасына ышанып та көткәннәр яучы бусагадан атлап керер мизгелне. Кызлы кешенең капка баганасына кырык ат бәйләнер дигәнне истә тотып, баласы үсә төшүгә ата-ана бирнә әзерләп, туй хәстәрен күрә башлаган.
Тормыш тәгәрмәчләре алга тәгәрәгән саен, кавышу-танышуда бик тә гадәти хәлгә әйләнде. Кыю-тәвәккәлүзе килеп, егет-җиләнгә сүз кушарга аптырап тормый торган озын торыклы, кыска итәкле, кыз-кыркын инде берәүне дә га­җәпләндерми. Күрмәгән-бел­мә­гәне дә интернетта, дуслар җыя. Әмма бар әле арабызда тәүге мәхәббәт хисләрен югалтмыйча, гаилә кор­ган яшьләребез, түбән­дәге парларыбыз нәкъ шундыйлардан.

Денис: «Һәр елның җәй айларында шәһәр кыз-малайлары, каланың ыгы-зыгы тормышыннан аерылып, шатланышып авыл­га әби-бабайлары янына җәйге ялга кайта иделәр. Без, авыл малайлары, алар белән бергә уйнап, су кереп үстек. Лилия белән дә шул чакта таныштык, мин аңа гашыйк булдым. Яшүсмер чакта авыл клубына дис­котекага йөри идек һәм шунда мин Лилияне озата кайта идем. Үсеп, буй җиткәч, Лилия авылга сирәк кайта башлады һәм безнең аның белән юллар аерылды.
Татар халкының очраштыра, кавыштыра торган милли бәйрәме Сабантуйда кабат очраштык. Балачак, яшүсмер елларында кабынган мәхәббәт хисләре яңадан калкып чыкты һәм мин аны бүтән үземнәнычкындырмадым».

Лилия: «Озату-очрашулар, чә­чәк­ләр… Ел ярым оч­рашканнан соң, Денис миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу тәкъдим киноларда гына күрсәтелә торган әкияти бер мизгел булды. Ул мине ресторанга кичке ашка чакырды, бу кичке ашны гадәти дип кенә уйладым. Мине озатучы каршы алды, күзләремне бәйләп, лифтта күтәрелдек. Күзләремне ачып җибәргәндә мин шәһәребезнең иң матур җирендә — вертолет мәйданчыгында басып тора идем. Алдымда аллы-гөлле чәчәкләр белән Денис басып тора. Җиләк-җимеш, тәм-томнардан әзерләнгән өстәл, сихри көй башларны әйләндерә, тирә-якта җем-җем иткән утлары белән төнге шәһәр. Денис миңа алтын балдак китерде, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады».

P.S. Әкияттәгечә дәвам ит­сәк, туйларында мин дә булдым, аш-суның чиге юк… Беренче мәхәббәтләренә тугры калып, кавышкан Лилия белән Дениска ак бәхетләр генә теләп калабыз. Үзебезнең чын милли татар гаиләсен саклап-аклап яшәсеннәр.

Рафилә РӘСУЛЕВА.