Мәскәүдә “Татар кызы — 2014” бәйгесе узды
7 декабрьдә Мәскәүнең “Планета КВН” сәхнәсендә Россия күләмендә беренче тапкыр “Татар кызы -2014” татар гүзәллеге фестивале узды. Бәйге финалында Россиянең “Татар кызы -2014” исеменә ия булу өчен илнең 20 төбәгеннән иң чибәр һәм иң акыллы татар кызлары ярышты. Алар арасында Удмуртия Республикасы татарларының данын Можга кызы Регина Хаҗиева яклады. Матурлык бәйгесенә кызлар Мәскәү шәһәрендә 23 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр әзерләнделәр. Һәм, ниһаять, узган якшәмбе көнне нәтиҗәләр билгеле булды, “Татар кызы-2014” титулына Башкортстан кызы Алинә Гыйззәтуллина лаек булды. Ә Регина Хаҗиева “Зирәк кыз” номинациясендә җиңү яулады. Без аның белән ул Мәскәүгә киткән көннән бирле элемтәдә тордык. Мәскәүдә узган сихри көннәр турында Интернет аша аның белән аралаштык.
Вокзалда
“Мин Мәскәүнең Казан вокзалында басып торам. Кулымдагы чемоданнар авыр булса да, күңелемдә алдыма куелган бурычларны үтәүдән зур канәгатьләнү хисе ташып тора. Ике тәүлек йокламасам да, кәефем бик күтәренке. Ижауда 2,5 ай, Мәскәүдә 2 атна киеренке әзерләнүләр артта калып, ниһаять, үз җимешләрен бирделәр.
…Мәскәү вокзалына килеп төшкән көнем. Фильмнардагы кебек оештыручылар тарафыннан махсус әзерләнгән такси каршы алды. Шул мизгелдән мин “уңышлы Мәскәү туташларының рәхәт тормышы”на чумдым. Ике атна эчендә булган чаралар тормышымның иң матур һәм якты бер мизгеле булып калачак.
Беренче көннән үк безне махсус “Татар кызы — 2014” фестиваленә дип бизәлгән ике катлы искиткеч матур, кызыл төстәге ретро автобус йөртте. Ул җәяүлеләрнең генә түгел, машина йөртүчеләрнең дә игътибарын һәрвакыт җәлеп итте. Мәскәүдә узган һәр көнебез бик тыгыз планлаштырылган иде. Ә иң мөһиме: Россиянең иң матур 20 татар чибәренә һәрвакыт әле генә кызыл юлдан төшкән йолдыз кебек балкырга кирәк иде. Ике атнаның һәр көненең чараларын тәфсилләп язмасам да, күңелдә җуелмас хисләр калдырганнарын билгеләп узасы килә.
Мәскәү буйлап сәяхәт
Оештыручылар безне Мәскәү буйлап бик мавыктыргыч сәяхәткә алып бардылар. Без анда татар мәдәниятенә кагылышы булган истәлекле урыннарда булдык. Тарихи мәчет, Әсәдуллаев һәм Ерзиннар йорты, Габдулла Тукай һәйкәле, татар-төрек исемнәрен йөртүче урамнар һәм Мәскәүнең башка мәдәни-тарихи объектларын күрү үз милләтемнең үткәненә кайтып килүгә тиң булды.
Дәүләт Думасында
Россия Дәүләт Думасына барып, “Татар кызы -2014” бәйгесен уздыруда ярдәм итүче, фестивальне оештыру комитеты рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов депутат белән таныштык. Шулай ук танылган депутатлар белән дә аралаштык. Шулар арасында истә калганы — Владимир Жириновский, аның белән фотога да төштек.
“Останкино” телеүзәгендә
Татар милли киемнәрендә “Останкино” телеүзәгенә баруны да һич онытып булмый. Анда без Елена Малышева белән Яңа елда чыгачак “Жить здорово” тапшыруына төштек. Аннан соң телеүзәк буенча экскурсия вакытында Михаил Шац, Иосиф Пригожин, Витас кебек танылган шәхесләрне күрү бәхетенә ирештек.
Татар мәдәни үзәгендә
Тагын бер онытылмас һәм күңелле мизгелләргә бай көнебез Татар мәдәни үзәгендә башланып китте. Анда Федераль милли-мәдәни автономия вәкилләре Мәскәү татарлары тарихы һәм Мәскәүдә татар җәмгыяте оешу турында бик кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар. Автономия рәисе Әнвәр Хөсәенов татар мәдәниятенең киләчәге турындагы күзаллаулары белән уртаклашып, игътибарны яшьләрнең проблемаларына юнәлтте.
Күңелле сюрпризлар
Оештыручылар безгә һәркөнне диярлек күңелле сюрпризлар ясадылар. Шуларның берсе — барлык 20 татар гүзәленә махсус тектерелгән кышкы аяк киеме бүләк иттеләр. Без аны киеп, шул ук кичне Кызыл мәйданга бардык.
Россиянең сәгать ясау буенча бөтен илгә танылган “НИКА” заводы эшчәнлеге белән танышу да якты истәлекләр калдырды. Үз кулларыбыз белән сәгать җыеп карадык. Бу кызыклы экскурсия дә безнең өчен көтелмәгән бүләк белән тәмамланды. Биредә һәр кызга эксклюзив механик көмеш сәгатьләр бүләк иттеләр.
Ә тасвирлап бетергесез хисләр ташкынын без “Москва сити” бизнес үзәгенең 60нчы катында урнашкан спа-салонда 7 сәгать булганнан соң алдык. 60нчы каттан кичке Мәскәү уч төбендәге кебек күренә. Бу — әкияти күренеш!
Һәр көнне безне рестораннарда сыйладылар, төп чарага әзерләнү репетицияләреннән соң ял итәргә алып бардылар. Мәскәүнең иң кыйммәтле һәм купшы “Сохо” клубында безнең өчен төрле җырчылар чыгыш ясады, без алар белән фотога төштек. Атаклы модель Диләрә Ларина безгә фотога төшү серләрен ачты. Дизайнер Римма Әләмова тарафыннан махсус безнең өчен тегелгән күлмәкләрдән фотосессия ясадык. Тагын бер игътибарга лаек чараны әйтеп үтәсем килә: без токмач кисү буенча мастер-класс күрсәттек. Шунысы кызыклы: һәр регионның үзенә генә хас токмач рецепты һәм кисү серләре бар икән.
Шүрәле кәләш эзли!
Ниһаять, 7 декабрь. Ике атналык әкиятнең ахыры якынлаша. Көтеп алынган бу зур фестиваль “Шүрәле” әкиятенә таянып алып барылды. Кич буе диярлек Шүрәле үзенә кәләш эзләде. Ә без, аңа ярарга тырышып, үзебезне күрсәттек. Татар костюмнарында дефиле ясадык, шигырьләр сөйләдек, биючеләр биеде, җырлаганнар җырлап күрсәтте. Ә мин хореография буенча шөгыльләнгәч, бию әзерләгән идем. Безнең чыгышлар “Казан” дәүләт бию ансамбле, Казан егетләре, Сөмбел Билалова, Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Динар Байтимеров, җырчы Максим һәм башка күренекле артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Фестивальдә Бари Алибасов, Камил Ларин, Роза Сабитова кебек чакырылган кунаклар да бар иде. Төрле фигуралар тасвирлап биегән йөзләгән балалар, лазерлы шоу, комлы шоу фестивальгә искиткеч яктылык һәм серлелек өстәде. Бу гүзәллек бәйрәменең матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып биреп булмый. Зур сәхнәдә республика данын яклап чыгыш ясау бик дулкынландырса да, залда минем өчен җан атып утыручы әнием булу көч бирде.
Шушы ике атна эчендә без, төбәкләрдән җыелган кызлар, чын дусларга әверелдек! Оештыручыларның барлык чаралары безне үзара дуслаштыру һәм берләштерүгә юнәлтелгәнгә күрә, бездә бер-беребездән көнләшү, ярышу хисе бөтенләй булмады. Киресенчә, һәрберебезнең уңышы өчен сөенеп, көч биреп, ярдәмләшеп тордык. Үзебез яшәгән төбәкләрдән алып килгән сувенирлар белән алышып, якты истәлекләр алып кайттык. Миндә, мәсәлән, фестивальдә катнашкан һәр төбәкнең тарихын, мәдәниятен чагылдырган истәлекле бүләкләр бар. Кайтып киткәндә кызлар белән елап аерылыштык.
Сүземне йомгаклап, татар кызларының гүзәллеген танытучы, татар халкының бай мәдәниятен күрсәтүче “Татар кызы — 2014” бәйгесе минем тормышны ике өлешкә бүлде: фестивальгә кадәр һәм аннан соң. Тормышымның яңа этабында тагын да күңеллерәк мизгелләр булыр дип уйлыйм”.
Милли-мәдәни, әхлак һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауны, татар телен һәм мәдәниятен алга этәрү һәм үстерүне үзенең максаты иткән “Татар кызы — 2014” фестивале озын гомерле булыр дип өметләнәсе килә. Ә Регина Хаҗиеваны шушы юлны узып, “Зирәк кыз” номинациясендә яулаган җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.
Гүзәл Шакирова.