Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мәскәүдә Гербер бәйрәме узды
25.07.2016

Мәскәүдә Гербер бәйрәме узды

Бәйрәмдә Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев та катнашты. 16 июль көнне “Эрмитаж” бакчасында Удмуртия халкы мәскәүлеләрне, милли оешма вәкилләрен, башкала кунакларын милли бәйрәмдә ял иттерде.
Герберда күптөрле мәйданчыклар эшләде: “КУНО ПУМИТАН”да Удмуртия фольклор ансамбльләре кунакларны каршы алды; “Удмурт аш­ханәсе”ндә кунакларны матур гадәт буенча ботка белән сыйладылар, удмурт мичләрендә перепечләр пешерелде; “ЭКТОНИКА”да удмурт, фин-угор яшь башкаручыларының, төркемнәрнең җыр-биюләрен тамаша кылырга мөмкин иде.
Осталар шәһәрчегендә Гербер кунак­лары үз куллары белән курчаклар ясый, удмурт туку станогында билбау бәйләү серләренә төшенә, йон әвәләү методикасын өйрәнә алдылар.
Күргәзмәдә удмурт җитештерүче­лә­ренең товарлары урын алган иде. Моннан тыш Удмуртиянең туристлык маршрутлары һәм инвестиция потенциалы тәкъдим ителде. Удмурт Кыш бабае, “Халыкара пилмән көне”. “П.И. Чайковский йорты”, Ижау автосәнәгатенә багышланган интерактив мәйданчыклар эшләде. Шулай ук хәрби техника, корал күргәзмәсе халык арасында зур игътибар уятты.
“Безнең Гербер — җир эшкәртүчеләр бәйрәме. Гасырлар дәвамында ул хезмәткә хөрмәт уята, мәңгелек кыйммәтләр хакында искә төшерә. Шул рәвешле ул рес­публикабызда яшәүче башка халыклар бәйрәме белән дә аваз­даш. Быел мин удмуртларның Герберында, татар Сабан туенда, мари халкының Семык һәм башка күптөрле бәйрәмнәрдә булдым. Һәр җирдә дә яхшы мөгамәлә хакимлек итә. Әлеге бәйрәмнәрдә һәр халык үз гореф-гадәтләрен искә алды, җырлап-биеп күңел ачты. Шул ук вакытта язгы кыр эшләрендә югары уңышларга ирешкән хезмәтчәннәр зурланды. Алар Удмуртиянең авыл хуҗалыгын ныгытуга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Мондый бәйрәмнәрнең берләштерүче көч булуында, киләчәккә зур эш дәрте бирүенә ышанам. Мәскәүдә узган Гербер бәйрәме бер генә кешене дә битараф калдырмас, яңа дуслар табарга булышыр, яхшы кәеф бүләк итәр, дип ышанам. Бу кабатланмас һәм самими бәйрәм. Герберда удмурт халкының күңеле, җаны чагылыш таба, тамырлар һәм традицияләр саклана. Кече ватаныбызның сулышын һәм тарту көчен тоемлый алсын өчен без бар көчебезне куячакбыз. Безнең Гербер Россия үзәгендә уза һәм илебез өчен катлаулы чорда оештырылды. Без — Ватаныбызның милләтпәрвәрләре, Президентыбыз Владимир Путинның милли ихтыяҗларны яклау буенча башкарган эшен хуплыйбыз. Удмуртия Россиянең икътисади һәм хәрби егәрлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Гербер безгә Ватаныбызга хезмәт итүдә яңа көч, мөмкинлекләр бирсен”, — диде үз чыгышында Александр Соловьев.

Язма Удмуртия Башлыгының
Матбугат хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнде.

“Удмуртия” мәгълүмат агентлыгы
фотосурәтләре.