Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәрхәмәтле булыйк!
4.06.2014

Мәрхәмәтле булыйк!

Аллаһы Тәгаләгә бар­ча мактауларыбызны, Пәй­гамбәребез Мөхәм­мәткә салават һәм сәламнәребезне җиткерәбез. Тәкъва бәндәләрдән булып яшәргә тырышыйк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне дә тәкъвалык сыйфаты белән бизәсә иде.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безгә: “Бер хатын-кыз кое янына килеп су эчә. Шул вакытта ерак түгел генә бер этнең юешләнгән балчыкны ялап йөргәнен күрә. “Моның да минеке кебек тамагы кипкән бит”, — дип, ул эткә коедан алып су эчертә. Әлеге гамәле өчен Аллаһы Тәгалә бу хатынның гөнаһларын гафу итә”, — дигән бер кыйссаны сөйләп калдырган.
Ул хатын-кызның гөнаһлары күп булса да, Аллаһы Тәгалә аның күңеленә тәүбәгә киленү, оялу сыйфатын сала. Аннан кала ул Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шәкер белдерә торган була. Үзе дә рәхмәт иясе булган Аллаһы Тәгалә андый кешеләрне сөя. Шуңа да без бу турыда һәрвакыт истә тотарга тиеш. Әлеге хатын-кыз да, үзенең гөнаһлары күп булуын аңлый, Раббыбыз үзен беркайчан да гафу итмәс дип уйлый. Тик әлеге изгелеге белән ул Аның рәхмәтенә ирешә. Кайбер кешеләр: “Намаз укырга, гыйбадәтләр кылырга да кирәкми, ятимнәрне ашаттың, берәрсенә ярдәм иттең дә, Аллаһы Тәгалә бөтен гөнаһларыңны кичерә икән”, — дип уйлар. Юк, бу хатын тәүбәгә килгән, үз гөнаһлары өчен чын күңеленнән Раббысыннан гафу итүне сораган. Тик тәүбәң кабул ителәме юкмы, монысы Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Ә бу хатынның тәүбәсен Раббыбыз әлеге изге гамәле аркасында кабул иткән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не Аллаһы Тәгалә рәхмәт иясе итеп җибәрде. Рәсүлебез мөселманнарга да, мөшрикләргә һәм үзен рәнҗетүчеләргә дә рәхмәт иясе булды, ул аларны гафу итте. Ә бүгенге көндә кемдер безгә ялгыш бер сүз әйтсә дә, дөрес караш ташламаса да, аның белән исәнләшмичә, үпкәләп йө­рер­гә әзер.
Калебебездә кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, рәхмәт хисе бар икән, иң беренче чиратта, ул безнең әти-әниебезгә булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Калебеңдә әти-әниең өчен һәрвакыт рәхмәт булырга тиеш. “Алар бит мине үстерделәр”, — дип, син аларга дога кылып тор”, — ди (Исра сүрәсе, 24нче аять). Әти-әниең карт, авыру булса, син алар турында бигрәк тә кайгыртырга тиеш. Бу Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең безгәәйтеп калдырган васыяте.
Тормышта әти-әни һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы мисалларны күп китерергә мөмкин. Мәсәлән, бер ирнең гаиләсе, балалары һәм өлкән яшьтәге әти-әнисе бар. Алар улларын үзләренә ярдәм итәргә чакырсалар, теге ир: “Минем баланы мәктәпкә алып барасы, кибеткә керәсе, эшкә барасы бар, шуңа күрә килә алмыйм”, — дигән төрле сыл­таулар таба. Бу бүгенге көндә бик актуаль, еш очрый торган мисал. Әле баладан хәерлелек буламы юкмы, билгесез. Ә менә әти-әниеңә ярдәм итүнең савабы үзеңә була.
Калебләребездә булган рәхмәтебезне без хатыннарыбызга, ирләребезгә, балаларга, дусларга, кардәшләребезгә дә күрсәтергә тиешбез. Мөселман кешесеннән нур булырга тиеш. Теле белән генә түгел, кылган гамәле белән дә. Кайбер кеше бик матур сөйләсә дә, гөнаһлы, ямьсез эшләр башкара, бу — дөрес түгел. Аның сүзе гамәленнән бик нык ерак. Әгәр дә без үзебезнең рәхмәтебезне, шулай эшләргә кирәк икәнлекне башкаларга да күрсәтә белсәк, бу Ислам өчен дәгъват була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Адәм баласы башкаларга ярдәм итеп торганда, Аллаһы Тәгалә аның үзен ярдәменнән ташламас”,- ди. Шуңа күрә мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышыгыз. Авырулар булса, аларны тәрбияләү, дарулар алып кайтып бирү, дәваланырга ярдәм итү, кемнеңдер өе янган икән, матди яктан ярдәм күрсәтү һ.б. – кеше кайгысына битараф булмыйк. Матди, физик яктан булдыра алмыйбыз икән, тел белән, рухи яктан ярдәм итик. Бары тик барысы да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын.
Аллаһы Тәгалә һәркемгә тәүбәгә килергә мөмкинлек бирә. Дөньяда нинди генә кеше яшәмәсен, Раббыбыз барысына да рәхмәт кыла. Шулай булгач, без Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкаларга да рәхмәтле, мәрхәмәтле булырга тиеш.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.