Мәктәп ыгы-зыгысы башланды
Менә җәй дә тәмамланды. Җәйдән соң көз җитеп, ул үзе белән тагын бер уку елын алып килде. Димәк, мәктәп яшендә баласы булган һәр гаиләдә уку ыгы-зыгысы башланды: дәресләр хәзерләү, төрле чараларга әзерләнү, түгәрәкләрдә шөгыльләнү…
Минем өчен бу уку елы бик үзенчәлекле булачак: мин тугызынчы сыйныфка күчтем. Димәк, дәүләт имтиханнары тапшырырга туры киләчәк. Физика укытучыбыз: “Соңгы елларда дәүләт аттестациясендә бернинди дә үзгәреш булмаган иде, сезгә килеп җиткәч, барысы да үзгәрде”, — диде. Әйе, быел безгә — тугызынчы сыйныф укучыларына — 5 имтихан тапшырасы була. Шуларның өчесе мәҗбүри: рус теле, математика, татар теле. Ә икесен үзең сайлыйсың.
Безнең сыйныфта инде кемнәрдер 9нчы сыйныфтан соң китәргә дигән карар кабул иткәннәр. Ә кайберәүләр 11нче сыйныфны тәмамлауны хуп күрә. Бу сорау җәйге ялларда безнең гаиләдә дә бик еш күтәрелде, имтиханнар турында да сүз булды. Әти-әнием белән ешрак ничәнче сыйныфтан соң китәргә дигән сорауга җавап эзләдек. Әгәр 11нче сыйныфка укырга калсаң, бердәм дәүләт имтиханнарын ничек уңышлы тапшырырга? Җитмәсә, 2016 елдан инглиз теле буенча мәҗбүри имтихан кертеләчәк. Бәлки 9нчы сыйныфтан соң берәр техникумга, колледжга яки училищега укырга керергәдер? Әллә унберенче сыйныфны тәмамлап, сайлаган һөнәр буенча туры югары уку йортына барыргамы? Чөнки тугызынчы сыйныфтан соң сиңа кирәкле урта һөнәри белем бирүче уку йорты булмаска да мөмкин бит. Минемчә, күп кенә гаиләләрдә бу мәсьәлә турында әңгәмә булгандыр. Кайберәүләр төпле карар кабул иткән булса, күпләр әле дә бу сорауларга җавап эзлидер.
Имтиханнарны начар билгеләргә тапшырган очракта автомат рәвештә 10нчы сыйныфка бара алмыйсың, мәктәптән китәргә туры килә дигән сүз. Күп кенә әти-әниләр бу хакта да борчылалар. Чөнки алар фикеренчә, балалары әле өйдән чыгып китеп, мөстәкыйль тормыш өчен җитлегеп бетмәгән. Әйе, быел безгә башка елдагы тугызынчы сыйныф укучылары очрашмаган проблемалар белән күзгә күз очрашырга туры киләчәк.
Киләчәгем — минем кулларда. Миңа бар көчемне куеп, дәүләт имтиханнарын “4” һәм “5” билгеләренә тапшырырга кирәк. Ә бүген исә укуымда булган җитешсезлекләр өстендә тырышып эшлисе генә кала. Шуңа күрә үземә һәм барлык 9нчы, 11нче сыйныф укучыларына бу уку елында бары тик уңышлар гына телим. Үзеңә һәм үз көчеңә ихластан ышанырга кирәк. Шул вакытта барысы да яхшы булыр!
Энҗе Мусина, Тирсә авылы.