Мәктәп еллары заяга узмаган
Табигатьнең иң матур, шау чәчәккә күмелеп утырган мәле. Нәкъ шушы чорга тагы да ямь, гамь өстәп мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый. Быел Ижау шәһәренең 10, 55нче мәктәпләрендә, 6нчы гимназиядә дә тугызынчы татар сыйныфлары чыгарылалар. Ә без 55нче мәктәпнең унберенче сыйныф укучылары белән очрашырга уйладык.
Әлеге сыйныфны биш ел дәвамында татар теле укытучысы Рәмзилә Ганиева җитәкләде. Алар шушы ел эчендә бер оя кош балалары кебек үз булып беткәннәр инде. Рәмзилә ханым да балаларын очырган ананы хәтерләтте. Сыйныфтагы укучылар белән кызыксына башлагач та авыр сулап куйды: “Мондый башка сыйныфым булмаячак инде минем. Хәзер үк күңелем аларны юксына. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә аларны еламыйча озата алмам. Аларда татар каны бар, тырышлар, үз-үзләренә таләпчән. Үзара ярдәмчелләр, игътибарлылар. Бер-берсе белән ярышып укыдылар. Инде күбесе машина йөртү хокукы бирүче таныклык алды. Барысы да диярлек белемнәрен югары уку йортында дәвам итәргә телиләр. Рус теле һәм математикадан тыш җәмгыять, тарих, физика, әдәбият кебек фәннәрдән өстәмә имтиханнар тапшырачаклар”, — диде.
Рәмзилә Хәбибрахман кызы укучыларның һәрберсе турында тукталып, җылы итеп сөйләде. 10-11нче сыйныфларда татар теле укытылмаса да, Руфат Әхмитов ана телен өстәмә өйрәнгән. Быел да республика күләмендә җиңеп, белемен сынарга Казанга барган. Егетнең тагын бик матур сыйфаты бар — ул спортны үз итә. Биатлон, җиңел атлетика буенча бик күп тапкырлар мәктәп данын яклаган укучы. Яшь каләмдәшебез буларак, Руфат быел республика, шәһәр һәм район газеталары арасында узган кышкы спартакиадада катнашып, “Яңарыш” данын яклады. “Алтын йомгак” сәхифәсендә оештырылган бәйгеләрдә дә актив катнашты, җиңүләр яулады.
Игезәк кызлар: Эльвира һәм Эльмира Сәләхиеваларның барлык бәйрәмнәрне оештыруда башлап йөрүләре, быел Эльмираның җәмгыять фәне буенча районда җиңеп, шәһәр күләменә чыгуы турында әйтте. “Азат Сабирҗанов, Артур Әхмәтшин, Рөстәм Галләмов… Аларның унбише турында да җылы итеп сөйләргә була. Алма агачыннан ерак төшми, ди халык. Ул балаларның әти-әниләре дә тәрбияле, активлар. Сыйныфта берәр проблема туса, мин баш ватмыйм. Чөнки терәгем булырдай ата-аналар бар. Аеруча Сәләхиевлар һәм Сабирҗановлар гаиләсенә рәхмәтле мин”, — ди Рәмзилә ханым.
Ул көнне унберенче сыйныф укучылары актлар залында “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерләнәләр иде. “Бүген балачак бәйрәме”, — дип, үзара су сибешеп тә уйнаганнар. Күрәсең, балачактан аерыласылары килмәгәндер аларның. Әле һаман сабыйларча шаярырга гына торган укучылардан киләчәктә нинди һөнәр сайлаулары, мәктәпнең аларга нәрсә бирүе белән кызыксына башлагач, фикерләренең төпле, җитди булуына игътибар иттем.
Руфат Әхмитшин: “Авыл хуҗалыгы академиясенең энергетика факультетында укырга җыенам. Мин татар сыйныфында белем алуым белән горурланам. Сыйныфташларым шундый яхшы. Татар телен үзләштерү нәтиҗәсендә башка регионнарда яшәүче егетләр белән дә таныштым. БДИ тапшыргач, быел алар белән Киров шәһәрендә очрашырга сүз куештык”.
Эльмира һәм Эльвира Сәләхиева: “Беребез Удмурт дәүләт университетының юридик, беребез ИжГТУның икътисад факультетына барырга җыенабыз. Әле алда — билгесезлек. БДИ бик куркыта. Аны уңышлы тапшырасы бар. Ә мәктәпкә килгәндә, без укытучыларыбызга бик рәхмәтле. Аеруча Рәмзилә Хәбибрахман кызын сагыначакбыз. Ул безнең икенче әниебезгә әйләнде”.
Азат Сабирҗанов: “ИжГТУның төзүчеләр факультетына җыенам. Мин Рәмзилә Хәбибрахман кызына бик зур рәхмәтле. Ул булмаса, бәлки мин бу мәктәптә укый да алмаган булыр идем. Мәктәп җитәкчелеге начар билгеләрем, тәртибем өчен мине мәктәптән куарга дигән сорауны куйган иде. Рәмзилә Хәбибрахман ярдәме белән башта “2“леләремне төзәттем. Ул мине бозык юлдан да саклап калды. Хәзер дә “3”леләрем бар. Әмма мин начар юлда түгел. Укытучымның мондый яхшылыгын ничек онытасың!”
Сережа Терентьев: «Мин әлегә төгәл генә уку йортын әйтә алмыйм. Ә мәктәпкә килгәндә, мин технология фәнен үз иттем. Кеше хезмәте белән матур диләр, бу — минем девиз. Киләчәккә шуңа омтылачакмын”.
Рөстәм Галләмов: “Татар телен белүемә бигрәк тә авылдагы әби-бабам сөенә. Авылга кайткач, рәхәтләнеп татарча сөйләшәм. Ике телне белү ул кешегә ышаныч бирә, үзеңне иркен тотарга ярдәм итә. Мин моның өчен укытучыларыма рәхмәтле”.
Фикерләреннән күренгәнчә, унберенче сыйныф укучылары өчен мәктәп еллары заяга узмаган. Алда әле аларны зур сынау — бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Аларның югары баллар җыеп, теләгән уку йортларына керүләрен, ә Рәмзилә Хәбибрахман кызына киләчәктә шундый ук укучылары булуын телибез.
Рилия Закирова.