Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Мәктәптә — урак өсте
20.05.2015

Мәктәптә — урак өсте

Рәсимә Фоат кызы СадыйковаУку елы тәмамланырга да санаулы көннәр калып килә. Аны тагы да якынайтып, быел чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау 22 майда ук чыңлаячак. Чыгарылыш укучылары өчен урак өсте башланса, ә калган сыйныф укучылары озын-озак җәйге каникулга таралачаклар.

Бу көннәрдә укытучылар да уку елына йомгак ясыйлар, эш нәтиҗәләрен барлыйлар. Ижау шәһәренең татар теле укытучылары өчен 2014/15 уку елы нәрсә белән истә калган соң? Бу хакта шәһәрнең татар теле укытучыларының метод-берләшмә җитәкчесе Рәсимә Садыйкова түбәндәгеләрне сөйләде.
“Быелгы уку елы укытучыларга күбрәк методик яктан үсәргә мөмкинлек бирде. Без моның өчен Татарстан Рес­публикасына, аеруча безнең белән хезмәттәшлек иткән Зәй, Әгерҗе районнарына рәхмәтле. Укучылар да төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаш­тылар. 6нчы гимназия укучысы Гүзәл Зарифуллина, 12нче мәктәп укучысы Аделия Хәбибуллина, 35нче мәктәп укучысы Анжелика Гыймазиевалар үзләренең эшләре белән татарстанлыларның игътибарын җәлеп иттеләр.
Татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр һәм республика күләмендә фән олимпиадалары узды. Моңа кадәр респуб­лика күләмендә җиңүче укучылар Казанда төбәкара күләмдә узган олимпиада да катнашалар иде, быел ул Халыкара югарылыкка күтәрелде. Безнең 6нчы гимназия укучылары җиңүчеләр рәтендә булмасалар да, беренче унлыкта. Бу да начар күрсәткеч түгел.
isenbay-ochrashu-08Укучыларның буш вакытларын оештыруга да зур игътибар бирдек. Казанга сәяхәткә бару күптәнге хыялыбыз иде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең ярдәме белән Казан­да сәяхәттә булдык. Шулай ук автономия балаларга татарча Чыршы бәйрәме, Шигырь уку бәйгеләре оештырды. Милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия Габбасова белән киләсе елда укуда, милли тормышта актив катнашкан укучылар өчен Кечкенә Апуш премиясе булдыру турында да сөйләштек.
Алдагы уку елы хакында да уйлана башладык. Ноябрь айларына Зәй районында эшләүче татар теле укытучыларын үзебезгә чакырырга, эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга уйлыйбыз. Әдәбият елы уңаеннан көз көне “Җәй көне укыган китабым” дигән темага презентация ясарга планлаштырдык. Икенче зур уебыз — “Тукай эзләре буенча” эзләнү эшләре язу. Үзебезнең чыгышларны язучылар алдында ясау, әдипләр белән очрашу үтемле булыр иде, дип уйлыйбыз.
Хәзер безнең төп бурычыбыз — балаларның җәйге ялларын оештыру. Монда да һәр елдагыча Татарстан ярдәмгә килә. Фән һәм мәгариф министрлыгыннан автономия түбәндәге лагерьларга чакыру алды. Биектау районында урнашкан “Дуслык” лагеренда укучылар 21 июньнән 8 июльгә кадәр ял итәчәкләр. Актаныш районында сәләтле балалар өчен ял лагерьлары 3 смена эшләячәк. Спас районының “Болгар — Туган тел” палаталы лагерь 23-29 июньнәрдә булачак. “Агыйдел” лагеренда 3-9 август көннәрендә укучыларыбыз ял итәчәкләр. Быел әлеге лагерьларга Ижау, Можга, Балезино районының Кистем авылы мәктәпләрендә белем алучы уку алдынгылары барачак. Лагерьларда да аралашу татар телендә булачак”.
Күргәнегезчә, татар сыйныфын гадәти сыйныфлар белән чагыштырганда, укучыларга уку, ял итү өчен шартлар күбрәк тудырылган. Бүген баласын беренче сыйныфка яздыручы ата-аналар бу хакта нык­лап уйларлар һәм татар сыйныфларын сайларлар дип ышанасы килә. Телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтү өчен тудырылган мөмкинлекләрне кулыгыздан ычкындырмасагыз иде, хөрмәтле ата-аналар.

Рилия Закирова әзерләде.