Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Мәктәптә кем укый: баламы, әти-әниме?
17.09.2014

Мәктәптә кем укый: баламы, әти-әниме?

Сентябрь ае җиттеме, балалар бакчасына йөрүче, мәктәптә укучы балалары булган һәр әти-әни сабыена төпле белем һәм тәрбия бирү өчен янып йөри башлый. Беренчеләре сабыйларын мәктәпкә әзерләү курсларын эзләсә, икенчеләре өстәмә түгәрәкләрдә баласына яңа шөгыль эзләү белән мәшгуль. Балалар бакчасында улым белән бергә йөргән балаларның әниләре белән еш кына хәрефләр өйрәнү, укый-яза белү турында аралашабыз. Бер танышымның: “Минем кызым (улым) 4 яшьтән укый, яза. Без аны төрле курсларга йөрттек”, — диюе үземне бөтенләй борчуга салды. Соң без ул яшьтә хәреф турында уйлау түгел, мәктәпнең, укуның нәрсә икәнен дә белми идек бит! Ә хәзер замана 6 яшьлек бала алдына тау кадәр таләпләр куя.

Гөлнара Хаҗиева (улы Минтимер 5нче сыйныфта укый):
“Мәктәп программасы авыр дип әйтмәс идем. Ләкин ул баланың фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтелеп кыенлаша. Мәсәлән, минем улым төгәл фәннәргә өстенлек бирә, аңа санап чыгару җиңелрәк бирелә. Ә фикер йөртеп, уйлау аңа авыррак”.

Альбина Шәйхетдинова (улы Нияз  2нче сыйныфта белем ала):
“Мәктәп прог­рамма­лары­ның үзгәрүен, катлаулануын заман таләбе дип кабул итәм. Быел улыбыз икенче сыйныфта белем ала. Укырга керер алдыннан без аны әзерлек курсларына йөрттек, чөнки 1 сыйныфка баручыларның укый-яза, саннарны куша-ала белүләрен таләп итәләр. Бу яктан безнең чор укучыларына ансатрак иде. Еш кына укытучы төрле проектлар эшләргә куша. Билгеле, улым аны үзе генә башкарып чыга алмый. Без гаиләбез белән дәрес әзерлибез. Бу бала белән ата-ана арасындагы мөнәсәбәтне ныгытырга ярдәм итә. Без улыбыз өчен дәрес әзерләмибез, ә аңа юл күрсәтергә, аңлатырга, фикерләргә өйрәтергә тырышабыз. Мин бигрәк тә укытучыбызның китап уку көндәлеген булдыруны таләп итүен хуплыйм. Чөнки баланы компьютердан аерып, китап укуга җәлеп итү җиңел түгел. Ә укытучы таләп иткәч, ул карышмый. Җәйге ялга бирелгән китапларны да укыдык. Бәлки ялгышамдыр да, әмма өй эшләре бик күп, арыгансың диюне баланы ялкау булырга өйрәтү дип кабул итәм. Дәресләрдән соң, атнага дүрт тапкыр тренировкаларга йөрибез. Ә спорт ул физик яктан да, рухи яктан да чыныктыра, тәртипкә өйрәтә. Безгә, әти-әниләргә, сабыр булырга кирәк”.

Наилә Галиҗанова: (кызы Алия 2нче сыйныфта укый):
“Бу сорауга уйлап җавап бирсәң, хәзер балалар түгел, әти-әниләр укый дияргә була, әлбәттә. Авыр уку программаларын үзләштерергә ба­лаларның көче җитми. Без дә төннәр буе дәрес хәзерлибез, проект, доклад язабыз. Әле җәйге ялларга биргән 500 мәсьәләне чишеп тә бетерә алмадык. Ул укыйсы китапларны әйтеп тә тормыйм инде. Һәр кичне диярлек мин кызыма үзем укыдым аларны. Аның тизлеге белән укылса, каникул җитми иде. Югыйсә, без беренче сыйныфка барганда укый-яза да белми идек. Укытучыбыз кулдан тотып язарга, фикерләргә өйрәтте, зур рәхмәт аңа. Аллага шөкер, беребез дә бу тормыштан төшеп калмадык”.

Эльвира Хәкимова (кызы Аделина 1нче сыйныфта укый):
“Безнең кызыбыз әле быел гына укырга керде. Ләкин аңа кадәр без аның белән әзерлек курсларын йөрдек, тырышып шөгыльләнә иде Аделина. Башка әти-әниләрнең сөйләүләре бераз куркыта, әлбәттә. Киләчәк күрсәтер инде”.

Алия Гарипова (улы Айнур 4нче сыйныфта белем ала):
“Дөрес, мәктәп программасы авыр. Элек без укыганда яңа теманы берничә дәрес дәвамында өйрәнеп, ныгыта идек. Хәзер яңа темага бер дәрес бирелә. Икенче көнне ныгыталар да аннан мөстәкыйль эш эшлиләр. Балалар барысын да аңлап, истә калдыра алмыйлар. Шуңа күрә әти-әниләргә өйдә бала белән яңадан шул теманы өйрәнергә туры килә. Хәзер тормышыбыз да ничектер тизрәк бара. Бу исә укуда да сизелә. Мәктәптә хәтта башлангыч сыйныф укучыларын да эзләнү эшләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәләр. Бала махсус бер теманы сайлап алып, аны фәнни яктан тикшереп, тәҗрибәләр ясарга, аннан шуны исбатлап, фәнни эш язарга тиеш. Башлангыч сыйныфта, әлбәттә, бу бик авыр. Аңа һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк. Гомумән, элек без 5-6нчы сыйныфта өйрәнгән темаларны 3нче сыйныфта ук өйрәнәләр”.

Венера Зәйнуллина (улы Марат 3нче сыйныфта укый):
“Мәктәп программасы авыр дисәк тә, баланы нинди программа нигезендә укырга бирергә сайлау хокукы бар. Тик шулай да баланы белем дәрьясында йөзәргә үзен генә җибәреп булмый бит. Баласын чын кеше итеп тәрбиялисе килгән әти-әниләр зарланырга тиеш түгел дип уйлыйм”.

Ализә Хурамшина (кызы Рузанна 5нче сыйныфта белем ала):
“Хәзер заманы шундый инде. Әгәр уку программасы авыр булмаса, балалар замана шаукымыннан төшеп калырлар иде. Хәзер 3-4 яшьлек балалар да компьютер, телефон, планшетлардан өлкәннәрдән дә остарак кулланалар. Ә әби-бабайларыбызга телевизор пульты бирсәк тә, алар авырдан өйрәнәләр. Бу мисал элекке һәм хәзерге заман баласы арасындагы аерманы күрсәтә дә инде. Мәктәптә программа авыр булса да, балалар аны бездән җиңелрәк кабул итәләр. Ә кайвакытта килеп туган авырлыкларны, әлбәттә, бала белән бергә җиңәргә кирәк. Аның берүзен генә калдырырга ярамый”.

Гүзәл Шакирова
әзерләде.