Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мәктәпләрдә – Хәтер дәресләре
19.01.2023

Мәктәпләрдә – Хәтер дәресләре

16-31 гыйнвар көннәрендә Холокост корбаннарын искә алу атнасы уза. 27 гыйнвар – иң куркыныч концлагерьларның берсе булган Аушвиц (Освенцим) тоткыннары азат ителгән дата, ерткыч сәясәт корбаннарын һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне дә. Тарихка күз салып үтик. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла.

Дөнья тарихында «Холокост» дип, 1941-1945 нче еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән «ут белән юк итү» дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә милләткә карап эзәрлекләүләрдән яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сәясәте сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән «үлем лагерьләре»нең берсе була.
Холокост корбаннарын искә алу уңаен­нан 16 гыйнвар көнне 57 нче һәм 91 нче мәктәп укучылары Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә «Игрушки войны» спектаклен карадылар. Шулай ук «Холокост» фәнни-агарту үзәге оештырган «Холокост: юк итү, каршылык, коткару» күргәзмәсе (12+) дә ачылды. Күргәзмә 3 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге күргәзмәдә документлар, фотографияләр һәм хатлардан өзекләр бирелгән. Биредә Холокостның ничек башлануы, яһүдләрне атып үтерүнең ничек узуы, аларның геттода ничек яшәве турында мәгълүмат бар. Кызыл Армия бүлекчәләренең тоткыннарны гетто һәм концлагерьлардан азат итүе турында да язылган. Беренче азат итү Мәскәү астында контрһөҗүм вакытында 1941 елның 30 декабрендә була. Ул вакытта Калуга геттосыннан 149 тоткын азат ителә. Холокост корбаннары саны миллионнарга җитә. Советлар Союзы территориясендә генә дә Бөек Ватан сугышы елларында гитлерчылар кулыннан 2 миллион 800 мең яһүд һәлак була.
Халыклар дуслыгы йортында мәктәп укучылары алдында Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры Эдуард Петров, УР Яшьләр эшләре буенча агентлык җитәкчесе Алексей Выстребов, Удмуртия Мәгариф һәм фән министры урынбасары Елизавета Романова, «Звезда Давида» оешмасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михаил Голуб, яһүдләр үзәге рәисе Марк Гольдин чыгыш ясады. Алар Холокост турында искә алырга кирәклеге хакында балаларга аңлаттылар. Аннан «Игрушки войны» спектаклен карадылар. Әлеге спектакльдә Удмуртия Республикасының Опера һәм балет театры актрисасы Наталья Елисеева һәм «Халом» якшәмбе яһүд мәктәбе укучылары уйнады. Алар рольләрне чынбарлыктагы кебек башкардылар.
16 гыйнвардан 3 февральгә кадәр мәктәпләрдә һәм башка мәгариф учреж­де­ниеләрендә Хәтер дәресләре узачак. 25, 26 һәм 27 гыйнварда Халыклар дус­лыгы йортында «Игрушки войны» спектак­лен кабатлап уйнаячаклар(12+). Шушы уңайдан Удмуртия Республикасының Милли китапханәсендә 24-31 гыйнварда «Холокост трагедиясе: исән истә тотарга» дигән китап күргәзмәсе ачылачак (12+). Рәхим итегез!

Гөлнара Вәлиева.