Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Мәктәпләрдә тантаналы линейкалар узды
3.09.2020

Мәктәпләрдә тантаналы линейкалар узды

Белем көнендә бәйрәм линейкалары 1нче һәм 11нче сыйныфлар өчен генә үтте. Калганнарга үз бүлмәләрендә сыйныф сәгатьләре уздыру белән генә чикләнергә туры килде. Миңа Ижауның Т.Барамзина урамында урнашкан 16нчы мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашырга туры килде.
16нчы мәктәптә быел беренче сыйныфка 180 укучы кергән. Бу — төгәл 6 сыйныфта 30ар бала дигән сүз. Мәктәпнең бию коллективлары чыгышлары укучыларның җырлаулары белән үрелеп барды. Балалар көн кадагында торучы коронавируска багышлап, сәхнәләштерелгән өзек күрсәттеләр. Беренче сыйныф укучылары шигырьләр сөйләп күрсәттеләр.
Линейка оештырганда, куркынычсызлыкка да аерым игътибар бирелгән. Сыйныфларның мәктәпкә килү вакытын билгеләгәннәр, һәрберсе үз вакытына гына килә. Линейкада катнашучылар арасында дистанция сак­ланган. Ата-аналар сабыйларын урамда гына көттеләр, чөнки аларга мәктәп эченә керергә рөхсәт ителми.

“Бүген сезгә сәламәтлек телим. Без аны сак­лау өчен барысын да эшләячәкбез. Мин әти-әниләргә өметләнәм, мин сезгә — укытучылар һәм укучыларга ышанам. 2020 ел – үзенчәлекле ел. Без сезнең белән Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттек. Бүген республикада яңа мәктәпләр ачыла. Сезне дә якты сыйныфлар көтә, балалар. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, ел ахырында Бердәм дәүләт имтиханын быелгы унберенчеләр кебек үк уңышлы тапшырырсыз, дип өметләнәм, “гел яхшы” билгеләргә генә укырга язсын. Без беренчеләрне бик көттек! Хөрмәтле әти-әниләр, борчылмагыз, барысы да яхшы булачак. Без сезнең белән”Мәктәп директоры Жанна Таранникова.

Әлеге мәктәпкә Шәһәр думасы рәисе Олег Гарин да килгән иде. Ул мәктәп укучыларына, ата-аналарга һәм укытучыларга изге теләкләрен җиткерде. “Ижауда мәктәпләр уку елына әзер булсын өчен бик күп эшләр эшләнде. Балаларыбыз сыйфатлы белем ала алсын өчен шартлар тудырылды. 16нчы мәктәпнең барлык укытучыларына яңа уку елына тырышып әзерләнүләре өчен, күңелегезне биреп эшләвегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Чыннан да, сезнең белән горурланырлык! Шулай ук әти-әниләргә, әби-бабайларга балаларыгызга һәрвакыт ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Ә укучыларга сабырлык һәм түземлек телим”.
Каләмдәшебез Альбина Шәйхетдинованың ике улы да шушы мәктәптә укый.

“16нчы мәктәп белән сигез ел буе тыгыз элемтәдә торабыз. Биредә ике улыбыз белем ала. Укытучыларга нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, тиз арада җавап бирәләр. Мәктәп җитәкчелегенең дә кире борып җибәргәне юк. Юкса, биредә мең ярым укучы белем ала. Мәктәп директоры Жанна Владимировна һәрберсен дә яхшы белә ул, көчле, максатчан җитәкче. Профильле классларда уку мөмкинлеге бар. Әйтик, улыбыз эчке имтихан узгач, гуманитар класска күчте. Бу класс­та инглиз, рус телләрен тирәнтен өйрәнәләр. Быелдан мәктәптә юстиция сыйныфы булачак. Шулай ук инженер класслары да уңышлы эшләп килә. Белемгә омтылган балалар өчен мөмкинлекләр җитәрлек мәктәбебездә. Безнең сыйныфның гомуми өлгереше — 97%. Бу укытучылар һәм балаларның уртак тырышлыгы һәм горурлыгы”Альбина Шәйхетдинова.

Мәктәп укучыларына тырышып укуларын, әти-әниләргә сабырлык, түземлек теләп калабыз.

Гөлнара Вәлиева.