Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мәдәни мирасыбызны барладык
4.12.2014

Мәдәни мирасыбызны барладык

49-128 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында “Удмуртия татарларының мәдәни мирасын сак­лау” дигән темага регионара фәнни-гамәли конференция булып узды. Ул Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе проектының Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы игълан иткән бәйгедә грант яулавы хисабына оештырылды. Конференцияне оештыруда Удмуртия милли сәясәт министрлыгы, Удмуртиянең тарих, тел һәм әдәбият институты, Удмуртия педагогия көллияте, Халыклар дуслыгы йорты катнаштылар. Бу көнне Халыклар дуслыгы йортына республиканың төрле шәһәр-районнарыннан мәдәният хезмәткәрләре, милли оешмалар, укытучылар, җитәкчеләр җыелган иде. Татарстаннан дәрәҗәле кунаклар: Татарстан республикасының Дәүләт советы депутаты Ирек Шәрипов, сәнгать белеме кандидаты Эльмира Каюмова, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов килгән иде.

Удмуртиядә ансамбльләр 80нче, 90нчы елларда оешып, бүгенге көнгә кадәр уңышлы гына эшләп киләләр. Милли мирасны саклауда, аны яшь буынга тапшыруда үзләренең лаек­лы өлешләрен кертәләр. Ә менә фольклор юнәлешендә эшләүче ансамбльләр саны бармак белән генә санарлык. Әлеге конференция мәдәни мирасны барлау, аны саклау, үстерү юнәлешләрен барлау максатыннан оештырылды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова: “Соңгы елларда Татарстанда Россия күләмендә “Түгәрәк уен” фестивале уздырыла башлагач, үзебездә фольклор ансамбльләре юк икән дигән нәтиҗәгә килдек. Милли коллективлар күп, ләкин алар фольклор юнәлешендә эшләмиләр. Ә эшләүчеләрнең әлеге фестивальдә җиңү яуларлык тәҗрибәләре булмавы ачыкланды. Әлеге конференция шул проблемаларны уртага куеп, аларны бергәләп чишү юлларын эзләү максатыннан да оештырылды”, — ди.
Һәрберебез дә халкыбыз мәдәниятен саклап калу уртак бурыч икәнен аңларга тиеш. Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры Лариса Буранова үз чыгышында: “Халыкның гореф-гадәтләре, традицияләре музейларда гына сакланырга тиеш түгел, аларны тормышта куллана белергә кирәк. Бу һәр милләткә дә кагыла. Милләтара тотрыклыкны, дуслыкны саклап килсәк, илебез, республикабыз да ныклы булыр”, — диде. Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты, Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов миллилекне саклау буенча Удмуртияне башка регионнарга үрнәк итеп куеп булуына басым ясады. “Шәһәр мохитендә милли рухны саклау буенча Удмуртия бик үзенчәлекле республика. Милли оешмалар, газета, җирле теле-радиотапшырулар, мәгариф өлкәсе — һәрберсе дә үз эшләрен уңай юнәлештә алып бара. Тик бүгенге көндә без яшьләргә, балаларга зур игътибар бирергә тиеш. Элек Удмуртиядә бик көчле 20нче татар мәктәбе бар иде, аның дәвамчысы булган гимназия бүгенге көндә нинди хәлдә? Әдип Кәримов кебек директорлар бармы? 20 елдан берәрсенең исемен шулай искә алырлармы? Һәркем, мәктәп директорымы ул, бакча, китапханә мөдиреме, милли оешма җитәкчесеме, иң беренче чиратта, ул үзе шәхес булырга һәм яшьләр арасында сәләтлеләрне табып, алардан шәхес тәрбияләп үстерергә тиеш. Максатыбыз — үзебездән соң милли тәрбия алган, лаеклы яшьләрне калдыру”, — диде ул.
Гомумән, конференция һәркемгә дә тәҗрибә уртаклашу, белем алу өчен зур мәйдан булды. Барлыгы дистәдән артык фәнни чыгышлар укылды. Ирек Шәрипов сүзен дәлилләгәндәй, аларның күбесе балаларда һәм яшьләрдә милли үзаңны үстерүгә юнәтелгән иде. Чөнки бүгенге көндә республика шәһәр-районнарында эшләп килүче милли ансамбльләргә яшьләрне тарту авыр.

Кече Пурга районыннан килгән, Сабантуйга бүләк җыю йоласын күрсәтеп, күпләрне таң калдырган “Ләйсән” ансамбле җитәкчесе Зөлфия Кәримова да әлеге проблеманың кискен торуын әйтеп үтте: “Безнең районда катнаш гаиләләр күп. Аларның балалары татар телен дә белмиләр, традицияләребез белән дә таныш түгел. Шуңа да киләчәктә ансамбльгә яшьләрне ничек тупларбыз, билгесез”, — диде ул.
Фольклор иҗатын саклап калу, аны үстерү өчен матди яктан да зур ярдәм кирәк. Сәхнә киемнәре дә, уен кораллары алырга да шактый чыгымнар сорала. Бу мәсьәләдә эшмәкәрләрнең роле зур. Конференциядә милли хәрәкәттә актив катнашкан милли эшкуарлар да катнашты. Воткинск шәһәренең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рафаэль Фәтхуллин үзләрендә башкарган эшләре турында сөйләгәч, аларны башкаларга да үрнәк итеп куярга була дип уйлап алдым. “Шәһәрнең 12нче мәктәбендә милли мәдәният бүлмәсе ачылды, шунда 160 мең сумга төзекләндерү эшләрен башкардык, ансамбльләргә костюмнарга 25әр мең сум акча бирдек, балаларга милли сәхнә киеме тектердек. Сабантуйлар уздырганда да 400 мең сумнан артык акча кирәк. Бездә эшмәкәрләр актив, милли хәрәкәттә теләп катнашалар”, — диде ул.
Конференциядә күтәрелгән сораулар җавапсыз калмыйча, киләчәктә аларның чишелеше дә булыр. Проблемалар күп булса да, республикада башкаларга үрнәк итеп куярдай, үз репертуарларында халык иҗатын кулланучы ансамбльәр бар. “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле, Кистем авылы фольклор ансамбле, Падера авылындагы “Очрашу” ансамбле. Алар әби-бабайларыбыздан рухи мирас булып калган уеннарны, гореф-гадәтләрне, йолаларны яңартып, сәнгать аша халыкка җиткереп торалар. Аларның нинди зур эш алып барылуы әлеге конференциядә ачык чагылды. К.Герд исемендәге Милли музей хезмәткәре Резидә Әхмәтвәлиеваның якташлары башкаруында яңгыраган борынгы җырны күз яшьләре белән тыңлавы турында сөйләве дә шуның ачык мисалы. Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Раиса Солонинко конференциянең бик зур әһәмияткә ия булуы турында әйтеп үтте. “Конференция югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Биредә мәдәният өлкәсендә эшләүче белгечләр генә түгел, ә үз милли мирасларын саклау, яңарту белән кызыксынучыларның да җыелуы да мөһим”.
Конференцияне уздырырга ярдәм иткәннәре өчен, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм проектның авторы Вәсилә Хәкимова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгына, Мәдәният һәм туризм министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Проект кысаларында “Спартак”халык иҗаты йортында эшләп килүче ансамбльләр ихтыяҗын канәгатьләндереп, 100 мең сумлык баян бүләк ителде. Ә республикадагы фольклор ансамбльләр турындагы “Удмуртия татарларының мәдәни мирасы” дигән фильм һәм фәнни эшләрдән тупланып нәшер ителгән китап мәдәниятебез белән кызыксынган милләттәшләребезгә зур бүләк булып ирешер дип уйлыйбыз.

Эльвира Хуҗина.