Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мәдәниятнең таянычы — дәүләт!
23.03.2017

Мәдәниятнең таянычы — дәүләт!

Әлеге уңайдан Удмуртия Рес­публикасының Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев пресс-конференция үткәрде.

«Үтеп киткән елда мәдәният өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешелде. Удмуртиянең рус драма театры “Алтын маска” фестивалендә милли премиягә лаек булды. “Молодой человек” театры (“Удмуртия” кинотеатры) бинасы төзекләндерелде. Кино елы уңаеннан Игра поселогында — яңа кинотеатр, 21 муниципаль берәмлектә 56 туристлык маршруты ачылды. Кытай туроператорлары белән “Император поезды” маршруты эшләү өчен килешү төзелде. Болар барсы да Удмуртия Республикасына туристларны җәлеп итеп, аның казнасына акча кертү максатыннан эшләнә.
Мәдәният өлкәсендә проблемалар күп. Аның барсы да акча мәсьәләсенә килеп терәлә. Бүгенге көндә Ижау шәһәрендә муниципаль мәдәният учаклары җитәрлек түгел, булганнарына да капиталь төзек­ләндерү таләп ителә. Ә бу биналар халык иҗатына бик кирәк. 1990нчы елларда үсеш алган халык иҗаты бүген тукталып калган кебек. Чөнки аларга шөгыльләнергә урын юк. Без бүген әлеге мәсьәләне хәл итү өстендә эшлибез. Шушы көннәрдә элекке “Аврора” кинотеатры шәһәр шәхси милкенә бирелде. Республикада музей фондларын саклау өчен биналар булдыру турында сүз бара. “Бердәм Россия” партиясенең “Авыл мәдәният учак­ларын торгызу” программасы буенча авыл клуб­лары төзекләндереләчәк. Ике ел эчендә ансамбльләргә 16 транспорт алынды. Короленко исемендәге театр бинасы төзекләндерелеп, анда “Айкай” ансамбле, симфоник һәм кыллы оркестрлар шөгыльләнә.
Агымдагы елда “Театр һәм балалар” төбәкара фестиваль-конкурсы, 60 нчы Халыкара “Петр Чайковский туган җирендә” сәнгать фестивале үтәчәк. Бу уңайдан төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән сәнгать осталарының 60 концерты булыр дип көтелә”, — диде Владимир Соловьев.
Чыннан да, мәдәнияттә эффективлык, рейтинг дигән терминнар белән сөйләшеп булмый. Мәдәният учаклары акча эшләргә тиеш, дисәләр дә, мәдәният өлкәсе дәүләткә таянмыйча эшли алмый. Әлеге фикернең нәкъ шушы тармак җитәкчесе авызыннан да яңгыравы шатландырды. Бәлки, авыл мәдәният йортларын яңартканнан соң чират Ижау татарларының очрашу урынына әверелгән “Спартак” халык иҗаты йортына да җитәр…

Рәфилә Рәсүлева.