Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Мәдинә — «Алтын тавыш»лы кыз
22.09.2016

Мәдинә — «Алтын тавыш»лы кыз

Узган атнада Ижауда янә “Җирән фестиваль” гөрләде. Фестиваль кысаларында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, хәтта урамнарда да төрле чаралар үткәрелде. Төрле бәйрәм, конкурсларда олысы да, кечесе дә теләп катнаша. “Җирән фестиваль” – Ижауның үзенчәлекле бәйрәменә әверелде дисәм, ялгыш булмас.  Фестивальнең ахыргы көнендә, 18нче сентябрьдә Ижауның Үзәк мәйданында иң күркәм конкурсларның берсе — “Җирән чәчле гүзәл кыз — 2016” конкурсы узды.

Сәләтле, актив һәм иң мөһиме – җирән чәчле гүзәлләрдән конкурста катнашу өчен гаризалар 22нче августта кабул ителә башлады. Сентябрь башында узган сайлап алу турында 14 яшьтән алып 30 яшькәчә булган 34 кызның бары тик унысы гына финал­га үтә алды. Алар арасында милләттәшебез – Мәдинә Әбдерәсүлева да бар иде. “Конкурс турында хәбәрне социаль челтәрләрнең бер­сендә ялгыш кына күреп алдым. Мин бик актив, шәһәр күләмендә узган конкурсларда, төрле чараларда катнашырга яратам. Ләкин “Җирән чәчле гүзәл — 2016”да катнашу өчен гариза җибәргәндә бераз шигем бар иде: “Үтәрменме?” Конкурс таләпләре буенча туры килсәм дә, чәчемнең очлары гына җирән булуы икеләндерде. Ә ярым финалда катнашучы 10 кыз арасына эләккәч, сөенечемнең чиге булмады”, — ди Мәдинә.
Кыска гына вакыт эчендә конкурска нык­лы әзерлек бара. “Модельләр мәктәбе”нең чыгарылыш укучылары белән дефиле буенча репетицияләр, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга өйрәнүләр. “Шулай ук һәр катнашучы кыз индивидуаль да әзерләнде. Мәсәлән, мин үземнең иҗади номерны “Вертикаль” эстрада биюләре төркеме белән әзерләдем. Алар катнашында башкарган җырым тагы да күңеллерәк булды”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем. Ул башкарган “Хуторянка” җыры жюри әгъзаларын җәлеп итми калмый. Мәдинә “Алтын тавыш” номинациясендә җиңү яулый. Моның башкача булуы да мөмкин түгелдер. Ул вокал белән кечкенәдән шөгыльләнә. 6 яшеннән музыка мәктәбендә укый. “7 ел дәвамында алган белем миңа тавыш мөмкинлекләрен ачарга, музыка мәдәниятен, грамматикасын яхшы аңлар­га, белергә ярдәм итте”, — ди “Алтын тавыш”лы кыз. Кечкенәдән алган белемен дәвам иттерү өчен ул балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараена — “Версия” исемле төркемгә йөри. Әле дә музыка мәктәбенә йөрүен, үз өстендә эшләвен дәвам итә. “Камиллекнең чиге юк”, — ди Мәдинә. Күпсанлы музыкаль конкурсларда катнашып, рес­публика күләмендә лауреат исемнәрен яулый. Шул ук вакытта политехник көллиятнең 3нче курсында белем алырга, буш вакытта китаплар укырга, тәмле мич ашлары пешерергә дә өлгерә милләттәшебез.
Татар телен белү-белмәве турында кызыксынам. “Туган телемдә аралашырга тырышам, аны камилләштерү өстендә эшлим. Татар телендә җырларны яратып башкарам”, — диде Мәдинә.

Эльвира Хуҗина.