Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәгъсүмә Хуҗиәхмәтова: «5 вакыт намазымны калдырмадым»
22.02.2017

Мәгъсүмә Хуҗиәхмәтова: «5 вакыт намазымны калдырмадым»

Кияс районы Тауҗамал авылында яшәүче Мәгъсүмә апа озак яшәү серен ачты. 26 февральдә аңа 103 яшь тула. Аллаһы Тәгалә аңа төрле сынаулардан, югалтулардан, ачы хәсрәтләрдән торган бер гасырдан артык гомер биргән. Тик язмыш ничек кенә кыйнамасын, милләттәшебезнең ныклы иманына, аек акылына, Аллаһы Тәгаләгә булган мәхәббәтенә бүгенге көндә дә таң калырлык.
Мәгъсүмә апа янына безне Тауҗамал авылы абыстае Галия апа Мәҗитова чакырды. Милләттәшебез яшәгән йортка да бергәләп кердек. Мәгъсүмә апа безне ак яулыгын татар әбиләренә генә хас итеп бәйләп куеп, хәер-догаларын укып каршы алды. Инде дөм сукыр булса да, хәтере яхшы аның, үзе турында түкми-чәчми сөйләп бирде.
Мәгъсүмә апаны тормыш кечкенәдән үк сыный. 3 яшеннән ятим кала. Ул вакытта әтисе сугышта була, ә өч абыйсы яу кырында һәлак булалар. Мәгъсүмә апаны Девятерня авылыннан Тауҗамалга балалар укытырга килгән Юныс бабасы үз тәрбиясенә ала. Бабасы да, әбисе Фатыйха абыстай да бик укымышлы, дини булалар. Юныс мулла хаҗ кылырга акча җыя, тик изге сәфәргә бара алмый. Җыйган акчага 1905 елда Тауҗамалда беренче мәчетне сала, шунда балаларга дини белем дә бирәләр. Мәгъсүмә апа да кечкенәдән Коръән укып, догалар өйрәнеп үсә, 8 яшеннән намаз укый. “Мин бит әле дә 5 вакыт намазымны калдырмыйм”, — дип елый-елый сөйләде ул. Яттан Коръән аятьләрен дә укыды. Аллаһы Тәгаләгә таянып яшәве язмыш сынауларын җиңәргә ярдәм иткән дә инде, күрәсең.
Кечкенәдән, хуҗалыкта кул арасына кереп, эш белән тәрбияләнгән Мәгъсүмә апа балалар бакчасында эшли. Тик хыялларын Бөек Ватан сугышы боза. Авылдагы барлык ирләр сугышка киткәч, аны бригадир итеп билгелиләр. “Бик авыр иде ул еллар. Эшче куллар җитми. Хатын-кызлар, балалар белән җир сөрдек, чәчтек, җыйдык. Ачлык, ялангачлык үзәккә үтте. Шуңа күрә хәзер күзләрем күрми инде”, — дип сөйләде Мәгъсүмә апа. Гадел, сабыр җитәкче дә була тыл ветераны. “Гел ир-ат эшен эшләде, нык иде. Сугыш вакытында яшь малайларны да, безне дә ат, сыер, үгез җигәргә өйрәтте. Кирәк икән ярдәм кулы суза белде”, — дип сөйләде Мәгъсүмә апаның авылдашы Вәсимә апа Гарифуллина.
Сугыштан соң ул Аккуҗа авылы егете Шәйхеләхмәт белән гаилә кора. Икесе дә колхозда төрле эшләр башкаралар. Кызлары Миңлекамал туа. Бу вакытта язмыш аларны тагын бер кат сыный. Өйләрен яшен сугып, хуҗалыклары янып бетә. Ә авылга су басу да янагач, алар янә Тауҗамалга күченеп кайталар.
Тормыштагы иң авыр хәсрәт — бала югалту хәсрәтен дә үз җилкәсендә күтәрә Мәгъсүмә апа. Ижауда яшәгән бердәнбер кызы салкын тиеп үлеп китә. 17 яшендә әнисез калган оныгы Әлфия шул көннән башлап әбисен тәрбияли. Бүген инде аңа 45 яшь, бик тыйнак, сабыр ул. “Мин Әлфиягә алтын медаль бирер идем. Ул үз яшьлеген, язмышын әбисен тәрбияләүгә багышлады. Беркайчан да зарланмый, әбисенә: “Уф”, — дип тә әйтми. Хәзер кеше үз ата-анасын да карамый бит, Әлфия тирән хөрмәткә ия”, — ди Галия апа.
Сугыш ветераны толы, үзе дә тылда хезмәт куйган Мәгъсүмә апа хөкүмәтнең бер генә ярдәменнән дә файдалана алмый икән. “Янгын вакытында иренең бер белешмәсе янган, толларга фатир бирелгәндә дә, ул бер әйберсез калды”, — дип сөйләде авыл халкы. Хәзерге көндә дә оныгы белән икесе газ, су кертелмәгән йортта яшиләр. Өйне мичкә утын ягып җылыталар. Кышкы салкыннарда агач рамлы тәрәзәләр боз белән капланалар. Өйдә җылы саклансын өчен, шул тәрәзәләрне Әлфия юрган-мендәрләр белән каплап куя икән. XXI гасырда тыл ветеранының шундый шартларда яшәве күңелдә авыр тойгылар уятты. Мүшәк авыл җирлеге башлыгы Виктор Горбунов әлеге проблеманы хәл итәргә, җәйгә Мәгъсүмә апа яшәгән йортка яңа пластик тәрәзәләр куйдырырга вәгъдә бирде.
Саубуллашканда Мәгъсүмә апа: “Мин гомер буе кеше әйберенә тимәдем, алдашмадым, намазымны калдырмадым, хәмер эчмәдем. Үземнең мөселман булуыма сөенеп, Аллага шөкер дип яшим. Бу озак яшәвемнең середер. Үзегезне әллә кемгә куеп йөрмәгез, явыз кешеләрнең сүзләренә игътибар итмәгез, авыр күтәрмәгез, салкыннан сакланыгыз. Бәхет байлыкта түгел. Бәхет ул — сәламәтлек һәм тынычлык”, — диде. Мәгъсүмә апаны туган көне белән котлап, без дә аңа сәламәтлек телибез.

Эльвира Хуҗина.