Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр көтелә
22.12.2016

Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр көтелә

2016 ел да үтеп бара. 2003 елдан бирле Россиянең мәгариф системасында, Европа илләренә тигезләшергә маташып, күп еллар буе тупланган традицияләр юкка чыкты. Шуларның кайберләренә генә тукталыйк. XX гасырның 30нчы елларында киң колач җәйгән “Кадры решают все!” лозунгы онытылды. 3-5 ел укып алган белгечлек буенча эшләү бетте. Бик күп кенә дип­ломлы белгечләр бөтенләй икенче тармакта эшлиләр.

Югары белем алу модага кереп китте. Эш урыннарында кирәкме, кирәкмиме югары белем таләп итә башладылар. Мондый хәл теләсә нинди юл белән диплом алуга этәрде. Күп кенә университетлар диплом сатып акча эшли башладылар.
Мәктәпләрдә дә хәл мөшкелләнде: укытучылар кәгазьгә күмелделәр, белем сыйфатын тикшерүче органнар түрәләр белән тулды, аларның күбесе исә мәктәптән бик ерак торалар. БДИ укучыларны әдәби телдә матур итеп сөйләшүдән биздерде. Укытучылар күпме генә чаң каксалар да, аларны ишетүчеләр булмады. Быел Россия Федерациясенең Фән һәм мәгариф министры итеп Ольга Юрьевна Васильева белгеләнде. Ольга Юрьевна бик озак еллар укытучы булып эшләве, шушы мохиттә диссертация язуы, мәктәп проблемаларын тирән белүе белән башка түрәләрдән нык аерылып тора. Шуңа күрә дә министр булуның беренче көннәреннән үк мәгарифтәге бик күп проблемаларны билгеләде һәм хәтта аларны ничек чишәргә мөмкинлеген аңлатты. Үзе тарихчы буларак, ул иң беренче бу фән буенча БДИны камилләштерергә кирәклеген әйтте. Шулай ук алдагы көндә диплом алган белгечләр үз һөнәре буенча эшләсен өчен гаять җитди адымнар ясаячагын әйтте. Мәктәптә эшләүче укытучыларның “кәгазьгә күмелүен” исәпкә алып, бу юнәлештә дә зур үзгәрешләр кертеләчәк, дип белдерде министр. Илебездә яшьләр дә, урта яшьтәге белгечләр дә дөрес яза белмиләр. Сөйләм теленә игътибарны арттыру өчен күп кенә уку йортларында телдән имтихан кертеләчәк (бигрәк тә әдәбият, тарих, география һ.б.). Киләсе уку елыннан мәктәп программасына астрономия фәне әйләнеп кайтачак. Космосны тирәнтен өйрәнүче илдә 20 ел бу фән укытылмавы башка сыймаслык хәл. Безнең илнең дөнья күләмендә төрле фәннәр буенча оештырылган олимпиадаларда бераз артта калуы да уйланырга этәрә. Хәзер күп кенә “ясалма” югары уку йортларын ябу бара. Шулай итеп, без мәгариф хезмәткәрләре, яңа министр­га зур ышанычлар баглыйбыз. Мәгариф системасы аякка басар, дигән фикердә калабыз.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре