Мәгариф яңалыклары
Уналтынчы июльдә Ижау шәһәренең югары уку йортларына керү өчен 366 абитуриент математика, география, инглиз, немец телләреннән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырдылар.
Шуларның 180е иң түбән — 24 баллны да җыя алмаган, 100 баллга тапшыручылар бөтенләй юк. (Географиядән имтихан тоткан 5 абитуриентның бишесе дә, инглиз теленнән 35 кешенең 5се, немец теленнән 2 кешенең берсе иң түбән баллны җыйган).
***
Россиядә түләп укучы студентлар өчен чыгарылган закон нигезендә (Хөкүмәт бюджет урыннарында белгечлек бирү өчен студентларга күпме сумма тотса, түләп укучы студент шул сумманы кайтарырга тиеш), яңа уку елыннан югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә белем алулар кыйммәтләнәчәк.
Бәяләр белгечләрне әзерләүгә тотылган суммадан чыгып куела. Архитекторлар, төзүчеләр, инженерлар, программистларны әзерләү бүлекләрендә бәяләр аеруча арткан. Нормативта бер елга 60 мең 200 сумнан алып 112 меңгә кадәр бәя расланган. Мәсәлән, Удмурт университетының көндезге бүлегендә белем алу быел, үткән ел белән чагыштырганда, 70 мең сумга кыйммәтрәк булачак. Әлеге закон көндезге бүлекләрдә укучы студентларга гына кагыла. Читтән торып укучыларга бәяләр артса да, ул сизелерлек түгел.