Муса Җәлил – Ижау сәхнәсендә
“Яңарыш”ка рәхмәт. Бер ай алдан Оренбург театры гастрольләре турында газетаның беренче битендә үк хәбәр урнаштырылды. Чыннан да, бер гасырлык тарихы булган театрның Ижауга килүе — зур һәм мәртәбәле яңалык. Быел үзем дә Оренбург далаларына урнашкан Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлилнең музеен күрү бәхетен татыдым. Заманча итеп эшләнгән һәм бай экспонат тупланган әлеге искиткеч музейда алган тәэсирләр белән йөргәндә, ышанмаслык хәл — Оренбург татар дәүләт драма театры Ижау сәхнәсендә. Бик тә, бик тә укучыларыма Муса Җәлил турындагы “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” әдәби-драматик композицияне күрсәтәсем килде. Җәлил тормышына, иҗатына дәресләрдә еш тукталабыз, байтак шигырьләрен укыйбыз, ятлап, төрле конкурсларда чыгыш ясыйбыз. Инде өч ел рәттән үткәрелүче Бөтендөнья Җәлил укулары — моның ачык мисалы. Әгерҗенең 4 нче мәктәп укучылары ел саен катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Ә минем укытучы буларак асыл максатым – балаларга шагыйрь иҗатын күрсәтү, иң матур шигырьләрен аларның күңел сандыгына салу. Балаларның һәм әти-әниләренең укытучы белән теләктәшлеге матур нәтиҗә бирә.
Инде Оренбург театрына килсәк, гаҗәеп тирән эчтәлекле итеп төзелгән сценарий буенча артистлар бер сулышта чыгыш ясадылар. Сәхнәдә күренешләр алмашынып тора. Җәлил шигырьләре русча яңгырый, шул арада татарча музыка уйный. Мин, гомумән, театр артистларының җырлавын яратам. Алар бит гади киемнән, үз рольләренең эчтәлеген ачарга ярдәм итеп, тамашачының бу минутта кичергән халәтен аңлап, ни теләгәнен белеп җырлыйлар. Монда да шулай булды. Музыкаль бизәлеш трагик күренешләрне әз генә йомшартып җибәрде. Чөнки ир-ат актерлар башкаруындагы Муса Җәлилнең “Имән”, “Бүреләр”, “Кичер, илем!”, “Дуска”, “Җырларым” шигырьләрен тетрәнүсез һәм күз яшьсез тыңлап булмый. “Томаулы гыйшык” кебек юмор хисле шигырьләр дә бик урынлы яңгырый. Төрлесе төрле уйлар белән инде соңгы сәгатьләрен көтеп утыручы батыр татарлар арасында Җәлилнең үлмәс рухы, көр тавышы көрәштәшләрен бер-ике минутка яктылыкка алып чыга. “Татарлар елмаеп үлделәр!” дигән гыйбарәнең чынбарлык икәненә дә ышандырды Оренбург театры артистлары. Рәхмәт аларга!
Укучыларның бу мәдәни чарадан алган тәэсирләре нинди соң? Сезгә дә тәкъдим итәм.
Алсу Хафизова: “Спектакльнең беренче минутларыннан бу трагик атмосфераны сизәсең. Башта спектакльнең мәгънәсен аңлап бетермисең. Ләкин әкренләп Муса Җәлилнең шигырьләре башкарылган эпизодлардан пазл төзелеп бетә, бербөтен картина күз алдына килә. Актерлар үз рольләрен бик оста башкардылар һәм Муса Җәлилнең фаҗигале гомерен күрсәтә алдылар”.
Алсу Муллахмәтова: “Мин әле бүген дә спектакльдән алган тәэсирләр белән яшим. Беренчедән, шундый зур театр труппасының чыгышын карау – минем өчен зур шатлык. Икенчедән, актерларның уйнау осталыгы әсир итте”.
Азалия Кәримова: “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры спектакле миңа бик ошады. Һәрбер артист үзенең ролен профессиональ осталыкта һәм чынбарлыктагыча күрсәттеләр. Сюжет кызганнан-кыза барды, мавыктыргыч булды. Соңгы күренештә күзләрдән яшь акты”.
Алинә Сәлимова: “Миңа бу спектакль бик ошады. Актерлар Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең соңгы көннәрен, соңгы сәгатьләрен ничек үткәргәннәрен күрсәттеләр. Без китаплардан укып белгән тарихи чынбарлык – сәхнәдә. Мин Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең трагик үлемен күреп тетрәндем, мин күз яшьләремне тыя алмадым”.
Зилия Нәҗметдинова: “Спектакль һаман да күз алдында тора, чөнки күңелемә кереп калды. Аеруча фашистларның өч минут саен Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәрен атаулары тетрәндергеч булды”.
Адэлина Хуҗина: “Оренбург театры артистларының югары сәхнә осталыгы тамашачыларны телсез калдырды. Без бу көнне бер сәгать ярым вакыт аралыгында шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы, гаиләсе, батырлыгы турында бик күп белдек. Шагыйрьнең иҗаты аша биографиясе белән дә таныштык. Спектакльнең сценарие шагыйрьнең иң танылган шигырьләре буенча төзелгән иде. Барыбызга да бик ошады”.
Элина Рәхмәтуллина: “Миңа бу спектакль бик ошады. Муса Җәлилнең тормышы турында мавыктыргыч сюжетка корылган спектакльдә катнашкан бөтен актерлар тәҗрибәле һәм сәләтлеләр. Аларның сәхнәдәге чыгышы чынбарлыктагыча, эмоциональ, хисле. Минем Оренбург театры чыгышларын тагын да карыйсым килә”.
Муса Җәлилнең “Гомерем минем моңлы бер җыр иде. Үлемем дә яңгырар җыр булып,” — дигән шигырь юлларын кабатлап, кайтыр юлга кузгалдык…
Әле бүген дә колакта Җәлил шигырьләре яңгырап тора. Һәр дәрес тамашадан алган тәэсирләрне уртаклашудан башлана. Димәк, максатка ирешелгән.
Фәридә Хафизова,
Әгерҗе шәһәре, 4 нче мәктәп.