Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Музей — тарих сагында
19.01.2017

Музей — тарих сагында

Удмуртиянең Кузебай Герд исемендәге милли музее — Удмуртиядә туган якны өйрәнү белән шөгыльләнүче бердәндер оешма. Тарихи, фәнни, этнографик, хәрби-тарихи һәм әдәби музейларның функциясен башкара ул музей. Аның фондында татар-башкорт халкына кагылышлы меңнәрчә рухи һәм матди чыганаклар саклана.
Удмуртия татарларының тарихы дәүләт дәрә­җәсендә өйрәнелүе һәм тер­кәлеп барылуы аеруча игътибарга лаек.
Милли музей 1920 елның 19 ноябрендә барлыкка килә. Бүгенге көндә XIX гасырның беренче чирегенә караган федераль әһәмияттәге сәнәгать архитектурасы һәйкәлендә — Иж корал заводының арсенал бинасында урнашкан.
Музей удмурт халкының бөек улы — шагыйрь, драматург, мәгърифәтче, сәясәт эшлеклесе Кузебай Герд исемен йөртә. Биредә регионның мәдәни һәм табигый мирасын тулаем һәм комплекслы рәвештә күзалларга мөмкин.
Республикабызның табигый һәм тарихи, мәдәни үзен­чәлекләрен тулысынча кү­­залларга мөмкинлек би­рүче экспозициянең Удмуртия Республикасының дәүләт премиясенә лаек булуы аның җәмгыятебездә тоткан урыны нинди зур дәрәҗәгә ия булуы турында сөйли.
Республикабызда яшәүче татарларның, удмуртларның, русларның һәм башка милләт халыкларының этник тарихы бай коллекцияләр, милли киемнәр, җиһаз, башка күптөрле көнкүреш әйберләре белән күрсәтелә. Алар туган ягыбызда яшәүче халыкларның тормышлары, гореф-гадәтләре, диннәре турында сөйли.
Советлар заманы һәм хәзерге заман тарихы музей күргәзмәләрдә яктыртыла. Бүгенге көндә ул күргәзмәләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
— “Планета ИЖ: моторлар һәм кешеләр” — иң беренче совет мотоциклларын серияле рәвештә барлыкка китерүче П. В. Можаровның 125 еллыгына, мотоциклларны серияле рәвештә җитештерүнең 80 еллыгына багышланган.
— Удмуртия республикасының оешуына багышланган күргәзмә
— “Каурый каләмнән алып мантиягә кадәр” дигән күргәзмә Удмурт дәүләт уни­верситетының 85 еллыгына, Удмуртиядә беренче мәктәпләрнең барлыкка килүенә багышланган. Анда XIX гасыр башыннан алып бүгенге көнгә кадәр уку-укыту, белем алу мәсьәләләре, шулай ук, татар мәктәпләре хакында да мәгълүмат бирелә. Болардан тыш, җирлегебезнең табигатенә багышланган зур, заманча эшләнгән күргәзмә ачылды.
Музей ел дәвамында 200 меңгә якын кешене кабул итә. Фондта 200 меңнән артык экспонат саклана.
Музей 10 бүлектән, фәнни архивтан, китапханәдән тора.

Музейның директорлары:

1921 — 1924 еллар — А. М. Филиппов (1876 — 1944), белеме белән — ветеринар, борынгы әйберләр белән кызыксынучы, этнограф.
1925 — 1926 еллар — К. П. Чайников. Кузебай Герд (Кузьма Павлович Чайников (1898 — 1937) — ХХ гасырның удмурт интеллигенциясенең күренекле эшлеклесе, һөнәри ша­гыйрь (Габдулла Тукай белән чагыштырырга мөмкин), драматург, мәгърифәтче, 1925-1926 елларда музей директоры, удмурт халкының дәүләтчелеген оештыручыларның берсе. 1937 елны, СОФИН эше буенча гаепләнеп, Соловкида атып үтерелә.
1926 — 1929 еллар — М. И. Ильин (1876 — 1935 еллар) мөгаллим, журналист, мәг­ъри­фәт­че.

Удмуртиянең иң олы Милли музееның тарихы ул — рес­публикада крайны өйрәнүнең формалашуының һәм үсешенең тарихы да. Музей — яшь удмурт интеллигенциясенең милли үзаңы күтәрелү дулкынында туган. Бүген 100 дән артык төрле милләт вәкилләре Удмуртиянең җылы кочагында яши. Милли музей аларның тарихларына олы ихтирам белән карый һәм зур игътибар белән аларның матди-рухи мәдәниятләрен, 95 ел дәвамында җыеп, туплап бара.

Резеда Әхмәтвәлиева, Ижау шәһәре.