Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Музей ишекләрен ачты
5.08.2021

Музей ишекләрен ачты

Шаршадыда “Хәтер сандыгы“ музее ачылды.

Чирек гасыр Шаршады авыл җир­леге башлыгы булып эшләгән Вәсил Баһаветдинов:
– Без музей эшчәнлеген башлап җибәрә алмый торганда озак еллар Түбән Камада гимназиядә укыткан һәм анда да музей оеш­тырган Зөлфия Нәфыйкова Шаршадыга яшәргә кайтты да, җиң сызганып эшкә кереште. Бәхеткә, авылыбызда яңа клуб салыну сәбәпле, искесе бушап калган иде. Хәзер бу урын халыкның бик яратып йөри торган урынына әверелде, – диде.
“Хәтер сандыгы“ музее җитәкчесе Зөлфия Нәфыйкова туган авылында күптәннән музей ачарга дип янып-көеп йөргән, һәм моның өчен бик күп материаллар җыйган Раушания Баһаветдинова, Мәхрүсә Гайнуллина кебек энтузиастлар булуына соклануын белдерде. Музей өчен бик күп экспонатлар тапшырган Фәйрүзә Хафизова, Роза Даутова, Өммениса Ганиева кебек авылдашларына зур рәхмәтен җиткерде.
Шушы урында тарихка күз салыйк әле. Тирсә алпавыты Сәетгәрәй Тәфкилев кызы Гөлсемне Шәех-Али исемле егеткә кияүгә биргәч, Шаршады авылын җирләре белән бирнә итеп аңа бүләк итә. Петербургта яшәүче Шәех-Али җәйләрен Шаршадыдагы биләмәсенә кайта. 1914 елда бояр үзенә балконнар белән бизәлгән ике катлы йорт (ул озак еллар мәктәп бинасы булып торды) салдыра.
Музей эченә аяк басуга, әнә шул тарихи шәхесләр – Шәех-Али, җәмәгате Гөлсем, уллары Әскәр каршы алды. Ул рольләрне Вәсил Баһаветдинов, Мәүлидә Рәимова, Динар Гыйззәтуллин башкарды. Тарихи шәхесләрнең Шаршадыдагы тормышы, музейдагы экспонатлар турында мәгариф ветераны Раушания Баһаутдинова бик тәфсилләп сөйләде.
Укытучы Мәхрүсә Гайнуллина авыл мәктәбе, сугышта башларын салган укытучылар, төрле елларда мәктәп директорлары булып эшләүчеләр, 1964 елга кадәр биредә эшләгән балалар йорты турында мәгълүматлар җиткерде. Туган авылының элеккеге тормыш-көнкүреше турында Гөлназ Таҗиева чыгыш ясаганда, Рөстәм Галиуллин кирпеч сугып күрсәтте. Ә Өммениса Ганиева музейга үзе бүләк иткән станокта палас сукты. Зөлфия Нәфыйкова сугышның авылга нинди авырлыклар китерүе, сугыш ветераннары турында бәян итсә, Лилия Мирзянова сугыш хәбәрен ишеткән авылдашларының хисләрен ачык чагылдырды. Музей җитәкчесе батыр чик сакчысы Әнвәр Зәйнетдинов турында сөйләп, биредә аның укуларын оештырырга тәкъдим итте.
“Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раиф Гәрәев Бубилар турындагы китап бүләк итте.
Музейда “Беренче экспонат – 111 ел элек язылган хат“, мәктәп укучылары белән “Хиҗап кичәсе“, Бөек Җиңүнең 76 еллыгы көннәрендә сугыш ветераннары балалары белән очрашулар, башка авыллардан шушы төбәк белән бәйләнешле экспонатлар китерүчеләр белән төрле чаралар, калфак бизәү буенча мастер-класслар да узды инде, – диде Мәүлидә Рәимова. Уңышлар юлдаш булсын аларга.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.