Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Музейлы һәм герблы Касимовлар гаиләсе
5.08.2021

Музейлы һәм герблы Касимовлар гаиләсе

Арабызда бик үзенчәлекле, милли йолаларыбызны үтәүче һәм гасырларга сузылган буын чылбырларын саклаучы гаиләләр бар. “Үткәнен белмәгән гаиләнең киләчәге юк”, — дигән девиз белән яшиләр Фердинат белән Резедә Касимовлар. Алар бу девизны нигез итеп, кулланышта булган әйберләрне җыеп, үз йортларында кызыклы музей булдырганнар. Күпләр бүгенге заман әйберләрен сатып алып, әби-бабаларыбызның элекке эш коралларын, башка шундый хуҗалыкта кирәкле әйберләрне чүплеккә ташласа, Касимовлар һәрнәрсәне бөртекләп җыйган, кадерләп саклый. Аларның күплеге дә сокландыра. Хәтта кайбер музейларда да аларның барысын да күреп булмый. Касимовларның хәтта гаилә герблары да бар. Ә моның белән инде бик сирәк гаилә горурлана ала.

Алар үз йортлары белән торалар. Капкадан килеп керү белән сихри дөньяга чумасың. Барысы да бик гади кебек, әмма һәрнәрсә зәвык белән эшләнгән. Гаилә музее экспонатлары белән капка төбендә үк таныша башладык. Игътибарны берничә төп җәлеп итте. Үзе агач төбе шикелле, әмма кояш нурларында ялтырап торган нокталар бар. Өй салырга нигез казыганда килеп чыккан икән гаҗәеп шушы төпләр. Алар тимер-агач төпләре.
“Менә бу агач төбенә миллион еллар. Динозаврлар аның яфрагын ашаган. Аның эченә су белән тоз эләккән. Шул гасырлар дәвамында тимергә әйләнгән. Әнә кристаллары кояшта ялтырап тора”, — дип аңлатты Фердинат Касимов.
Әлеге тимер-агач турында Ин­тер­неттан мәгълүмат туплаган Фер­­динат Котдус улы. Кулында – шушы төптән кисеп алынган һәм эшкәртелгән зур гына тимер-агач кисәге. Милләттәшебез аның бер ягын ялтыратып та куйган. Матур. Төрле әйберләр ясарга мөмкин, ди.
Матур чәчәкләргә сокланып, бакчага үтәбез. Игътибарны койма җәлеп итте. Ул да элекке кебек бизәлгән. Шунда ук инде үз бурычын үтәгән төрле эш коралларыннан ясалган сувенирлар. Бу хуҗаның бер шөгыле икән. Аларның һәркайсысы ниндидер роль башкара дисәм, арттыру булмас. Күз явын алырлык һәм эштән соң рәхәтләнеп ял итәрлек почмак­лар. Әнә каен бүкәннәреннән тагын кызыклы пирамида – татар әбие һәм бабае яннарына чакырып торалар.
Фердинат Касимов белән җәйге ашханәгә уздык. Биредә истәлекле самавыр. “Өлкән буын: “Самавыр җырлап тормаса, чәй дә тәмле түгел”, — дигән бит», — диде дә, җитез генә су салып, аны көйләп тә җибәрде. Кунак­лар белән чәйне шушы самавырда кайнатып, үләннәр белән тәмләп эчәләр икән.
“Бу самавыр – бабайныкы. Ул самавырдан чәй эчәргә ярата иде. Самавыр җырлап торсын дип әйтә иде. Ул безнең музейның беренче экспонаты булды. Шуннан музейга әйберләр җыя башладык”, — дип, Фердинат Котдус улы бабасының тормышы белән дә таныштырып китте.
“Касим Гайнетдин улы Гайнетдинов – минем бик яраткан бабаем. Бик абруйлы иде.
Бабаем сугышта булган. 1943 елда яраланып кайткан авыл­га. Аны колхоз рәисе итеп сайлаганнар. Кыен вакытта эшли ул. Ир-атлар юк. Хатын-кызлар, балалар. Алар белән сугыш вакытында фронтка ипи җибәрү өчен бик тырышып эшлиләр. Бабай тугыз чакырылыш авыл советы рәисе булды. Халык бик яратты аны. Әгерҗе районында аны белмәгән кеше сирәк иде”, — дип, горурланып, бабасы турында бәян итте Фердинат Касимов.
“Истәклекле әйберләрне ничек ташлыйсың инде. Шул әйберләрдә әби-бабаларыбызның, әти-әни­ләре­безнең кул җылысы сак­ланган бит. Болар күпме еллар өлкән буынга хезмәт иткән. Тормыш иптәшем Резеда белән киңәшләштек тә, шуларны киләчәк өчен, оныклар, балалар өчен сакларга булдык. Белсеннәр, кызыксынып сорыйлар, сөйләп бирәбез”, — дип, музей экспонатлары белән таныштырды.
Гаилә музее өйнең өченче катында урнашкан. Мин анда берничә генә әйбер туплангандыр дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән. Би­редәге гаҗәеп күренеш сокландырды. Фердинат Котдус улы һәм Резедә Мәсгут кызы гаиләләре кулланышта булган әйберләрен бөртекләп туплаган. Кайбер зур музейларда да моның кадәр экспонатлар күрмәссең. Алар тема буенча тупланып урнаштырылган. Әйберләрнең кемнеке, кайдан икәне турында хуҗа рәхәтләнеп сөйләргә әзер. Шулай булмыйча — аларда бит иң кадерле кешеләренең кул җылысы сакланган. Диварларда Фердинат Котдус улы һәм Резедә Мәсгут кызының әти-әниләре, әби-бабаларының фото­сурәтләре. Әйтерсең алар хәзер дә балалары белән бергә.
Бик авыр чорда яшәгән өл­кән буын. Әмма авырлыкларга би­реш­мәгән. Тырыш хезмәт иткәннәр. Фердинат Касимовның әтисе Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән, ул 12 яшеннән үк өл­кәннәр белән эшләп үскән. “Сугыш вакытында 12 яшендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Аның медале бар. Шундый ук бүләккә Резедәнең әтисе дә лаек була. Алар гел хезмәттә булдылар. Әти механизаторлар мәктәбендә укыган. Сугыштан соң армиягә китә. Ул 3 ел Германиядә хезмәт итә. Әтием бик җаваплы бүлектә хезмәт иткән — аэро­фоторазведкада була”, — ди Фердинат Котдус улы. Берничә фотоаппараты әле дә исән. Эксклюзив фотолар ясый. Алар илебез тарихын чагылдыра. Дәрәҗәле кешеләрне аның фотокамерасы тарихка теркәгән. “Аларда Хрущев, маршал Гречко бар”, – дип, әтисенең альбомындагы фотоларны күрсәтте Фердинат Котдус улы.

Фердинат Касимовның туган тө­бәге Татарстанның Әгерҗе районы Көчек авылы. “Шушы йортта үстем”, — дип, әтисе төшергән фотосурәтне кулына алды. Ә инде фотоларга килсәк, аларның саны бихисап. Әтисе Котдус ага бу шөгылен армия хезмәтеннән соң да ташламаган. Гаилә архивында бихисап фотолар. Аларда авыл тарихы да, гаилә тормышы да чагыла. Болар – бик кадерле сурәтләр. Әтисе төшергән фотосурәтләрне бүгенге заман техникасында эшләткән.
Хатын-кызлар – гаиләне тотучы, тукландыручы. Һәр хуҗабикәгә аш-су әзерләүдә ярдәмгә килгән эш кораллары да биредә урын алган. Табагач, башка шундый кирәкле җай­ланмалар. “Әнием бик тәмле ашлар пешерә иде”, — дип, аеруча билгеләп үтте Фердинат Касимов. Самавыр янында керосин белән аш пешерү өчен җайланма — керосинка. Бүгенге балалар, бәлки авыл җирендә дә, бу әйберләрне дә, чалгы-пычкы кебек эш коралларын да белмидер дигән уй килде башыма.
Фердинат Котдус улы һәм Резедә Мәсгут кызының әниләре хисапчы, икътисадчы булып эшләгән. Аларның эш кораллары – төймәле счет, соңрак хисапчылар өчен төрле җайланмалар да барлыкка килә. Алар музейда урын алган.
Элек күп гаиләләрдә хатын-кызлар киемнәрне дә үзләре теккәннәр. Кул белән тегү машиналары сак­ланган. Киемнәрне үтүкләү өчен берничә гасыр элек кулланышта булган күмер белән кыздырыла торган үтүкләрне дә тимер-томырга тапшырмаганнар.

Гаилә музееның бер өлешен күңел күтәрү өчен кирәкле әйберләр алган. Бабасының гармуны. Шунда ук төрле кыңгыраулар. Хәтта патефон һәм пластинкалар да бар. Патефонга пластинка куеп, бик матур җыр да тыңлатты музей хуҗасы.
Сиртмәле бишек. Безнең буынны нәкъ шушындый бишектә тирбәтеп йоклатканнар. Фердинат Котдус улы үзенең дә шундый бишектә үсүен, авылларда бишек ясаучы осталар булуын да билгеләп үтте. Бишек янындагы карават башында әнисенең кул эше – чигелгән пәрдә. Хуҗа ипләп кенә аны сыйпап куйды.
Гаилә музеендагы кыйммәтле әй­бер­ләр һәм кадерле экспонатлар арасында тагын да кыйммәтлесе – бу Касимовларның шәҗәрә агачы. Күп гаиләләр үзләренең тарихын, бабай-әбиләренең исемнәрен дә белми. Ә монда нәсел җебе барланган. Бу гаиләнең тарихы бик борынгы.
“Шәҗәрәне Мансур абый ясады. Безнең буын Явыз Иван чорында ук башлана. Сәфәргали бабай Казанны саклауда катнашкан. “Татарлар элек-электән туган илне-ватанны саклаганнар”, — диде. Ул: «Рус фамилияләре белән таныш булган тарихи шәхесләр нигездә татарлар бит”, — дип дәвам итте.
Сез Кузьма Мининны беләсез. Ул – Минибаев. Денис Давыдов — Батырханның туганы. Александр Карбышев – рус исеме булса да — ул керәшен. Гази Казыйхан улы Заһитов – рейхстагка әләм беркетүче. Аны да оныталар. Татарлар шундый”.
Гаилә тарихы Фердинат Каси­мовның “Пишу дорогу жизни” дип аталган китабында да бик төгәл яктыртылган. Китапта гаилә тарихыннан тыш, татар халкына багышланган бик күп мәгълүмат бар. Фердинат Котдус улы төрле тармакларда хезмәт куйган. Кайда гына эшләмәсен, үз эшен җиренә җиткереп башкарган. Ул хезмәткәрләрнең иминлеген саклау һәм эш алымнарын югары дәрәҗәгә күтәрү максатыннан бик күп методик әсбаплар да язган. Барысына да вакыт тапкан. “Дөнья бит ул тиз уза. Бер минутны югалтырга ярамый. Эшләргә кирәк. Шуңа да тырышам. Ул бит рәхәтлек бирә”, — дип җавап бирде. “Ничек вакыт җиткерәсез?” — дигән соравыма.
Әлбәттә, әгәр дә аның янында яраткан тормыш иптәше Резедә Мәсгут кызы, тәрбияле кызы Илнара һәм улы Марат булмаса, боларның бер өлешен дә үти алмас иде. Фердинат Котдус улы горурланып милләттәшебез Ильяс Нурмөхәммәтов ясаган картиналарны тормыш иптәше Резедә Мәсгут кызының портретларын күрсәтте. Рәссам белән якыннан таныш булуын, аның белән аралашып торулары хакында да бәян итте. Касимовларның горурлыгы – кызлары Илнара һәм уллары Марат. Балалары бик тырыш. Илнара Мәскәүдә укыган, икътисадчы, туган телебездә дә иркен аралаша, инглиз, испан һәм француз телләрен үзләштергән. Хәзер Франциядә яши. Гаилә корган. Улы Артурны әби-бабасы белән таныштырырга ниятли быел. Касимовларның уллары Марат – югары белемле бел­геч. Спорт белән кечкенәдән дус. Аның бүлмәсендә бик күп дипломнар һәм төрле ярышларда яулаган медальләре.
Тормыш иптәше Резедә Мәсгут кызы белән танышулары һәм гаилә корулары хакында Фердинат Котдус улы елмаеп болай сөйләде. “Резедә безнең әбиләр белән бер урамда яшәделәр. Аңа кечкенәдән күзем төшкән иде. Инде Ижау шәһәренә күченеп килгәч, сәбәп табып, аның эш урынына бардым. Сөйләштек. Аннан үземнең эш урынына киттем. Юлда өч камка очратсам, Резедә белән гаилә корабыз дип юрадым. Очраттым камкаларны. Хыялым тормышка ашты. Бик яратам тормыш иптәшемне”, — дип, берничә тапкыр кабатлады Фердинат Касимов.
Шуңа да аларның гаилә гербында камка. Камканың бакчаларда, кырларда тырышып зарарлы бөҗәкләрне юк итүен дә билгеләп үтте Фердинат Котдус улы. Касимовлар гаиләсенең дә тырышлыгы, зәвыклыгына, үзләренә гаилә гербы итеп шушы бөҗәкне алулары да сок­ландыра. Гомумән, гаилә милли йолаларны үтәп, аларны үсеп килүче буынга тапшыруга да зур көч куя.

Фердинат Котдус улы үткән га­сырның туксанынчы елларында башланган үзгәртеп кору чорында яңарган милли хәрәкәттә дә катнашкан. Ул Ижау шәһәренең Ленин районы партия оешмасында инструктор булып эшләгән. Мәсгуд Вахит улы Гаратуев (Ижау механика институтында укыткан) һәм башка милләттәшләребез белән татар иҗтимагый үзәгенең беренче утырышларында катнашкан. Утырышлар уздыру өчен урын– тимерьюлчылар мәдәният сараен сайлауда булышуын да искә алды. Барлык татар гаиләләре Касимовлар кебек үткәнен барлап, киләчәкне кайгыртып яшәсә, милләтебез сан буенча да сакланыр, телебез дә югалмас.

Хәмидә Гайфуллина.