Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Музейлар — бүгенгене үткән белән тоташтыручы күпер
3.09.2021

Музейлар — бүгенгене үткән белән тоташтыручы күпер

19 августта Әгерҗе районы Иж-бубый авылында беренче гильдияле сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торгызылган торак йорты тантаналы рә­вештә үзенең ишекләрен ачты. Бу тантанада хөрмәтле кунаклар булып, ТР премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнаштылар. Алар музей турындагы матур фикерләрен яздылар. Район башлыгы Азат Вәлиев: ”Бу тарихи бинаны һәм аның территориясен туристик үзәккә әверелдерү буенча эшлисе күп әле”, –диде. Алексей Песошин Әгерҗе районы тарихы һәм мәдәни мирасы музее җитәкчесе Гөлнас Джаметовага ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Ирада Әюпова бүләк – сәүдәгәр Юнысовның Санкт-Петербургка Николай II коронациясенә бару өчен махсус заказы буенча тегелгән костюмның XVIII -XIX гасырлардагы тарихи фотоматериаллар нигезендә реконструкцияләнгән күчермәсен бүләк итте.
Иж-Бубый элек-электән мәгърифәт төбәге булган, моннан зур шәхесләр үсеп чыккан. Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов халкына игелек­ле булган, киңәш-табыш иткән, кулыннан килгәнчә халыкка ярдәм иткән. ХІХ-ХХ гасыр башында ул тулысынча Иж-Бубый мәдрәсәсен карап тотуны үз өстенә ала, аның барлык чыгымнарын түли: уку йортын күрсәтмә әсбаплар һәм җиһазлар белән тәэмин итә; шәкертләр өчен уку һәм торак биналар төзи; аеруча сәләтле чыгарылыш сыйныф укучылары Ауропада укуларын дәвам итә; укытучыларга хезмәт хакы түли. Хаҗи байның торак йорты берничә дистә еллар урта мәктәп булып хезмәт иткән һәм ХХІ гасыр башында бинаның искерүе аркасында сүтелгән.
Кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар музей эченә керделәр. Бу йортта әлегә алты зал бар. Беренче зал — этнография бүлеге. Биредә мари һәм татар халыкларының көнкүреше белән танышырга була. Иж-Бубыйга марилар нигез салган, моны 1640 нчы лгы архив документлары раслый. XVII гасыр ахырына татарлар күчеп килә башлый. Аларның күбесе авылда булгач, марилар башка җирләргә китеп, калган мари гаиләләре ислам динен кабул итеп, үзләренә татар фамилияләрен һәм исемнәрен ала.
Икенче зал сәүдәгәрлек эшчәнлеген чагылдыра. Сәүдәгәрлек аркасында авылның матди ягы чагыштырмача көчле була. Иж-Бубый авылы — крепостной крестьяннары булмаган сирәк авылларның берсе. Аның халкы дәүләт крестьяннары булып саналса да, игенчелек өчен җир мәйданы аз булу сәбәпле, элек-электән сәүдәгә зур игътибар бирелә.
Икенче катның бер бүлмәсе Мөхәм­мәтҗан Әхмәт­җановның тормышына һәм эшчәнлегенә, икенче залы күпләрне мәгърифәтле иткән, Иж-Бубый авылын дан­га күмгән өч бертуган Бубиларга ба­гышланган. Өченчесе –Иж-Бубый мәдрәсәсе. XVIII гасырдан бирле эшләп килгән Иж-Бубый мәдрәсәсе XIX гасыр ахырында татар җәдид мәдрәсәсенең берсе буларак билгеле. Аны тәмамлаучылар Россиядә беренче тапкыр татар малайлары өчен дөньяви башлангыч мәктәпләрдә укыту хокукын бирә торган документ ала башлыйлар. Шулай ук нәкъ менә Иж-Бубыйда Россиядә беренче тапкыр Мөхлисә Буби җитәкчелегендә хатын-кызлар мөселман училищесы ачыла. Моннан тыш, 1908 елдан башлап, мәдрәсәдә җәйге чорда хатын-кыз мөгаллимнәрен әзерләү буенча өч айлык курслар эшли.
Соңгысы бүлмә Бөек Ватан сугышы батырларына, тыл каһарманнарына багышланган. Анда Советлар Союзы Герое Асаф Котдус улы Абдрахманов турында аерым экспозиция бар. Иж-Бубый мәктәбен тәмамлаучы буларак, ул авылдашларына аеруча кадерле. Асаф Котдус улы 1918 елның 20 декабрендә Әгерҗе шәһәрендә туа. Аның әтисе — Котдус Абдрахманов Каир университетында таныл­ган сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов акчасына белем ала һәм Бубый мәдрәсәсендә укытучы була. Асаф 1-4нче сыйныфка кадәр Әгерҗе урта мәктәбендә укый, ә аннары 1927 елда Иж-Бубый авылына җиде еллык мәктәпкә укырга керә.
Асаф Котдус улы үзенең кече Ватаны турында онытмый, кунакка туганнары янына мәктәпкә килә, Әгерҗедә Җиңү парадларында һәм Иж-Бубый авылында Җиңү көненә багышланган митингларда катнаша. 2000 елның 3 сентябрендә вафат була. Ул Севастополь шәһәрендәге хәрби-мемориаль зиратта җирләнгән.
“Мәгълүмат һәм экспонатлар җыю алга та­ба да дәвам итәчәк. Иж-Бубый авылында объектлар күп, шуңа күрә бу эш дәвамлы булачак”, — диде Гөлнас Джаметова.

Илзидә Герасимова, Әгерҗе шәһәре.