Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Музейларда хәтер саклана
26.05.2016

Музейларда хәтер саклана

Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 май — Халыкара музейлар көне дип игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Удмуртия Рес­публикасында бүгенге көндә 33 музей һәм аларның 8 филиалы эшли.

“Лудорвай”  музей-тыюлыгы

Ижау шәһәреннән 17 км ераклыкта, ачык һавада урнашкан “Лудорвай” музей-тыюлыгына агым­дагы елда 30 ел тула. Музейда XIX — XX гасыр башында яшәгән удмурт халкының көнкүреше тасвирлана. Бүгенге көндә анда борынгы төзелеш сәнгате үрнәкләрендә: Востриков йорты (Удмуртиянең үзәгендә яшәгән удмуртлар бүлеге), Җил тегермәне, Ямщиков йорты ( Удмуртиянең көньягында яшәүче удмуртлар бүлеге) эшли. 691 кв.м. биләүче экспозиция мәйданында 23 бина төзелгән.
16 майда әлеге музейга журналистлар өчен сәяхәт оештырылды. Юлдан барганда ерактан күренеп торган Җил тегермәне олысын, кечесен үзенә тартып тора. Музей алдында җәйрәп яткан 20 га җирдә киләчәктә кафе, кунакханәләр төзеләчәк. Быел, юбилей елы уңаеннан, музейда бик күп чаралар оештырыла. Шуңадыр, автобуслар бирегә бер-бер артлы туристларны, балаларны төяп килеп кенә тора. Гаиләң белән табигать кочагына ял итәргә киләсеңме — музейдагы күргәзмәләр белән танышасыңмы, удмурт халык ашларын авыз итәсеңме, барысы да синең хозурда! Музейга рәссам Никас Сафронов тарафыннан бүләк ителгән “Ракита” кушаматлы ат та кунакларны шатланып каршы алып, үзенә җәлеп итә.
“Лудорвай” музей — тыюлыгы җитәкчесе урынбасары Ирина Вершинина әйтүенчә, алга таба биредә көньякта, төньякта яшәгән удмуртлар, бисермәннәр, руслар, староверлар бүлекләре эшләячәк. “Без татарлар өчен дә бүлек ачарга телибез. Татарлар яшәгән Балезино районы Бектыш авылында урнашкан борынгы янгын каланчасын музейга урнаштырырга телибез. Ләкин барысы да, әлеге дә баягы, акча мәсьәләсенә килеп төртелә. Удмурт авылларында экспедициядә йөргәндә, бик борынгы йортлар табабыз, без акча тапканчы, алар таралып бетә”, — дип ачынып сөйләде ул.
Ә мин әлеге сәяхәттән: “Эх, биредә Удмуртия татарларының да тормышын чагылдыручы бүлек булсын иде. Бу урын милли бәйрәмебез -Сабантуйны үткәрергә дә менә дигән бит”, — дип хыялланып кайт­тым. Өметсез шайтан гына, диләр, бәлки әле, “Лудорвай” музей-тыюлыгында татар бүлеге булдыруга эшмәкәрләр дә, инвесторлар да игътибар итәр!

“Музейлар төне” халыкара музейлар акциясе узды


Әлеге чара “Арсенал-Бенд” оркестры уйнаган көйләр астында флешмоб белән башланып китте. Флешмоб — Ижау белән Мәскәү арасында хатын-кызларның мотоцикллардагы узышының 80 еллыгына багышланган иде. 1936 елда әлеге узыштан соң, Ижауда “Иж” маркалы мотоцикллар җитештерүне җайга салалар. Чөнки мотоцикллар белән кызыксынучылар арта. Мотоцикллар 1933 елдан 2008 елга чаклы җитештерелә. “Иж-Ижевск” мотоцикллар берләшмәсе вәкилләре “Музейлар төне” акциясен бик теләп кабул иткәннәр.
Бу көнне тамашачылар өчен төрле күргәзмәләр, остаханәләр эшләде, иҗат коллективлары чыгыш ясады. “ Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Бәхет”, “Яшьлек” ансамбльләре үзебезнең татар моңнарын яңгыраттылар.
Удмуртия Республикасының Кузебай Герд исемендәге милли музейның этнография бүлеге хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева: “Елдан-ел әлеге әлеге чара киңрәк колач җәя. 2004 елдан бирле уздырылып килүче «Музейлар төне» халыкара музейлар акциясенең максаты — бер яктан, музейлар арасындагы бердәмлекне чагылдырса, икенче яктан, туган якның тарихын өйрәнергә этәрә. Милләттәшләребезнең акциягә кушылып, чыгыш ясаулары, әлеге чараны тагы да күркәмләндерә”, — диде.

Галина Кулакова музей — йорты

«Италмас” поселогында чаң­гычы Галина Кула­кованың музей-йорты урнашкан. Атак­лы спортчы үзе дә әлеге музей янында гына яши икән. Музейда медальләрнең, бүләкләрләрнең күплегенә исең китәрлек. Әйтерсең лә СССРның спорт тарихы — барчасы бирегә сыйган.
Безнең алга гади генә, шул ук вакытта көчле характерлы, бүгенге көндә яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, тыныч кына яшәп ятучы ханым килеп баскач, без, журналистлар, бераз тынып калдык. “Чаңгы патшабикәсе” исемен йөртүче Удмуртия Республикасының иң көчле шәхесләренең берсе, 74 яшендә булуга карамастан, физик яктан бик көчле күренүче ханымга сок­ланырлык та бит!
Галина 1942 елда Воткинск районы Логачи авылында гаиләдә тугызынчы — төпчек бала булып дөньяга килә. Ул туганда әтисе фронтка киткән була, аңа әтисен күрергә насыйп булмый. Кечкенәдән үк нужа арбасы тартырга туры килә. Абыйсы армия сафларына киткәнче, аңа үзе ясаган агач чаңгыларда йөрергә туры килә. Ул киткәч, аңа чын чаңгылар эләгә! 22 яшенә кадәр туган авылында сыер савучы булып эшли. Бервакыт Воткинск шәһәренә кунакка килгәч, аның туганы авырып китә һәм ул аның өчен чаңгы ярышына бара. Призлы урын алып, авылына кайтып китә, берникадәр вакыттан соң кызны телеграмма белән ярышка чакырып алалар. Бу юлы да сынатмый ул. Ике тапкыр кеше исеменнән ярышта катнашкан кызны тренер Петр Наймушин күреп алып, үз кул астына ала. “Әниемнең генә мине шәһәргә җибәрәсе килмәде, чөнки миңа хуҗалыкта су ташырга, утын ярырга, печән чабарга кирәк иде”, — ди ул. Педагогия училищесында укый, тренировкаларга да җитешә. 1965 елда Смоленск шәһәрендә беренче тапкыр зур ярышларда катнаша. Беренче көнне үк биш километрлы узышта 70 спорт мастерын узып, җиңү яулый. “Удмуртлар ниндидер бер сыер савучыны алып килгәннәр, барлык медальләрне алып бетерде”, — дип сөйлиләр аның турында көндәшләре ул чакта. Икенче көнне 10 километрлы узышта тагын беренче булып финишка килә. “Удмуртлар алтын тапканнар”, — дип сокланалар барысы да. 1967 елда Саппоро шәһәрендә үткәрелгән Олимпиадада 3 алтын медальгә лаек була. Аннан соң инде күпме ярышлар, күпме бүләкләр, медальләр алынган. “Ләкин менә мин ярышларда җиңә башласам, нәкъ менә соңгы ярыш алдыннан грипп белән авырый башлый идем. Спорт аяусыз бит ул. Бервакыт авырый башлагач, глазолин даруы кулландым. Ярышта алтын медальгә лаек булсам да, мине допинг кулланган дип, аннан мәхрүм иттеләр”, — ди ул. Атак­лы спортчы турында бик күп язарга була. Аның белән очрашу бик матур тәэсирләр калдырды.

Рәфилә Рәсүлева.