Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Музейга бүләгегез бармы?
23.06.2022

Музейга бүләгегез бармы?

«Лудорвай» музей тыюлыгы хезмәткәрләре Кис­тем һәм Падера авылларына этнографик экспедиция оештырдылар. Музей эшчеләренең төп максаты – Падера авылыннан тыюлыкка күчерелгән тарихи мәчеттә экспозиция ясау өчен мәгълүмат туплау. Кунаклар кистем мәчетендәге борынгы шәмаилләрне фотосурәткә төшерделәр. Илмир хәзрәт Касимов булачак музейга имамнар кия торган чалма, хаҗилар кия торган «ихрам», элеккеге сандык, суккан паласлар, дисбеләр һәм башка бүләкләр тапшырды. Падера мәчете имамы Басыйр хәзрәт Касимов борынгы шәмаил, иске китап тапшырды. Альбина Шәйхулла кызы Касимова келәмнәр бүләк итте.
Лудорвайда тарихи мәчет бинасын ачу 2022 елның 3 сентябренә планлаштырыл­ган. Моңа кадәр оештыручылар алдында Удмуртиядәге мәчетләр һәм Ислам тарихын чагылдырган экспозицияне эшләп бетерү бурычы тора. Музей хезмәткәрләре бу темага кагылышлы теләсә нинди тарихи әйберләргә шат булачак. Һәркемнең дә бу игелекле эштә аларга ярдәм итү мөмкинлеге бар. Тарихи экспонатлар белән бүлешергә теләүчеләр «Лудорвай» музей-тыюлыгына, «Яңарыш» газетасына (Пастухов урамы 13 нче йорт) мөрәҗәгать итә ала.